Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Сәхнә ул һәр мизгелдә яшәү таләп итә

Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова сәхнәгә чыккан саен шушы сүзләрне йөрәге аша үткәрә.

Тамашачыларның яраткан артисты бүген 60 яше белән яңа сәхнә нәтиҗәләренә юл ача — бу юбилей бер гасырның түгел, ә бер иҗат йөзенең иң җылы, иң тирән мизгеле кебек кенә тоела.
Кая гына ашыга икән бу вакыт?! Кул сузымы гына арада калган кебек бит әле шул 19 яшьтә килгән Әлмәт сәхнәсе. Ә дүрт дистәдән артык вакыт узган да киткән. Вакыт узган, ә Дилбәр һаман шундый – моңлы, дәртле, сагышлы, уйчан, шаян, үткен телле, туры сүзле, нечкә күңелле.
Еллар — иҗат кешесе өчен бер чик тә, нокта да түгел. Бу — уйлану, нәтиҗә ясау һәм алга таба тагын да җаваплырак адымнар ясау вакыты. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, тамашачы мәхәббәтен яулаган Дилбәр Әбүнәгыймова үзенең юбилеен да гадәти түгел, ә сәхнә халәте белән каршы ала.
Сәхнә алдый белми. 
Анда син я бар, я юк
–  Һәр роль мине бераз үзгәрт-те. Кайберләре – көчлерәк итте, кайберләре – йомшартты, – ди Дилбәр ханым. Шулайдыр. Һәр роль, тамашачы каршына чыккан һәр мизгел, уйланган кешегә, сынау. Чөнки ул тудырасы һәр образын үзенең җаны, акылы аша уздырып, аңлап уйный. Ул шул булып яши белә. Башкача мөмкин түгел. Һәр артист ятлаган үз сүзен генә сөйләсә, ул вакытта сәнгатьнең чынлыгы, асылы, яшәү рәвеше тукталып калыр иде. Дилбәр Әбүнәгыймова тудырган һәр героиня янәшәдәгеләр белән бербөтен булып яши. Шуңа да ул комедия уйнаса көлдерә, драмада төпле фикер җиткерә, елата... Күп вакыт тамашачының тынлыгы — иң көчле бәя була. Бер күз яше кайчак мең алкыштан кыйммәткәрәк төшә.
 
Дилбәр ханым, 60 яшьне нинди хисләр белән каршы аласыз?
— 60 яшь башка кешенең 60 яше хакында сүз барса күп кебек тоела, ә үземә килгәндә – мин үземне андый олы яшьтә итеп хис итмим нигәдер.Мин бу санга тыныч карыйм. Эчтә курку да, үкенеч тә юк. Киресенчә, күңелдә рәхмәт хисе көчле: язмышка, театрга, тамашачыга. Әгәр сәхнәгә чыгу теләге сүнмәгән икән — димәк, барысы да дөрес.
Театр сезнең өчен нәрсә ул?
— Театр – минем бөтен тормышым, яшәешем дисәм, «кызыл сүзләр» кебек тоелыр. Әмма бу шулай... 19 яшьтән мин театрда. Шушы дөньяда кайнагач, минем күчеп йөрерлек башка дөньям юк. Театр — һөнәр түгел, ул яшәү рәвеше. Мин сәхнәдә уйнамыйм, мин анда яшим. Театр алдый белми: син анда чын булмасаң, тамашачы да ышанмый.

Сәхнәгә кил-гән беренче елларыгызны хәтерлисезме?
— Әлбәттә. Ул вакытта дулкынлану да, ышанмау да күп иде. Әмма театр тиз тәрбияли: сабырлыкка, хезмәткә, коллективка таянырга өйрәтә. Мин үземне бу йортта таптым дип әйтә алам.

Еллар дәва-мында уйнаган рольләрегез ара-сында аеруча якыннары бармы?
— Барлык рольләрем дә балалар кебек кадерле, якын. Чөнки ул синең күңелең аша үтә. Кайбер образлар көч бирә, кайберләре — эчке сораулар тудыра. Әмма мин рольне «уйнап» кына калмаска тырышам — аны аңларга, акларга телим. «Гүргә керер сер иде» спектаклендә Нурияне бик яратып уйнадым. Абыстакай бик яраткан ролем иде. «Жырланмаган жыр»да Дилбәр, «Парлы ялгызлар», «Тигезсезләр», «Исәнмесез» күңелемә бик якын булды. «Сагынуларга ни чара» дан Сарамны бик яратам.

 Иң авыры нәрсә булды?
— Үз-үзеңә хыянәт итмәү. Кайчак җиңел юлдан китәсе килә, әмма сәхнә моны кичерми. Тамашачы һәрчак чынлыкны тоя.
Тамашачы белән мөнәсәбәтегез нинди?
— Ул бик якын. Тамашачының тынлыгы — иң көчле бәя. Алкышлар рәхәт, әлбәттә, әмма тынлыкта син үз эшең-нең кирәклеген аңлыйсың. Тамашачы танып эндәшсә, бик теләп аралашам. Кайвакыт, «спектаклегезне аңламадык» дип, тәнкыйтьләгәннәре дә була. Андый вакытта спектакльне якларга тырышам (үз баласы hәркемгә дә бик кадерле).
Үзең булып калудан курыкмагыз — театр шуны ярата
Актер хезмәте бик авыр, зур тырышлык, түземлек сорый торган һөнәр. Син никадәрле кеше язмышларын үзеңә «чаклап кисәң дә», үз асылыңны югалтырга ярамый. Бу – Дилбәр Әбүнәгыймованың тормыш девизы. Нинди генә эшкә тотынса да, иҗатның нинди генә төренә алынса да, ул үзе булып кала белә. Яшәү рәвеше, сөйләме, теле, интонациясе, җырлавы һәм һәтта шигърияттә дә.

Яшь артистларга нинди киңәш бирер идегез?
— Яшьләрне яратам, көнләшәм дә – аларга мөмкинлек күп хәзер. Төрле жанрда, төрле режиссёрлар, яңа алымнар белән эшләү бик күп хәзер. Шулай да сүзнең тәмен бетермәсеннәр иде. Сабыр булыгыз. Талант кына җитми — хезмәт кирәк. Һәм иң мөһиме: үзегез булып калыгыз. Театр ясалмалыкны яратмый.

Бүген сезне нәрсә илһамлан-дыра?
— Күрә белсәң соклангыч нәрсәләр күп инде ул. Тирә-якның матурлыгы, җитешлеге. Яңа, әйбәт спектакльләр чыгып, уйналып килә. Театрыбыз да гөрләп эшли, иҗат итә, Аллага шөкер! Мин дә шул тетрның бер өлеше бит дип шатланам. Әле әйтелмәгән сүзләр бар кебек тоела. Димәк, эшләргә кирәк.
Әнием, туганнарым (без 8 бала) исән-саулар. Балаларым, оныкларым булу белән бәхетле мин. Мин әле аларга, тамашачыма кирәк дип сөенәм

Киләчәккә нин-ди теләк белән карыйсыз?
— Сәхнәдә файдалы булып калу теләге белән. Тамашачыга әйтер сүзем, җиткерәсе фикерем бетмәсен иде.

Дилбәр Әбүнәгыймова өчен 60 яшь — йомгак түгел. Бу — сәхнә утлары балкыган, йөрәктә иҗатка мәхәббәт сакланган матур бер чор. Ә сәхнәдәге күз карашы, тамашачыга күчкән хис, залда тынлык урнаштырган мизгелләр — алар еллар белән үлчәнми. Дилбәр Әбүнәгыймова өчен театр бүген дә яшәү рәвеше булып кала. Димәк, алда әле яңа рольләр, яңа алкышлар бар.

Дилбәр Әбүнәгыймова 
Дилбәр Әбүнәгыймова 

Әлмәткә кайткач

(Кыйссадан бер өзек. Әлеге шигырьдә бары тик үзе уйнаган 56 спектакль генә телгә алына. Ә алар тагын да күбрәк )

Каләмемне алдым, караларга мандым
«Айсылуның айлы киче»ндә.
«Ай булмаса, күктә йолдызлар бар»
Дөнья якты шуның өчен дә.

Яшь чак! «Таңнар гүзәл hәм тын иде», 
«Көттереп искән җил»ләр назлылар. 
«Монда туып, монда үсмәсәк» тә, 
«Язылгандыр монда язмышлар». 

Эх син, «Тиле яшьлек», «Ышаныч» зур, – 
«Иртәгәсен нидер булачак!» –
Тормышларны җырлы-җанлы итеп, 
«Тальян моңы» hаман туачак! 

Зур өметләр баглый киләчәккә
«Әлепледән килгән әртисләр». 
«Их, Алла боерса...!» – дип, бәхет юрый
«Безнең авыл кызлары», исәр... 
Эш тә гөрли, тормыш алга бара, 
Бездән соң да таңнар туачак... 
«Кызыбызга кияү кирәк» диеп, 
Әй, димләде «Туган-тумача!»

Язмыш дибез, hич тә «Көтмәгәндә...»
«Тәрәзәгә килде бер егет», 
«Кунак кызы гел килмәс», ди, көлеп, 
Гөлләр сузды, «Исәнмесез», дип. 

«Шундый матур иде розалар» ы, 
«Сәер кеше» түгел, - аңладым... 
«Йөрәк ничек түзсен!», «Вәт, Галәмәт!» 
«Назлы кияү» күңелем яулады. 

Читтә калды барсы: «Сафиулла», 
«Хыялый Кәлимулла», «Баязит», 
«Җиде баҗа» – «Карачкы»дай барсы, 
«Җилкәнсезләр», «Тигезсезләр» бит.

«Көзнең соңгы сары яфраклары» 
Очмый иде әле ул чакта. 
«Яшь йөрәкләр» берсен берсе тапты, 
«Җанкисәккәй» эреде кочакта.

«Ак калфак» та «Бары бер» салынды, 
«Гөнаhсызлар булды гөнаhлы». 
«Тапталган чәчәкләр» тиз терелер
Яхшы хәбәр бар-«Ялгызлар парлы».

«Игезәкләр» -кызым җимешләре,
«Кыю кызлар» - бәхет кызыма. 
Рәхмәтлемен.  «Балакаем» диеп
Әйтә алам улым-кызыма. 

Яшим дисәң – «Чукрак» булсаң гына,
«Мәкер hэм мәхәббәт» янәшә. 
«Татар хатыны барысын күрә» инде, 
– «Ир командировкадан соң» әрләшә... 

Күрәчәкне hәркем үзе күрә,
Йөрәктә «Мәңгелек яра»лар. 
«Синең өчен үләрмен»дип булмый 
«Сагынуларга ни соң чаралар». 

Сөйләттегез «Йөрәк серләрем»не,
«Гүргә керер сер»ләр калмады. 
«Ядкәр итәм сезгә мәхәббәтне» – 
Олы бүләк, шуны аңлагыз. 

«Оҗмах капкасы»ннан үткән чакта,
«Капчык»ларга ниләр салыныр?
«Жырланмаган әле җыр» дип, бәлки. 
«Качаклар»га ияреп калыныр…

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса