Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Гөрләп узды Сабан туе

Күпләр көтеп алган милли бәйрәм үзеннән соң тагын бер елга җитәрлек онытылмас истәлекләр, хис-тойгылар калдырып, узып та китте.

Чорлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерсә дә, шөкер, җирлегебездә ул тарихи асылына нигезләнеп үткәрелә.

Сабан туйларында без иң беренче чиратта игенчеләребезне, авыл хезмәтчәннәрен зурлыйбыз. Быел да шулай булды. 6-7 июнь көннәрендә авыл җирлекләрендә, ә 13е көнне шәһәрдә уздырылган Сабан туйларында кыр батырларын, гади авыл кешеләрен бүләкләделәр, аларга дан җырладылар.

Быелгы бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин килгәннәр иде. Алар район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова белән берлектә җирле үзешчән коллективларының мәйданчыкларын, оста-ханәләрне, төрле һөнәр ияләренең күргәзмәләрен карап йөргәннән соң әлмәтлеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Дистәләгән алдынгы механизаторларга, сыер савучыларга, терлекчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә менә абруйлы «Язгы чәчү батыры» исеменә быел «Союз-Агро» җәмгыяте механизаторы Николай Николаев лаек булды.

Хезмәт нәтиҗәләре буенча беренче урынга Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ лаек дип табылды, икенче урын «Союз-Агро» җәмгыятенә, өченче урын «Кичүчат» хуҗалыгына бирелде. Фермерлар арасында иң яхшылар дип Эльдар Рәфыйковны, Марсель Абдуллинны, Ринат Сафиуллинны билгеләп уздылар. Алдынгыларга кубоклар, дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәмдә туган якны төзекләндерүчеләргә аерым игътибар бирелде. Авыл җирлекләре арасында ел да уздырылучы экологик бәйге йомгаклары буенча меңнән артык кеше категориясендә Габдрахман авыл җирлеге җиңү яулады. Меңгә кадәр кеше яшәгән җирлекләр арасында иң яхшысы дип Васильевка авыл җирлеге аталды.

Сабан туеның рәсми өлеше тәмамланганнан соң бәйрәм традицион спорт ярышлары, уен-көлке, җыр-бию белән дәвам итте. Әлмәт Сабан туеның тагын бер затлы кунагы - Иннополистан килгән Нур исемле робот һәркемдә кызыксыну уятты. Нур башкалар белән бергә биеде, хәтта дога да кылды. Халыкның иң көтеп, иң яратып алган ат чабышлары һәм милли көрәш тә оешкан төстә узды. Быел Сабан туеның абсолют батыры исеменә Ирек Шәяхмәтов ия булды. Аңа бәрән һәм квадроцикл ачкычлары тапшырдылар.

Районның Һәрбер торак пункты шәһәр Сабан туена тематик фотозона әзерләп, әлмәтлеләр һәм бәйрәм кунаклары өчен чигү, тегү, бәйләү өчен мастер-класслар оештырдылар, татар халкының милли йолаларын күрсәттеләр.

Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, соңгы елларда Сабан туе заманча төс ала барса да, шәһәр халкының милли гореф-гадәтләр белән шушындый мәйданчыкларда булса да таныша алуы үзенә күрә уңай күренеш. Ярый әле авылларыбыз республикабызның барлык халыкларының күп гасырлык традицияләрен, яшәү рәвешен, туган телен, мәдәниятын, милли киемнәрен саклаучы булып торалар дип тә уйлап куясың. Ә русларның, татарларның, чуашларның, мордваларның һәм башка халыкларның дус-тату яшәвен, бер сәхнәдә җырлап-биеп басып торуларын күрү куандыра. 

Шулай, авыл яшәсә – азык-төлеге дә булыр, теле дә сакланыр, Сабан туе кебек күркәм бәйрәмнәре дә гасырлар буена дәвам итәр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса