Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Меңләгән актив һәм талантлы әлмәтлеләрне берләштергән Яшьләр көне дә узып китте

Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

Меңләгән актив һәм талантлы әлмәтлеләрне берләштергән Яшьләр көне дә узып китте.

Артык кояшлы һәм җылы көн булмаса да, Ленин урамындагы җиде мәйданчыкта да халык шактый күп иде. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгәнлектән, халык иртәдән кичкә кадәр җырлады, биеде, мастер-классларда катнашты, спорт ярышларында үзләрен сынап караучылар да байтак булды.


Биредә шулай ук күргәзмәләр һәм «Үзебезнекеләрне таш-ламыйбыз» мәйданчыгы җәелдерелгән иде. Актив яшәү рәвешен яратучылар «Темада бул!» акциясендә катнашып, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. Барлык локацияләрдә дә җылы гаилә атмосферасы хөкем сөрде, булачак волонтерлар исә үзләре өчен грант проектлары дөньясын ачтылар. Креатив эшмәкәрләр дә игътибарсыз калмады. «Яшьләр маркеты» җирле һөнәр ияләренең иң яхшы продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Яшьләрне котларга һәм бүләкләргә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов,  район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова килделәр.

 Министр урынбасары Әлмәт яшьләренең активлыгын бил-геләп үтте.
 – Яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениеләрен бүләкләүдә сезнең шәһәр берьюлы 5 миллион сумга якын өч грант отты. Димәк, ел ахырына кадәр Әлмәттә тагын өч зур чара узачак. Аларда катнашыгыз, аларны оештыручылар булыгыз, бу вакыйгаларны шәһәрнең яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре белән берлектә эшләгез, – дип ассызыклады ул.


Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт җирлегендә 50 меңнән артык кеше яшьләр статусына ия булуын билгеләп узды.
– Бүгенге яшьләр нефтьчеләр башкаласы тормышында торган саен әһәмиятлерәк роль уйныйлар. Нәкъ менә яшьләргә муниципаль районыбызның, республикабызның һәм ту-лаем илебезнең иртәгәсе нинди булачагын хәл итәргә туры киләчәк. Бүген үк актив социаль позициядә торуыгыз, үз принципларыгызны һәм карашларыгызны яклый белүегез, яшьләр хәрәкәтен үстерүдә катнашуыгыз аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте ул һәм яшь әлмәтлеләргә бай тормыш, уңай хис-кичерешләр, кызыклы укулар һәм яхшы кәеф теләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм көнендә ундүрт яшь әлмәтле  «Яшьлеккә багышлау» акциясе кысаларында тантаналы шартларда үзләренең беренче паспортларын алды. Бу көнне шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелде.

Аларга 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Дүрт гаилә бала туу шатлыгы белән уртаклашты. Әлмәтлеләр исә аларга изге теләкләрен юлладылар.
Чара артистлар, музыкаль төркемнәр катнашындагы концерт белән тәмамланды.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса