Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

15 февральдә, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды.

Әлмәттә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

 15 февральдә, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова аның бюстына чәчәкләр салды.

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм аның кыйммәтле иҗади мирасы күп буыннар өчен тиңдәшсез батырлык, ныклык һәм Ватанга чиксез тугрылык символына әверелде. Дөнья әдәбиятында һәм тарихында аның атаклы «Моабит дәфтәрләре» аерым урын алып тора. Гитлер төрмәсендә утырганда, шагыйрь йөздән артык шигырь яза. Җиңүгә ышаныч һәм тормышка мәхәббәт белән сугарылган бу юллар рухы дошман богауларыннан көчлерәк булган кешенең какшамас ихтыяр көченең үлемсез дәлиле булды.

Район башлыгы хакимият вәкилләре, идарә җитәкчеләре һәм шәһәр халкы белән берлектә шагыйрьне искә алды. Гүзәл Хәбетдинова ассызыклаганча, аның иҗаты буыннарны берләштерүче һәм яшьләрдә үз тарихы белән горурлану хисе тәрбияләүче мөһим рухи ориентир булып кала бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса