Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

21 февральдә Әлмәт җирлегендә Халыкара туган тел көнен билгеләп уздылар

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихи көзгесе.

21 февральдә Әлмәт җирлегендә Халыкара туган тел көнен билгеләп уздылар

Әлеге тарихи һәм истәлекле көн уңаеннан халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, районыбыз китапханәләрендә, мәдәният йортларында, музейларда, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелде.
Бәйрәм программасына танып белү һәм сыйныф сәгатьләре, уеннар, викто-риналар, конкурслар, күргәзмәләр, театр куелышы, стендлар бизәү, экскурсияләр, милли шагыйрьләр, язучылар, җырчылар һәм рәссамнар иҗатына багышланган чаралар, флешмоблар, акцияләр, очрашулар, дуслык фести-вальләре кертелгән иде.
 Шуны билгеләп узарга кирәк,  Әлмәт районында җитмештән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
Халыкара туган тел көне уңаеннан авыл мәктәпләрендә дә төрле чаралар узды. Мисал өчен Сөләй мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары татар әдәбияты дәресендә "Туган телем-иркә гөлем" темасына проект эшләрен якладылар. Һәр укучының да эшләре тирән эчтәлекле һәм кызыклы иде.
Атна дәвамында барлык сыйныфларда да татар телендә мультфильмнар карау оештырылды. Укучылар Г.Тукай, А.Алиш, татар халык әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар белән таныш-тылар.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса