Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында премьера булды

Мин һәр премьерага «тагын нәрсә булыр икән» дигән эчке бер дулкынлану белән киләм. Монысы да искәрмә булмады.

Нигездә без – тамашачылар спектакльне тамаша залыннан карарга күнеккән халык. Ә бу спектакльне тамашачы сәхнәнең уртасына утырып карый. Актерлар синнән кул сузымы җирдә үзгә бер дөнья тудырып яшиләр һәм син, шаккатып, авыз ачып, алар язмышы белән яшисең. 
Спектакль Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, беренче татар балеты «Шүрәле»не язган атаклы композитор Фәрит Яруллин язмышы турында. Юк, алай дип кенә әйтү аздыр. «Өзелгән көй» – иҗат кешесенең рухи халәте, сагыш белән шатлык катыш әрнүгә әверелгән нечкә, яралы җаны турында җыр (Аны Татарстанның атказанган артисты Р.Мөхәммәтҗанов шулай итеп ишеттерде). Бу – режиссер С. Тагировски күрергә теләгән рәвештә Л. Фәизова белән бергәләп иҗат иткән әсәр. Әсәр – реаль тормыш вакыйгаларының авторлар хыялында туган иҗади яшәү синтезы. 
Режиссер С.Тагировски талантлы дирижер кебек һәр актерны тиешле нотада «җырлата» алды. Үзенчәлекле куелыш, форма, теләгәнен тамашачыга җиткерү алымы, реаль тормышны үлеләр патшалыгы белән бәйләү, ир-хатын, аталар һәм балалар мөнәсәбәтләре, мәхәббәт һәм иҗат ялкыны, сугыш утында көйгән, күз яшьләренә чыланган, кан саркып торган әрнүле җан. Спектакльнең эчтәлеге шул хакта.
Ә шул тылсымлы дөньяны актер дигән гаҗәеп һөнәр ияләре барлыкка китерде. Бу «Күлмәгең матур икән» дип артын өзгән кигәвен кебек сәхнәнең бер почмагыннан икенче почмагына сикергәләп, тамаша кылырга килгән апаңнарның күлмәк-ыштанын тикшереп, аларга носки өләшеп «сәхнә тоту» түгел. Бу – затлы, югары сәнгать.
Күпләрегезнең җаны әрнеп, сызланып йөргәннән соң, яки гаҗизлектән, яисә үзең дә аңлатып булмый торган бер сәбәпсез елап бушанганы бардыр. Бөтен эчеңне калтырау алып, тавышсыз гына. Спектакльдәге төп герой – Фәрит-Раушан шулай эшләде, сәхнәдә шулай яши алды. Алды гына түгел, ул әле һаман шулай яшидер. Әтисе белән күрешәсе килү теләге, хатыны белән аерылышу мизгелләре, әнисе белән очрашуы – барысы да бик гади. Хәрәкәтләре дә, сүзләре дә табигый. Бер артык әйбер юк. Минимализм. Ләкин алардагы хисләр тирәнлеге, җан әрнүе шулкадәр чын, шулкадәр дә көчле. Р.Мөхәммәтҗанов баштан аяк Фәрит эченә кереп чумган гына түгел, ә эреп югалган иде. Әнисе Нәгыймә (арт.Р.Хәкимова) белән очрашу мизгелендә бер сүз дә юк. Анда ана белән баланың еллар узгач күзгә-күз очрашулары. Ул сөйли, сөйләп туймый. Тик тамашачы аны ишетми, бары мөлдерәмә яшь тулы күзләрен, калтыранган иреннәрен, тавышсыз аңлашу мизгелләрен күреп өнсез калды. 
Хатыны Галина Сачек образын артистка М.Юзаева гәүдәләндерде. Аның карт Галинадан яшәрү мизгеле әкиятләрдәге карчыкның гүзәл кызга әверелүе кебек булды. Фәрит-Раушан янында, аның белән чагыштырганда Миләүшә-Галинаның биюе искиткеч. Бу башкача була да алмый. Демонстрация вакытында дәрте ташып, шаянлыгы, кыюлыгы күренеп торган Галина, алга таба Фәрит янәшәсендә шактый кырысланып калды, авырайды. Иренең иҗатына да, үзенә дә салкын иде ул. 
Спектакльдә «әни», «әти», «улым» дип җан ачысы белән әйтелгән сүзләр бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Чөнки һәркемгә газиз, һәркемнең йөрәк түреннән чыга торган сүзләр. Артистка Р. Хә-кимованың Нәгыймәсе психологик халәтнең югары ноктасына салмак кына күтәрелде һәм шунда торып кала алды. Гомумән, соңгы арада Р.Хәкимованың тамашачы алдында еш күренә башлавына мин сөенеп утырдым.
Татарстанның халык артис-ты Р. Таһиров иҗат иткән Заһидулла Яруллин образы эчке  драматизмы белән аерылып тора. Аның баласын яратуы эчкә йотылган.
Композитор өчен иң якын, иң кадерле кешеләре барысы да кул сузымы гына арада. Тик үткәнгә хәтер генә бара, әкияти рух. Кем белә, ә бәлки әкияти дә түгелдер...
Өрәкләр... Өрәк сүзе бик әллә ни булмаса да, безнекеләр шәп иделәр. Ана өрәк – Г. Кәшиповага карагач, үземнең дә өрәк буласы килеп китте. Бирсә дә бирә икән табигать кешегә сәләтне. Нинди генә образны иҗат итсә дә, аларның һәркайсында Хуҗа Насретдин зирәклеге, терекөмеш җитезлеге һәм әйтеп-аңлатып булмый торган юмор була. Өрәк-Гөлнара янында Фәриткә куркыныч булмаячагына ышанып, тыныч күңел белән утыра торган.
Ата өрәк – А. Мифтахов бераз усалрак, катырак күңелле. Композитор дип кызганып тормый. Аңардан сал-кынлык бәреп тора. Артист ул салкынлыкны бик оста итеп бирә.
Яшь артистка Диләрә Ямаеваның өйрәнчек өрәге шулкадәр ихластан эшләнгән. Табигать аңа рольдә яши белү сәләтен мулдан биргән. Аның күзләрен мөлдерәтеп Фәриткә, остаз өрәкләргә карап торуы гына да үзе бер соклангыч күренеш. Д.Ямаева әйтерсең өрәкне түгел, ә фәрештәне иҗат итте. Аның бөтен уены йөзендә. Ул йөзе белән уйный, тамашачыны шул сыйфаты белән үзенә тартып тора. Вакыт-вакыт рухи яктан ул Фәрит җаны белән бербөтенгә әйләнә иде.
Спектакльнең башыннан ахырына кадәр Ф.Яруллин музыкасы кызыл җеп булып сузыла. Һәм, әлбәттә, Шүрәле. Бик күп спектакльләргә биюләр куйган артистка Ләйсән Заһидуллинаның Шүрәлесе нәкъ менә Ф.Яруллин җанында яралган образ иде. Аңардагы пластика, бию теле үзе бер көй булып яңгырый.
Яшь артистка А.Шәмсет-динованың Наиләсе ашыкмый-кабаланмый гына әтисенең рухы белән яшәвен күрсәтте. Наиләнең дус кызы – Д. Ганиева янып торган энергетикасы белән игътибарны җәлеп итә. А.Фазлыев, Э. Нургалиев иҗат иткән эпизодик рольләр дә тамашачыны битараф калдырмыйлар. Икесе дә тулысынча ачылып китәр өчен саллы роль көтеп тора кебек. Яшь артист А.Нәбиуллин да Әлмәт театры дигән “кояш” астында үз урынын булдырып килә. 

Сәгать ярым сәхнә уртасында әйләнеп утырганыңны сизми дә каласың. Өзелгән булса да чын сәнгать әсәренең кеше гомереннән дә озаграк яшәргә сәләтле, сугышның бик куркыныч афәт икәнлеген авторлар да, артистлар да югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. Без бит сугыш бүтән булмас дип уйлаган идек. Алар да шулай уйлаган булганнардыр... Чынлыкның үзеннән дә чынрак икән син, «Өзелгән көй».
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса