Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль фестиваль узды

Чара «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технологик университетында узды.

24-25 гыйнварда «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технологик университетында Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгына һәм Татарстанда нефть һәм газ өлкәсендә югары белем бирү оештырылуга 70 ел тулуга багышланган шагыйрә исемендәге «Тормыш, исәнме!» традицион әдәби-музыкаль фестиваль узды. 

 Тантанада уку йорты ректоры Александр Дьяконов, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов һ.б. катнаштылар. Жюри составында Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Миңзифа Әхмәтшина һәм Гәүһәр Хәсәнова эшләделәр. 
Форумда республиканың төрле уку йортларында белем алучы 12дән алып 23 яшькә кадәр укучылар һәм студентлар нәфис сүз һәм җыр осталыгында ярыштылар. Фестивальне оештыручылар — Югары нефть мәктәбе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан язучылар берлеге. Оештыру комитеты әйтүенчә, быел нефть төбәге районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай, Әлки, Мөслим һәм башка районнардан 200гә якын гариза кабул ителгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса