Көрәштә үткән иҗат
Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Гариф кызы Булатованың тууына 90 ел.
Клара Булатова исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Дөресрәге, бик яхшы таныш.
Үзе исән чагында кешене аңлап та, белеп тә бетереп булмый күрәсең. Югыйсә Клара апа белән бик якын аралаштык. Дөньяга, матбугатка чыкмаган тарихлары белән дә уртаклашты һәм үзеннән соң «сандыкны ачарга» хәер-фатихасын биреп калдырды. Ләкин «сандыкны ачу» белән «ачу» арасында шактый аерма бар. Аны ничек ачасың бит.
Клара Булатова иҗаты белән дә, яшәве белән дә кемгәдер үрнәк, кемгәдер гыйбрәт алырлык шәхес булды. Аңардагы тумыштан килгән әдәби сәләт башка-ларныкыннан шактый аерылып тора торган, чөнки ул дөньяны үзенчә күрә, үзенчә тоя һәм башкаларны да шуңа ышандыра ала иде. Теле, сөйләү формасы, тирән фикерләве, акыл куәте, аралашу манерасы белән үзенә тартып торды. Көчсезлеге белән көчле иде ул. Андый кешегә дөньяда яшәү авыр. Талант иясенә бигрәк тә.

Иҗатының башлангыч чорында ук әдәбият мәйданына үз тавышы белән килеп керә Клара Булатова. «Үз тавышы белән» дигәнне һәркем үзенчә аңласын. Әйе, кемдер туры мәгънәдә, кемдер исә күчерелмә мәгънәдә кабул итсен. Табигый сәләткә ия кызны С. Хәким, Х. Туфан, Ш. Маннур, һ. б. шагыйрә буларак та, хатын-кыз буларак та үз итәләр, яраталар. Башка милләт вәкилләре булган күренекле әдипләр дә аның иҗатына битараф булмыйлар. Моны архивында сакланган иҗатына сокланып, эчкерсез язган хатлар, котлау открыткалары дәлилли. Алар еллары язып, тасмалап төреп бәйләп куелган иделәр. Яшьтәш егетләр дә аны шагыйрә, хатын-кыз итеп кенә түгел, ә «егет» кеше итеп дус итәләр, яраталар. Азактан ул:
– Минем телем миңа дан китерде,
Яманатымны да таратты.
Мин дөньяның малайларын сөйдем,
Бабайлары мине яратты,
– дип яза.
Ул бабайлар дигәннәренең байтагының исемнәре татар әдәбияты тарихында алтын хәрефләр белән язылган классик әдипләр дип йөртелүче шәхесләр булсалар, егетләре исә бүген татар әдәбиятының алтын баганалары.

Аның бөтен гомере көрәш мәйданында узган. Без элек аны сизмәгәнбезме, күрмәгәнбезме, белмим. Ләкин бүген мин бу сүзне курыкмыйча әйтә алам. Һаман да шул хатлар, көндәлекләр... Моның шулай икәнен алар дәлилләде. Башкалага килеп «тере классиклар» дип аталган әдипләр белән аралашып, университет студенты буларак үзенә фикердәшләр тапкан вакытта, бик күпләр аңа хәерхаклы булалар. Аксакаллар да, кара сакаллылары да. Аның талантын берәү дә инкарь итми. Чөнки табигый талант аның бөтен булмышында. Ул, үзе әйткәнчә, бервакытта да каләм кимереп, рифма эзләп утырмый.
Ләкин... Нәкъ менә үзе әйткәнчә, ләкин бердән, ләкин икенчедән... Клара Булатова университет студенткасы, өметле шагыйрә... Әллә ул иҗат дөньясына омтыла, әллә аның янында бөтерелүчеләр шактый күп һәм алар күзгә күренеп арта. Тик беркөнне, кемгәдер билгеле, кемгәдер билгесез, кем өчендер ялган, кем өчендер чын булган сәбәпләр аркасында бар да челпәрәмә килә.

Студентка, яшь шагыйрә Казандагы Волков урамында урнашкан «сары йорт»ка килеп эләгә. «Табигый талант, өметле шагыйрә, чын дус» дигән кадерле кешеләренең бу гаделсезлектән йолып аласыларына ышана, бик көтә ул аларны. Тик һәркемгә үз «душа»сы кадерле була. Бары тик Диләрә Зөбәерованың гына бер тапкыр килеп хәл белергә батырчылыгы җитә. Клара апа гомеренең бу чорын бик сөйләргә яратмый иде, чөнки бер дә илһам бирә торган көннәр, истәлекләр түгел. Әйе, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән эләгә ул анда. Ул бу эштә кемнәрнең кулы уйнаганын белеп гомер итте. Анда эләгергә «ярдәм» итүчеләрне дә онытмады. Исемләп белде һәм аларның һәркайсын Аллаһ хөкеменә тапшырды. Клара апаның сөйләвенчә, алай гына да түгел, аларның күбесе инде бу дөньяда ук җәзаларын алып киттеләр. Ул чорны шигъри калыпка салып, остазы Хатыйп ага Госманга атап әйткән юллары хәтердә калган:
Ә йә Остаз, һич каршыңда
Юк гөнаһа кылганым.
«Ялгыша» дип, ялгышынма,
Рәнҗемәсен бу җаным...
Шактый озын иде ул шигырь. Х. Туфан атаган Клара ападагы магнитофон хәтер бездә юк шул, ни кызганыч.
Ләкин ул бил бөкми, тез чүкми. Болай да әллә ни баш бирә торганнардан булмаган Клара Булатова шул көннән башлап, гомеренең соңгы көненә кадәр көрәшеп яши. Үзенең талантын, кешелек сыйфатын, дәрәҗәсен иҗаты, мөгаллимлек хезмәте белән дәлилли.
Әйе, аңа «сары йорттан» исән-сау чыгу насыйп була. Ярдәм итүчеләр табыла. Ул аларны да гомере буе рәхмәт хисләре белән искә алып яшәде.
Клара апаның башлангыч чор иҗатында Колшәрип авылы, аның табигате, уңган кешеләре, укучылары, яшьләр тормышы бик ачык буяулар белән тасвирланган. Юк, бу авыл да узган гасырның 60 нчы елларында әллә ни аерылып тормагандыр. Сәбәп башкада булса кирәк. Чөнки «сары йорт»тан кайткан дипломсыз ярым-йорты укытучыны әлеге авыл мәктәбе кабул итеп ала. Мәктәп кабул итү бер хәл, укучылар «апа» дип үлеп торалар, әти-әниләр хөрмәт итәләр. Ул университетның читтән торып уку бүлегендә укуын дәвам итә. Еллар үткәннән соң да, Колшәрип чоры әледән-әле төрле яссылыкта калкып чыга торды аның иҗатында.
Тик... Бер педагогик киңәшмә вакытында яшь укытучы Булатова үз фикерен, карашын белдереп сүз әйтә. Мәктәпнең директоры Ә. Усманов «Сандугач та укыган, чыпчык та укыган. Тик сандугач очно, чыпчык заочно», - дип авызын томалый. Директорның бу җөмләсе, сүз эзләп кесәгә керми торган К. Булатовага алга таба тагын бер адым ясарга этәргеч бирә. «Минем чыпчык буласым килми әле», – дип, барысын да ташлап, университетның көндезге бүлегенә күчә.
Университет. Казан. Шул хәлләрдән соң ул янәдән остаз-галимнәр, язучы-шагыйрьләр арасында үзеңне югалтмый, таптатмый яшәргә, укырга, иҗат итәргә көч таба. Ләкин болар кояш астында үз урыныңны табудан да авыррак була. Ул үзенең ихтирамга, игътибарга лаек икәнен дәлилләп яши, иҗат итә. Университетны тәмамлаганда С. Хәким иҗаты турында шигырь белән язылган диплом эшен, ул киредән стандарт рәвештә язарга мәҗбүр була. Җитәкчелеккә ошамый. Имеш, диплом эше болай булмый. Ләкин яклау вакытында С. Хәким шигъри диплом эшен тыңларга килә. К. Булатованың магнитофон хәтере шагыйрьгә үзе турындагы диплом эшен шигъри форматта ишеттерә.
(Ахыры киләсе санда)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia