Күңелләрдә Тукай җыры яңгырый
Тукай көне — ул бары тик календарьдагы истәлекле дата гына түгел, ә милләтебезнең рухи бердәмлек һәм шигърият тантанасы
Шагыйрьнең үлмәс каләме аша без бүген дә үзебезнең милли асылыбызны таныйбыз, телебезнең җәүһәрләрен барлыйбыз.
Шагыйрьнең үлмәс каләме аша без бүген дә үзебезнең милли асылыбызны таныйбыз, телебезнең җәүһәрләрен барлыйбыз.
Зинаида Захарова
Киләчәктән дәшәсең
Киләчәктән дәшәсең син,Тукай,
Рухың яулый бүген галәмне.
Фани дөнья читлеге тар Сиңа -
Халкың күптән бирде бәяне.
Үрләмәсен ялган биеккә дип,
Дөньялыкта күп газаплар күрдең,
Милләтемә хезмәт итәм диеп,
Саулыгыңны, гомереңне дә бирдең.
Милләтебез мохтаҗ терәгеңә –
Үткәннәрдә кала алмыйсың.
Ирек сөйгән көчле рухың белән
Киләчәккә гүя атлыйсың.
Фани дөнья читлеге тар Сиңа-
Халкың күптән бирде бәяне.
Киләчәктән дәшәсең син, Тукай,
Рухың яулый бүген галәмне.
Исемең ябык ишекләрне ача,
Була алмый һич тә башкача...
***
Рәисә Талипова
Апуштан – Тукайга
«Нигә мин кеп-кечкенә Апуш түгел,
Ә зуп-зур Тукай булдым?»
Кечкенәдән читкә тибәрелдем...
Язмышмы бу, әллә тәкъдирме?
Әтием юк, әнием дә вафат –
Асрамага калдым беркөнне.
Ә Кырлайда мине яраттылар.
Әти белән йөрдем кырларга.
Урманнары җанга сеңеп калды,
Гел кайтасы килде Кырлайга.
Анда Апуш идем, дус малайлар
Шулай диеп дәште нигәдер.
Мин бәхетле бер мәл яшәп калдым,
Шүрәлеләр бәлки беләдер...
Апуш булган чаклар искә төшә,
Зуп-зур Тукай булып җитешкәч.
Арча, Кырлайларга кайтам әле,
Яз-җәй җитеп, кайтыр юл төшкәч.
Юллар Урал, Казах якларына,
Петербурга хәтле илттеләр.
Әмма нурлы Казан, азан моңы
Күңелемне җәлеп иттеләр.
Кайнап яшәдек лә Казаннарда,
Якын сердәш, дуслар янында.
Уятырга иде татар халкын
Киләчәккә юллар салырга...
Йокысыннан бер уяныр татар,
Үткәннәрне бәйләр киләчәк.
Асыл ирләр зур сафларга баскач,
Ирек җилләре дә исәчәк!
Сазым сынды, томыш шәме сүнә,
Шуны белү бигрәк авыр ул...
Мин сүнәрмен, әмма кояш сүнмәс,
Татар иле өчен балкыр ул.
***
Резедә Шәмсуллина
Бул!
Ачы җилләр кочып алып,
Җанкаема яра салса.
Янәш булган ялган дуслар,
Ләззәтләнеп карап калса -
Күгемдәге җылы кояшым бул!
Үз көчемә ышанмыйча,
Әгәр түзми башым исәм,
Алга барыр көч тапмыйча,
Күз яшьләргә ирек бирсәм -
Җанымдагы өмет чаткысы бул!
Хыялларым чынга ашып,
Бәхет касәм тулып торса.
Гомер юлым тоташ чәчәк,
Күңелемдә гел яз булса -
Янымдагы якын кешем бул!
***
Резедә Шәрипова
Тукайга хат
Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас.
Вә кем бар йөз чөерми милләтеннән,
Көмеш, алтын самнәргә табынмас...
Г. Тукай
Безнең хәлләр әле дә шәптән түгел,
Татар теле ятим сабыйдай.
Яше-карты мал артыннан куа,
Рухи яктан – ярлы-ябагай.
Хәтта авылда да балаларның
Теле «мама» диеп ачыла.
Әнкәсе дә үз теленә каршы,
Хет син аны тотып камчыла !
Ана сөте белән кермәгәнне
Үзгәртергә көчләр җитәрме,
Татар теле, ясин чыгарганчы,
Кабат терелеп, яшәп китәрме?
Милләтеннән йөз чөергән кавем
Ашкынса да, алга баралмас.
Телен хөрмәт иткән халык кына
Гасыр чоңгылында югалмас.
***
Нәфисә Сабирҗанова
Хәерлесе кабул кылынсын
Хәерлесен бирсен әле
Ходай - Ул артык та, ким дә
булмасын,
Аңа кунсын төснең төрлеләре,
Тоташ кара гына тулмасын.
Насыйп дигәннәре, бәлки әле,
Тиң дә булмас безнең хыялга.
Ул күңел соң ниләр теләми дә,
Ул нәфес соң кайчан туялган?!
Хаклык эзләп, әйдә, яши бирик,
«Кирәк» диеп дөнья куылсын.
Хәерлесен бирсен шуңа Ходай,
Хәерлесе кабул кылынсын.
***
Миңзифа Әхмәтшина
Габдулла Тукай
Шигырендә энҗе сүзләр табып
Хәйран калам телең байлыгына.
Йөрәгемнән сарка - шигырь язам,
Сайлап тезәм сүзне җайлы гына.
Шигъриятең бөек бүләк, Тукай,
Бер могҗиза синең тезгән җөмләң.
Шатлык-сагыш сыйган, хәсрәт-моң да
Сыйган анда, гыйбрәт сүзең, имләң!
Тормыш җиңеләя барган саен
Хиссез, моңсыз кеше җиргә туа...
Ә бит авыр булган синең тормыш,
Нечкә хисле шигырь ничек туган?
Сүзләр эзлим, Тукай, ничек язмыйм,
Дәшү кирәк хәзер бигрәкләр дә...
Саҗидә апа, Туфан, Такташ кебек
Әйтә белү кирәк Йөрәкләрдән!
Туган телем, диеп каләм тоткан
Яңа бер яшь буын туып килә.
Булмас димә, Тукай, өмет зурдан -
Йолдыз, Рүзәл, Булат... әйтә белә!
Шигырьләрең белән син дәвамчы,
Син - арадаш, гасыр-гасыр ара...
Еллар уза, Тукай, син яшисең,
Исемең яшәү белән бергә бара.
***
Рәфкать Шаһиев
Җаннан чыккан җанга барып җитә,
Күңел кабул итә кирәген.
Җаным – сабый, күңел – язгы бөре,
Ит кисәге түгел йөрәгем.
Минем йөрәк типми, сулыш ала,
Я ул елый ярсып, шашынып.
Бу дөньяга мин соңарып туган,
Яки туганмын мин ашыгып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia