Мәдәният көзгесе
Әлмәт картиналар галереясында «Татнефть» компаниясе булышлыгы белән оештырылган 13 нче бөтенроссия «Арт-Сабантуй» күчмә күргәзмә проектына йомгак ясалды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы туры трансляция форматында узды.
Ул рәссамнарны һәм сәнгать сөючеләрне илнең барлык почмакларынан бергәләп туплады.
Быел конкурсның темасы – «Россиянең мәдәни коды: тарих һәм хәзерге заман». 13 ел дәвамында «Татнефть» оешмасы илһам бирүче булып килгән проект тагын бер тапкыр мөһим мәдәни вакыйга статусын раслады. Беренче сайлап алу этабына Россиянең 32 субъектыннан 142 авторның 71 әсәре килде. Катнашучылар арасында Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Архангельск, Вологда, Киров, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре, Татарстан һәм күрше республикалар рәссамнары бар. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән экспертлар кергән профессиональ жюри күргәзмәгә иң яхшы 30 әсәрне сайлап алды.
Күргәзмә «Татнефть» штаб- квартирасында башланды һәм АРМБ, ЮНМ, Казан дәүләт мәдәният институты, Тольяттидагы «Олимп» спорт комплексы һәм башка урыннарда булды.
«Татнефть» Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова әйткәнчә, авторларның әсәрлә-рендә Ватанга мәхәббәт, патриотизм һәм гаилә традицияләре чагыла. Бу ныклы киләчәк төзүнең төп таянычы.
Проектта тамашачы тавышы бик зур роль уйный. Әлмәт картиналар галереясы директоры Розалия Минабетдинова сүзләренә караганда, һәр локациядә нигезгә алынган кыйммәтләрне мактаган әсәр бик зур өстенлек белән көчле позицияләрдә торган.
Нәтиҗәләрне белдерү онлайн-ябылуның кульминациясе булды. Җиңү-челәр ике категориядә билгеләнде. Профессиональ жюри иң яхшы дип Рөстәм Хуҗинның (Казан) «Тәрәзә янында» картинасын таныды, җәмәгать тавышы нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗә лауреаты исеменә Санкт-Петербургтан кил-гән Сергей Артемьевның «Гаилә хәзинәсе» әсәре лаек булды. Интернет тавышы нәтиҗәләре буенча тамашачыларның иң яраткан әсәре дипломы Казан рәссамы Әнвәр Сәйфетдиновның («Җиңү кәләше») әсәренә бирелде.
Фестивальнең иң мөһим нәти-җәсе – призлы урын алган алты картинаның Әлмәт галереясы фондында калуы иде. Илнең мәдәни кодын сәнгатьчә чагылдырган бу әсәрләр хәзер шәһәр кешеләрен һәм галерея кунак-ларын даими рәвештә куандырып торачак.
Луиза Бәдриева
Сергей Трусов һәм Наил Гатауллин фотолары
GNN_8855 — Сергей Артемьевның «Гаилә хәзинәсе» картинасы
0B6A1190_1 — Әнвәр Сәйфутдиновның «Җиңү кәләше» картинасы
0B6A1202_1 — Рөстәм Хуҗинның «Тәрәзә янында» картинасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia