Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Куркыныч кешеләр юк, куркытучылар бар

Театр дөньясында исеме зур яңгыраш тапкан режиссер А.Җаббаров халык язучысы З.Хәкимнең «Курку» әсәре буенча эшләнгән шул исемдәге спектакльне куйды

Вакыйгалар узган гасырның 90 нчы елларында бара, чарасызлыктан тән сатып көн күрергә, талантыңны өч тиенлек җырларга алыштырырга мәҗбүр булучылар турында. 


Була шундый спектакль, анда берни уйларга кирәкми, бар да ачык. Була шундыйлары – уйлыйсың, уйлыйсың, аңламыйсың да, очына да чыга алмыйсың. Ә бүгенгесе үзе аңлашыла, үзе уйландыра. «Көләсе килә дип торам, елыйсы килә икән» дип менә шушындый спектакльгә әйтәләрдер инде. Чөнки вакыйгалар барган 90 нчы еллар әле күпләрнең исендә. Тамашачыларның күбесенә таныш иде әлеге атмосфера. 
Сәхнәдә минимализм. Дөресрәге 1990 нчы елларга хас бушлык – кирәк әйбер дә юк. Бары тик кызыл келәмнәр иде иң зур байлык. Аларның барысы да кызыл төсләрдә булуы да үзенә күрә бер шартлылык. Канлы революция төсе булмаса да, ул елларның канга буялган булуы берәүгә дә сер түгел. Вакыйгалар урыны алышынып тора, ә күренешләр үзгәрми. Чөнки кайда булуга карамастан барысында да курку яши. Хәтта барысын да куркытып торучы Арнольдның үзендә дә. А.Җаббаров шартлы алымнардан оста файдалана. Ләкин бу тамашачыны ялыктырмый һәм аңлашылмас дәрәҗәдә буталчык та түгел. Гади һәм үтемле.

Ресторандагы официант кызлар-егетләрнең Илдарның уйлары, эчке тавышы буларак сөйләүләре бик отышлы алым. Спектакльдә геройлардан төшкән шәүлә-күләгәләр «уены» да бик отышлы һәм бик символик. Тамаша ахырында Арнольдның шәүләсе күзгә күренеп югалуы, ә Илдарныкы зурая бару – болар барысы да уйлый белә торган тамашачыга уйланырга, фикерләргә җирлек. Илдар шәүләсенең зурая баруын кемдер аның яхшы күңелле, талантлы музыкант буларак киләчәккә өмет бар дип караса, икенчеләр Илдарның «смирительная рубашка» (татарча сүзе юк бугай) кигән шәүләсенең зурая баруын әле андый хәлләрнең илдә тиз генә бетмәсенә ишарә итеп кабул итәргә мөмкин. Я булмаса, ул чорның бик күп затлы-зыялы, тик ачылмый калган шәхесләренең дә, «братва»ларның дә күләгәләргә кенә әйләнеп эреп юкка чыгуына ишарә буларак та карарга була. Бу җәһәттән, режиссерга һәм ут буенча рәссам О.Окуловага бары тик афәрин, диясе генә кала. Актерлар уенына күчкәнче спектакльдә биюләрне куйган Ләйсән Заһидуллинаны әйтеп үтәргә кирәк. Ул театр өчен табыш. Тавыш режиссеры, И.Сибгатуллин, рәссам Б.Ибраһимов та спектакльне тулы канлы итүдә зур өлеш керткәннәр.


Безнең актерлар да өч көндә дә җаныңның бөтен кылларына кагылып үтә торган спектакль чыгарырга сәләтлеләр. Әгәр дә театр коллективы көчле булмаса, гафу, бер А.Җаббаров түгел, биш Җаббаров килсә дә бу кадәр уңышлы булмас иде. Режиссер актерның нәрсәгә сәләтле икәнен белеп, аларны төрле амплуада формалаштыра. Әлмәт театрында өченче спектаклен чыгарганлыктан, әйтергә кирәк, һәркайсы югары кимәлдә, актерларны бик белеп сайлый.
Мин монда эчтәлек сөйләү-не максат итеп куймыйча, артистларның шул чор вәз-гыятен, күрку энергиясен (авторлар аны шулай атаган) ни дәрәҗәдә ачып бирүләрен язарга булдым. 

Илдар – сынган канатлы кош
Д.Хөснетдиновның Илдары һәрвакыт филтәсен кысып куйган лампа яктысы кебек. Ул сызык кына нур, җылылык биреп торучы. Аның гәүдәсе бар, ләкин җаны гел чигенергә әзер тора. Аңарда һәрвакыт ике Илдар яши. Кыяфәте, үзен тотышы, формасы, манерасы белән башкалардан аерылмай торган, үз чорына хас, ресторан җырчысы һәм матурлыкны күрә, тоя белгән чын иҗат кешесе, бик сизгер җанлы, нечкә күңелле композитор. 
Ул үзенең чын сәнгате, музыкасы белән калганда башкага әйләнә. Д.Хөснетдинов моны югары дәрәҗәдә күрсәтә алды. Музыка иҗат иткән мизгелләрендә ул югары күтәрелә, тезләнгән җиреннән урындыкка менә, өскәрәк үрли кебек. Ләкин ул һәрвакыт куркуда. Курку – хис булудан узып, этәргеч бер энергиягә, көчкә әйләнә бара. Куллары – пианинода уйнамаса да, һавада көй эзләгән бармаклар кебек дерелди. Бу да актерның отышлы табышы. 
Д.Хөснетдиновның Илдары эчке кичерешләргә, каршылыкларга бай, табигый, актер буларак иҗат диапазонының киңлеген тагын бер кат раслаучы образ булган.

Алия – сүнәргә мәҗбүр ителгән йолдыз
Д.Фазлыеваның Алиясе 90 нчы  елларның тагын бер фаҗигасе. Чарасызлыктан фәхишәлек юлына атлаган Алиянең бөтен эчке дөньясын Д. Фазлыева үзе аша үткәреп тамашачыга җиткерә алды. Үзенең сайлау мөмкинлеге булмау трагедиясен табигый буяулар белән, тамашачыны ышандырырлык итеп бирде. Элеккеге «Алия»сен күмгән, әмма ул образ һаман да эчендә сулыш ала.
Актриса үзенең бөтен җанын актарып, йөрәген кызганмыйча телгәләп тудырды үз Алиясен. Д.Фазлыеваның иң көчле драматик ноктасы - Илдар өчен үзен корбан иткән мизгел. Ләкин бу куркуның тагын бер хәлиткеч хәрәкәтенә ишарә иде. Әйтерсең лә Алия Илдарның куллары канга буялмас өчен үзен пычратты. Алия давыл вакытында тәрәзәгә аркасын куеп торган кеше кебек. Ул пыяланы саклый, ләкин пыяла ватылса, иң элек аны кисәчәк. Гомумән, Алия образы Д.Фазлыевага табигать тарафыннан бирелгән талант һәм тырышлыкның матур бер нәтиҗәсе.

Арнольд – җиңүдән дә курыккан кеше
Ул куркыныч кеше түгел, ул – куркыта белә торган кеше. Яшь артист Алмаз Габдуллин әлеге образда яңа амплуада ачылды. Моңа кадәр иҗат иткән комик образларын ничек камил башкарган булса, Арнольд та зур югарылыкта эшләнгән. Хәрәкәт, тавыш куелышы, ниндидер гадилек, җансызлык. Шул ук вакытта ул Арнольдта кешелек сыйфатларын да күрсәтә алды. Марат белән сугышканда, аның авторитетын төшермәс өчен җиңелүе, Илдар белән бик гади итеп сөйләшүе аның әле кешелек сыйфатлары сакланганын күрсәтә. 
Иң мөһиме, А.Габдуллин Арнольд образында тышкы ышаныч белән эчке курку, калтырауны берләштерә алды.
Милиция капитаны Хәбиб-уллин (арт. Ф.Сафиуллин), Марат (Тат.атк.арт. Р.Мөхәммәтҗанов), Мансур (арт.Р.Йосыпов) образлары да әлеге чорның «матур» бер детале буларак кабул ителделәр. Официант кызларның һәр хәрәкәте, тотышлары да 90 нчы еллар картинасына яхшы штрих булды.
Гомумән, «Курку» спектакле чор фаҗигасен кеше җаны аша күрсәткән әсәр. Афәрин!
Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса