Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанның атказанган Фикрәт Сибгатуллин театрга кабат кайтты

Театрга бер килеп эләккән кеше аннан китми, ә китсә, кабат килми... дип ялгышканмын

Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин театрга кабат кайтты.
Хәзер баянда, гармунда уйный белүчеләр көннән көн сирәгәя баралар. Элек авылда һәр урамда түгел, һәр йортта диярлек бер гармунчы булса, хәзер авылга берне дә табуы авыр. Әбиләр әйткәндәй “күзгә кырып салырга да таба торган түгел”. Сәнгать дигәне үсмер Фикрәтне менә шул гармун моңы буларак үзенә дәшеп ала да инде. Җаны теләгән елан ите ашаган диләр халыкта. Фикрәт тә гармунда да, баянда да уйнарга өйрәнә. Алай гына да түгел, авыл клубыннан алган иске баянны үзе шәмнәр эретеп, тишелгән урыннарыннан һава чыкмас хәлгә җиткереп, уйнарга өйрәнә. Бу үзе бер талант, егетнең җыр-моңга, сәнгатькә булган мәхәббәтенең чагылышы.
Юллар аны Алабуга сәнгать училищесына алып килә. 1995 елда училищеның оркестр бүлеген тәмамлап, Фикрәт Рәфыйк улы Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый.
Беренче рольләр, кыяр-кыймас кына сәхнәдәге беренче адымнар... Әкият персонажлары... Сәхнәдәге беренче адымнары турында сүз башлауга ул театрның шул чордагы директоры Рамил Вәлиуллинны, Татарстанның халык артисты Камил ага Вәлиевны рәхмәт сүзләре белән искә алды. Әйе, һәркемнең дә диярлек юл башында сиңа ышаныч белдергән, иҗатыңа канат куйган кешеләр була. Фикрәт әфәнде ул яктан бәхетле актер. 
Музыкаль белем аның актерлык иҗатында мөһим роль уйный: ритмны тою, эчке халәтне нечкә итеп бирү, паузалар аша сөйләү — болар аның сәхнә эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.
– Музыка мине тыңларга, тоярга өйрәтте. Сәхнәдә дә шул ук: партнерыңны, тамашачыны, тынлыкны ишетә белергә кирәк, – ди актер.
Еллар дәвамында Фикрәт Сибгатуллин бай һәм күпкырлы рольләр галереясын тудыра. Ул Хан хәбәрчесе («Шайтан гына өметсез», А. Гадел), Рәзим («Әлепле әртисләре», Аманулла), Вәлиморат («Татар хатыны ниләр күрми», Г. Ибраһимов), Рим («Җанкисәккәем», Т. Миңнуллин), Шаман («Зәхмәт», З. Хәким), Низам (“Җырланмаган җыр», М. Кәрим), Петр («Әбиләргә ни җитми?», Ф. Бүләков), Камердинер («Мәкер һәм мәхәббәт», Ф. Шиллер), Панталоне («Болан-Патша», К. Гоцци) һәм башка күп кенә рольләр аша тамашачы күңелендә истә кала.
Балалар спектакльләрендә дә актер аеруча яратып эшли. Аның Албасты («Тылсымлы йозак»), Бүре («Акбай һәм сарык малае», Арыслан («Куян белән Арыслан»), Шүрәле Шурлинский («Эш беткәч уйнарга ярый») образлары кечкенә тамашачылар өчен онытылмаслыкка әверелә.
– Балалар алдый белми. Алар ышандымы – димәк, син дөрес уйныйсың, – ди ул елмаеп.
2011 елда актер театрдан китә. Әмма бу аерылышу иҗаттан бөтенләй ваз кичү дигән сүз булмый. Театрдан читтә узган 13 ел дәвамында ул мәдәният өлкәсендә актив эш алып бара. Фикрәт Сибгатуллин Зәй районында мәдәният бүлеген җитәкли, районда иҗади мохит булдыруга зур өлеш кертә. Аның инициативасы белән КВН командасы оештырыла, яшьләр сәнгатькә, сәхнә культурасына җәлеп ителә.
– Кая гына барсам да, театр фикере минем белән иде. Сәхнә кешене тәрбияли, җаваплылыкка өйрәтә, – ди ул.
2024 елда Фикрәт Сибгатуллин кабаттан Әлмәт татар дәүләт театрына әйләнеп кайта. Бу кайту — иҗади өлгергәнлек, тормыш тәҗрибәсе белән баетылган яңа этап башы. Бүген ул рольләрен ашыкмыйча, тирән мәгънә салып, тамашачы белән эчке диалог корып башкара. «Йорт» та (Р.Сабыр) Кәрим Сафеев, «Сөюгә сусаганнар»да (Р.Насыйбуллина) Наил, «Җиләкле җәй»дә (И.Зәйниев) Җәмил, «И'тальян» да (К.Гольдони) Падрон Винченцо итеп кабул итте аны тамашачы.
Сәхнәдән тыш Фикрәт Сибгатуллин – ныклы гаилә терәге. Аның тормыш иптәше Лилия дә Әлмәт татар дәүләт театрында эшли, музей хезмәткәре буларак, төрле мәдәни чаралар, истәлекле очрашулар, театр тарихына багышланган кичәләр оештыра. Бу  гаиләнең театр белән уртак сулышта яшәвен күрсәтә.
Уллары музы-кант, һәм сәнгатькә мәхәббәт бу гаиләдә буыннан-буынга күчеп бара. Фикрәт Сибгатуллин үзе дә иҗат кысалары белән генә чикләнми: соңгы елларда татар җырчыларының клипларында да төшеп, тамашачыга яңа яктан ачыла, көйләр иҗат итә.
Буш вакытын актер гаиләсе белән табигатьтә үткәрергә ярата. Урман, елга буйлары, тынлык — аның өчен рухи көч, яңадан сәхнәгә илһам белән кайту чыганагы.
– Табигатьтә кеше үз-үзе белән кала. Анда рольләр юк, анда чынлык бар, – ди ул.
Фикрәт Сибгатуллинның иҗади юлы – сәнгатькә тугрылык, тормышка мәхәббәт һәм үз һөнәреңә ихласлык үрнәге. Бүген ул яңадан Әлмәт татар дәүләт театры сәхнәсендә,  тамашачыны алда тагын күп яңа рольләр, кызыклы очрашулар көтә.

Белешмә. Сибгатуллин Фикрәт Рәфыйк улы 1973 елда Татарстанның Зәй районы Югары Налим авылында туа. Татарстанның атказанган артисты (2011). Театрда биш дистәгә якын рольгә җан өргән. Хатыны Лилия театрның тарихи истәлекләрен саклаучы музей хуҗабикәсе.
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса