Милләтебез өчен янып-көеп йөрүче шәхесләр хөрмәт уята
Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре әгъзасы, танылган шагыйрә Гөлфия Исхакова белән «Туган якка сәламем» дип исемләнгән иҗади очрашу булып узды.
Яңгыр өстән чиләкләп коеп торса да, юллардан шаулап гөрләвекләр акса да, бу табигать күренешләре язучының дус-лары һәм әдәбият сөючеләр өчен киртә була алмады.
Очрашуда авторның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа шигырьләре яңгырады. Гөлфия Исхакова – унике китап авторы. Ул Татарстанның Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында туып үскән, укыган. Удмуртия республикасынын Воткинск шәһәренә күченеп киткән һәм бүгенге көндә дә шунда яшәп, иҗат итә.
Үзе чит төбәктә гомер итсә дә, туган Татарстанына кайтып, очрашулар үткәрә. Моны шагыйрәнең туган ягына булган чиксез мәхәббәте белән генә аңлатырга мөмкин.
Авторның шигырьләренә композиторлар музыка да язган, шуңа күрә дә кичәдә җырлар да яңгырады. Бу кичәгә Әлмәт шәһәреннән талантлы җырчы, шагыйрә, композитор Людмила Аланлы да килгән иде. Ул Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган «Кире кайтмый берни дә» исемле җырны бик матур итеп башкарды.
Шагыйрә үзе дә җырлады, аның җырларын Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, үзеш-чән композитор Хаҗиморат Әхмәтшин башкаруында да кешеләр сокланып тыңладылар.
Гөлфия апаның «Туган якка сәламем» җырлар китабының яңа гына басылып чыкканын, аннары «Җанымда яз сулышы» шигырьләр китабы дөнья күргәнен белдек.
Бу очрашудан тагын нәрсә истә калды дип сорасагыз, авторның балалар өчен язган бер шигырен Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең укучысы Аяз Хөсәеновның матур итеп сөйләве дип әйтер идем.
Рәмзия Гәрәева,
җәмәгать хәбәрчесе
Фото: авторныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia