Гомерең синең моңлы бер җыр иде
Милләтебезнең йөзек кашы, батырлык үрнәге булган Муса Җәлилнең гомер юлы берәүне дә битараф калдырмый.
Белгәнебезчә, язмыш аны 1941 елда Минзәләгә алып килә. Районда яшәүче укытучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре арасында кайчандыр Минзәләдә укыганнар да бардыр. Драматург Равил Сабыр герой-шагыйрьнең тормышындагы шул чор белән таныштыра.
«Хуш, Минзәлә, синдә кунак булдым»
58 көн
Терекөмеш диярсең! Муса Җәлил Минзәләдә 1941 елның азагында нибары 58 көн була. Ике ай да юк хәтта. Шул вакыт эчендә әллә күпме кеше белән очрашып, район газетасы редакциясендә, китапханәдә, нардомда (ул чакта мәдәният йортын шулай атап йөрткәннәр. — Р. Сабыр.), авылларда булып, шигырьләр укып, хәтта ки спектакльдә дә уйнарга өлгерә. Бер сүз белән әйткәндә, шәһәр тарихында югалмас эз калдыра. Җәлилнең Минзәләдәге 58 көне аның белән аралашып яшәгән кешеләрнең күңеленә шулкадәр уелып калган ки, хәтта биредә Казан белән беррәттән музей булдырып кына калмаганнар, ә үзәк бакчага аның исемен биреп һәйкәл дә куйганнар.
Җәлилнең үзенә дә Минзәләдә үткәргән вакыты ошагандыр, дип уйларга кирәк. Ни өчен дигәндә, декабрь азагында шәһәрдәге татар җәмәгатьчелеге танылган шагыйрь белән Минзәлә театрында озату кичәсе оештырып хушлаша. Муса анда биредә язылган шигырьләрен укый.
«Минзәлә урамында Муса Җәлил йөри!»
Мәскәү янында фашистларга каршы каты сугышлар барган көннәрдә Марьино политучилищесы курсантлары белән бергә Минзәләгә эвакуацияләнә. 1942 елның 20 гыйнварында Александр Фадеевка язган хатында Муса Җәлил бу турыда болай ди: «Мин сугышның беренче көннәреннән үк Кызыл Армия сафларына алындым. Соңгы алты ай дәвамында Ватан сугышы шартларында хәрби хезмәт мәктәбен үттем. Башта артиллериядә рядовой булдым, аннары Марьинода (Курск өлкәсе) кыска вакытлы урта политсостав курсларында укыдым. Немецлар безнең армияне чигенергә мәҗбүр иткәнлектән һәм алар без булган Колонтаевка, Рыльск, Курск, Орелны алгач, безгә беркадәр оборонада катнашырга туры килде. Шуннан соң без Минзәләгә эвакуацияләндек. Мин анда курсларны бик яхшы билгеләренә тәмамладым һәм Оборона Халык Комиссариаты фәрманы буенча өлкән политрук исеме алдым».
Муса белән Минзәләдә бергә укыган Казан педагогия институты доценты мәрхүм Әхмәт Ишморатов болай дип язып калдырган: «Дөресен әйтергә кирәк, курста уку җиңел булмады. Таң белән, чатнап торган салкында, кырга тактик өйрәнүләргә чыгасың, кичен укуны бүлмәләрдә дәвам итәсең.
Ләкин шундый авыр шартларда да курсантлар сынатмады. Арада Мусаны белмәгән, аның белән сөйләшмәгән, фикер уртаклашмаган кеше булмагандыр. Без тәнәфес вакытларында, кичке бушрак араларда, бергә җыйналып, төрле темаларга сөйләшә, фикер алыша, җор сүзләр әйтешә идек. Ул вакытларда да Муса үзенең активлыгын, илебез язмышы хәл ителә торган бу чорда партия һәм хөкүмәтебез сәясәтен дөрес аңлаучы булуын күрсәтә иде».
Ә менә шагыйрьнең Минзәләдәге музеен оештыручыларның берсе, педучилищеның татар теле һәм әдә-бияты укытучысы Мөхәммәт Гарифуллин язып калдырган истә-лекләр. «Берсендә ике кыз кыңгырау чылтырап озак кына вакыт үткәч килеп керделәр. Өченче курс кызлары иде алар. Ашыгалар, кулларын селти-селти сөйлиләр: «Мөхәммәт абый! Муса Җәлил Минзәлә урамында йөри, үзе хәрби киемнән киенгән, без шуның артыннан карап йөреп дәрескә соңга калдык», - диләр. «Хәзер кая соң ул?» - дим. «Почтага кереп китте», - диләр. Минем соңгы дәрес иде, ул бетү белән почтага киттем. Керсәм, чыннан да Муса утыра, Казан белән сөйләшүне көтә икән. Минем аны Казанда күргәнем бар иде, шуңа күрә таный идем. Каршысына килеп бастым да: «Танышырга рөхсәт итегез», - дим. Ул торып басты. Буйга бик зур түгел иде Муса, ә шинельне зурны биргәннәр. Җиңен берничә кат ишеп куйды да, кул биреп күрештек.
Курсантлар безнең педучи-лищеда укыдылар да, яшәделәр дә. Менә ничектер сыярга кирәк. Беренче кат казармаларга әверелде. Муса яшәгән бүлмәдә, мәсәлән, 85 кеше торалар иде. Берсе өстенә берсе куелган нараларда йокладылар, түрдә-рәк алар дүртәр, бишәр кат куелган иде. Муса әйтте, монда яшәүнең минем өчен кыенлыгы шунда, кечерәк гәүдәле кешеләргә иң өске нарада йокларга кушалар, ә анда бик эссе була, диде. Безгә килеп тор, дим. Педучилищедан бер койка алдык та безгә куйдык. Шуннан ул безгә килеп йөрде».
Равил Сабыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia