Әлмәт районында «Җанга газиз туган телем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте
17 апрельдә Әлмәт районы Чупай авылы мәдәният йортында туган телгә мәхәббәт уята торган «Җанга газиз туган телем» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Бәйрәмдә шагыйрә Гүзәлия Галләмова һәм музей директоры Диләрә Гыймранова катнашты, ә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре шигырьләр сөйләп, күңелле җырлар башкарып, чарага милли ямь өстәде.
Әлмәт районында
"Җанга газиз туган телем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте
17 апрель көнне Чупай авылы мәдәният йортында "Җанга газиз туган телем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте. Кичәгә Гүзәлия Галләмова һәм Ризаэддин Фахреддин исемендәге Кичүчат авылы музееның директоры Диләрә Гыймранова чакырылган иде.
Бу җылы очрашуны китапханә житәкчесе Резида Әхмәтшина алып барды.
Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Гүзәлия Галләмованың шигырьләрен бик оста итеп сөйләделәр, күңелле җырлар башкардылар.
Китаплар һәм кул эшләре күргәзмәсе кичәгә милли ямь өстәде, дип хәбәр итә Әлмәт язучылар бүлеге.
Фото: Әлмәт язучылар бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia