«Балкыш» шатлыклы мизгелләр бүләк итә
Өлкәннәр мәдәни мирасны саклый.
Шушы көннәрдә районыбызда «Балкыш» популяр республика үзешчән башкаручылар фестивале старт алды. Быелгы тугызынчы чара Россия халыклары бердәмлеге елына, республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, шулай ук ветераннар хәрәкәтенең 40 еллыгына багышланган.
«Балкыш» фестивале мәдәни мирасны саклауга, өлкән буын кешеләренең иҗатын популярлаштыруга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә, ул ел саен бөтен республикадан меңләгән катнашучыны җыя.
16 гыйнвар көнне Кама-Исмәгыйль авылының мәдәният йортында ветераннар арасында әлеге фестивальнең зона этабы булып узды. Бирегә районның алты авыл җирлегеннән кунак-лар килде. Район башлыгы исеменнән катнашучыларны һәм тамашачыларны мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева сәламләде. Ул ветераннарның активлыгын һәм сүнмәс энер-гиясен ассызыклады, аларга тормыш сөючән һәм инициа-тивалы булулары өчен рәхмәт белдерде.
– Бүгенге чара һәр ветеранга шатлык кына бүләк итеп кенә калмый, ә озын гомер дә бүләк итә, – дип ассызыклады ул.
Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы Айсылу Шәй-дуллина билгеләп үткәнчә, авыл өчен республика дәрәҗәсендәге чараны кабул итү - зур дәрәҗә дә, шатлык та. «Фестиваль буыннарны берләштерә, мәдәниятның һәм дуслыкның көчен күрсәтә», – диде ул.
Район ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин бар-лык коллективларга иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм бәхетле Яңа ел теләде.
Авыл мәдәният йорты бу истәлекле көнне шау-гөр килеп торды. Габдрахман, Тайсуган, Кама-Исмәгыйль, Бишмунча, Яңа Нәдер һәм Кәләй авыл җирлекләре җырчылары үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр. Үзешчәннәр 11 номинациядә ярыштылар: ялгыз һәм ансамбль белән җырлау, вокаль-инструменталь һәм инструменталь музыка, фольклор һәм халык иҗатының башка төрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia