Әлмәт әдәби марафончылары - иң актив китап укучылар
Китап укырга яратучыларның елның иң беренче көненнән үк әдәби марафонда катнашып, яңа әсәрләр, аларны язучылар белән танышуы, классик әдәбиятны хәтердә яңартуы күркәм гадәткә кергән.
Яңа ел матур, җылы очрашулар, якты тәэсирләргә бай чаралар белән башланып китте. Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе дә күңелне үстерә. Әйдаманыбыз Гөлия Җамалиева бары-бызны берләштереп, әледән-әле эчтәлекле чаралар оештыра. Шушы көннәрдә үзебез өчен ачыш ясадык, яңа китаплар белән таныштык, фикерләштек.
Нурания Зиляеваның «Өз-гәләнә җаным» китабын тәкъдим итү кичәсендә бәйрәм рухы тантана итте. Бирегә килгәннәрне бер максат берләштергән иде – әдәбиятны сөю, китап ярату. Кызларым да әдәби марафончылар. Аларның шушындый милли кыйммәте зур булган чараларда катнашуы минем өчен бәхет. Күпме затлы, зыялы шәхесләр җыелган иде бирегә. «Кызыл каурыйлар» иҗади берләшмә җитәкчесе, шагыйрә М.Әхмәтшина, шагыйрәләр Г.Галләмова, Н.Гаффарова, «Туган як» клубы җитәкчесе З.Хәбипова, «Умырзая» ансамбле, районның инвалидлар оешмасы җи-тәкчесе Р.Локманова, «Кызыл каурыйлар» берләшмәсе әгъза-лары яңа китап авторын котлап, шигырьләрен укыдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Ш.Хановның интернет мөмкин-лекләрен кулланып ясаган котлавы да, шигыре дә чараның күркәм бизәге булды.
Нурания Зиляеваның оныгы Ясминә барысын да шаккатырып, сурәләр укып, әтисенә багышланган шигырьне сөйләде. Барыбыз да сокланып тыңладык. Шагыйрәнең бертуган сеңлесе Р.Шәңгәрәева да рәхмәтләрен әйтеп, үзе язган шигырен бүләк итте. Өч егет әнисе, махсус хәрби операциядә ире батырларча һәлак булган Рәзинә ханым кечкенә улы Рамин белән Чаллыдан килгән. Аның иҗат җимешләрен дә апасы китапка керткән.
Нурания Зиляева киң кырлы шәхес. «Өзгәләнә җаным»ны шулкадәр тәмле итеп тәкъдим иттеләр, китап белән танышуны үзебезгә максат итеп куйдык. Кичәдә яшерен генә күз яшьләрен дә сөртеп алдык, ихластан көлештек тә.
«Кыңгыраулы яшел гар-мун»ны кызларым укып кына беләләр иде. Нурания апалары башкаруында милли аһәңле көйләрне тыңлап кайттылар. Адәм баласына күпме сынау бирелә, ә ул аның саен көчле рухлы, нык, үҗәт кенә була. Кичәдә бу ачык күренде.
Китап бәйрәмендә кайнар табадан төшкән яңа китаплар белән бүләкләндек. Балаларның яңа китап кочаклап, яраткан шагыйрәләре белән фотога төшү мизгеле, бәхет кошы каурыен эләктереп кайткан шатлык ияләрен хәтерләтә миңа. Безнең, өлкәннәрнең дә, мондый чараларда мәшәкатьле дөньядан беразга булса да арынып, күңелләре сафланып, пакьләнеп кала.
Эльза Гобәйдуллина,
әдәби марафончы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia