Күрше авыл догалары күрше районда
Шәһәрдәшебез, яшь драматург Артур Ибраһимов исеме театр дөньясында инде билгеле
«Яңа татар пьесасы» бәйгесендә ике ел рәттән җиңү яулавы каләменең шактый нык, заман рухы белән сугарылган фикерләренең төпле икәнен дәлилләде.
.jpeg)
Әлмәт театрының һәм язучылар бүлегенең «Татнефть» Хәйрия фонды белән берлектә үткәрелгән семинарында Уфа, Мәскәү, Питер кебек югары театр сәнгатендә кайнаган белгечләрнең А. Ибраһимов иҗатына, аның сәләтенә зур игътибар бирүләре дә күп нәрсә турында сөйли.
Күптән түгел Зәй районы Түбән Биш авылы мәдәният йортында А.Ибраһимовның «Күрше авыл догалары» спектакле булды. Әсәр «Идел-йорт» фестивале кысаларында район бәйгесендә катнашты һәм комиссиянең югары бәясен алды. Автор буларак Артурны чакырганнарын белгәч, алар «көймәсенә» мин дә утырдым. Шулчак «күршеләр безнекеләрне сәхнәгә күтәрә, нишләп безнекеләр селкен-миләр икән?» дигән уй да килде башка.
Фестиваль өчен әлеге драма әсәре алынуы очраклы түгел. Түбән Биш – татарлар һәм керәшеннәр яшәгән катнаш авыл.
.jpeg)
А. Ибраһимов пьесасында да мөселман татарлары һәм керәшен татарлары арасындагы мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Татар драматургиясендә күбрәк фантастик юнәлештә иҗат итүче автор әлеге катлаулы теманы да бик матур һәм табигый итеп ачып бирә алган.
Сугыштан соң ятим калган, җиткән керәшен кызы Настя сайлау алдында кала. Ачы язмыш ирексездән аны өч юл чатына чыгара. Берсе - монастырьга китү, икенчесе – әтисе яшендәге Чтапанга кияүгә чыгу һәм өченче юл – татар егете Газинурга чыгып, татар авылында яшәү. Кечкенәдән Микуш атакай янына чиркәүгә йөреп, Библия укып, Гайсә пәйгамбәргә табынып үскән кыз өченчесен сайлый. Ислам кануннарын саклап яшәгән уразалы-намазлы, усал кайнаналы йортка килен булып килә. Кайнанасы үзен яратмаса да, ире Газинурны яратканга, барысына да түзеп яши. Тора-бара ислам динен кабул итә, гарәп язуын аңлап Коръәнне өйрәнә, намазга баса. Тирән психологизм белән сугарылган әлеге драманы артистлар шулкадәр бирелеп, тырышып, ышандырырлык итеп башкардылар.
.jpeg)
Автор бик четерекле, катлаулы теманы күтәрә. Курыкмыйча шул темага алынуы гына да зур батырлык. Гомумән, А. Ибраһимов иҗатта башкаларны кабатламыйча үз йөзен тапкан, үз юнәлешен булдырган драматург. Аны тормыштагы гади, көндәлек ыгы-зыгылар гына кызыксындырмый. Бүген, билгеле бер дәрәҗәдә, хәтта югарылыкта, һәрбер дин вәкиле үз динен сакларга, якларга тырышкан заманда, каннан, нәселдән килгән динеңне башка дингә алыштыруны сәхнәгә чыгару – кыю адым.
Артур Ибраһимовның әсәре реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Шунлыктан аның ышандыру көче нык. Автор керәшеннәргә хас сөйләм үзенчәлекләрен, йола-тәртипләрен белеп, саклык белән эш иткән. Теле гади, матур. Һәр персонажның үз «биографиясе», үз холык-фигыле, үз йөзе бар. Сюжет бик матур, мавыктыргыч итеп корылган. Тамашачы спектакльне караганда «тагын нәрсә булыр икән?» дип көтеп, урыны белән хәтта куркып, карап утыра. Үземдә дә андый хисләр булды. Кайнананың Настядан муенындагы тәресен тартып алган, китабын утка ягам дип әйткән күренешләрне, Настяның Нәҗибә исемен алып, Коръәнне күкрәгенә кысу, Коръән аятьләре уку сәхнәсен тамашачы ничек кабул итәр, нәрсә әйтер дип, эчке бер курку белән утырдым. Ләкин тамашачы дөрес аңлап кабул итте, чөнки авторның һәр ике динне дә хөрмәт итеп язганлыгы сизелеп тора.
.jpeg)
Настя-Нәҗибәнең кичереш-ләре психологик планда оста бирелгән. Актерлар да автор әйтергә теләгән фикерне дөрес итеп җиткерә алдылар.
– Авыл җирлегендә спектакль куяр өчен гадәттә, ир-егетләр азрак булган пьесалар эзлибез, чөнки, аларны сәхнәгә менгерү бик авыр. Аннан, иске, тапталып беткән әсәрләрне дә кабатлыйсы килмәде. А. Ибраһимовның әле-ге әсәрен ачып укый башлауга, менә моны куябыз дидем. Ләкин үзем курыктым. Ни әйтсәң дә керәшен кызының үз диненнән китеп, ислам динен кабул итүе турындагы спектакльне авылдашлар ничек кабул итәрләр дип курыктым да. Ләкин әсәрнең эчтәлеге, теле, андагы фәлсәфәсе безгә бик ошады, - диде мәдәният йорты директоры, спектакльнең режиссеры Наталья Вәлиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia