«Каракүз» могҗизалы очрашулар вәгъдә итә
Җәй уртасында калабызга кабат «Каракүз» этнофестивале кунакка килде
Төрле милләт кешеләрен җыйган әлеге күркәм һәм эчтәлекле чара быел да Әлмәтнең һәрбер почмагына үтеп керәчәк.
«Каракүз» фестивале 17 июльдә старт ала һәм 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр халкын һәм кунакларны мәдәни марафонның өч уикенды көтә. Оештыручылар әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен бик күп вакыйгалар әзерләгән. Фестиваль быелгы яңа сезонда халыкны нәрсә белән гаҗәпләндерергә җыена соң? Бу турыда җирле матбугат чаралары белән Комсомол паркындагы үзәктә узган очрашуда сөйләделәр.
Очрашуда нефть компаниясенең Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, «Каракүз» фестиваленең техник директоры Рөстәм Краснов, гастрофестиваль директоры Павел Красильников, «Легкие крылья» Бөтенроссия урам театрлары фестивале җитәкчесе Гөлназ Ханнанова, «Кладовка» экофестивале продюсеры Алина Гордеева һәм башкалар катнашты.
Эльмира Газизова ассызыклаганча, «Каракүз» быел да үзенең төп сыйфатларын саклап калачак. Оештыручылар бу юлы кайбер локацияләрне үзгәрткәннәр булып чыкты. Чаралар хәзер «Алнас» стадионында, Югары нефть мәктәбендә, сусаклагычта һәм башка җәмәгать урыннарында да оештырылачак.
– Без тамашачының фестивальне аерым чара итеп түгел, ә мәдәни Әлмәт буенча бердәм сәяхәт итеп кабул итүен телибез. Бу һәркем үз маршрутын булдырсын һәм үзе өчен ниндидер мөһим әйбер таба алсын өчен шулай эшләнде, – дип искәртте Эльмира Газизова.
Фестиваль этник мәдәнияткә, гастрономиягә, модага, заманча биюләргә һәм урам театр-ларына ишекләрен ачачак. «Каракүз»нең үзәге – этнофестиваль Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Тыва, Бурятия һәм башка төбәк вәкилләрен җыячак. Әлмәттә һөнәрчелек остаханәләре эшли башлаячак, тарихи реконструкцияләр, этномаркет, халык уеннары һәм мастер-класслар оештырылачак.
Быел этник мәйданчык татар һәм рус ашларын тәкъдим итәчәк гастрофестиваль белән синхронлаштырылганлыгы да мәгълүм булды. Әлеге мәйданчыкны оештыручылар милли тарихи ашларга басым ясаячаклар. Гади генә әйткәндә, безгә таныш традицион ризык-ларны гына түгел, ә тарихка чумарга ярдәм иткәннәрен дә тәкъдим итәчәкләр. Кунакларны милли ризыклар, авторлык стрит-фуды, камыр ризыклары, десертлар һәм традицион
ризыклар көтә. Шунда ук 1200 өлеш окрошка таратылачак.
Җиңел пар яратучыларны мунча фестивале куандырачак. Танылган хореографлардан мастер-класслар һәм ачык һавада кичке спектакльләр оештырылачак, «Легкие крылья» VI
Халыкара урам театрлары фестивале дә узачак.
Социаль театр, рәсем сәнгате, әдәбият, автор җыры, орган, джаз музыкасы һәм урам мәдәнияте берләшәчәк. Оештыручылар экология һәм сәламәт яшәү рәвеше турында кайгыртучылар өчен дә чаралар әзерләгәннәр.
Тамашачыларга Россия
халыкара кинофестивале һәм башка ил авторларының фильм-нарын тәкъдим итәчәкләр, ә җиңүчеләрне тамашачылар үзләре билгеләячәк. Кинода, дизайнда һәм анимациядә ясалма интеллект куллану аерым юнәлеш булачак.
Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗатын яратучылар быел да аның чыгышы белән фестивальнең беренче көнендә үк хозурлана алачаклар. Җырчы «Каракүз» бренды астында иҗат иткән альбомын тәкъдим итәчәк. Ул «Җаный җанашым» дип атала һәм классик башкарудагы ун татар халык җырын үз эченә ала.
Гомумән, быелгы «Каракүз» фес-тивале кабат әлмәтлеләрне үзенең әкияти могҗизалы дөньясына алып керәчәк һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәк. Чараның бар программасын һәм нәрсәләр булачагын санап бетерерлек түгел, калганы сер булсын. Әлеге чараларны һәркем рәхәтләнеп һәм түләүсез карый ала, афишалар белән дә танышырга була. Шунысы мөһим – шулай да катнашучылар саны чикләнгән кайбер чараларга фестивальнең рәсми онлайн мәйданчыкларында теркәлү кирәк. Төкле аягың белән, «Каракүз»!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia