Әлмәтнең Идел буе халыклары китапханәсендә Нур Әхмәдиевнең «Мөнирстан» романы турында фикер алышу кичәсе булды
Халык матур әдәбиятка, яхшы әсәргә сусаган. Укучыда кызыксыну уятырга гына кирәк.
Шәһәрнең Идел буе халыклары китапханәсендә Нур Әхмәдиевнең «Мөнирстан» романы турында фикер алышу кичәсе булды
Халык матур әдәбиятка, яхшы әсәргә сусаган. Укучыда кызыксыну уятырга гына кирәк.
Без күп очракта алдан, артыгын борчылып куябыз кебек. Хәзер китап укучылар кимеде, юк дәрәҗәсендә дияргә яратабыз. Вакытына, чорына күрә китап укучы бар. Укырга өйрәнгән, китапны яраткан кеше укый. Әлбәттә, интернетсыз замандагы кебек кырылып укымасалар да, халык укый. Бары тик фикерләргә урын калдыра, укучының күңел кылларына тия торган тирән эчтәлекле, еллар дәвамында кыйммәтен югалтмый торган әсәрләр булсын.
Әлеге китапханәгә бер керүемдә биредә эшләүчеләр бүген китапханәләргә татар әдәби китапларының бик аз кайтуын, сорап килгән укучыга тәкъдим итәргә яңа китаплар юклыгын әйткәннәр иде. Татар телен саклап калыйк, дип сөйләгән вакытта (үстерү турында сүз дә юк инде) бу әлбәттә матур күренеш түгел. Укучыларның шулай сорап, кызыксынып укулары язучы күңеленә сары май булып ятса да.
Бу очрашу, фикер алышу шуның бер мисалы. Озак еллар Әлмәт дәүләт нефть институтында студентларга белем һәм тәрбия биргән профессор Рәсимә Миннәхмәт кызы Рәхимова үз янына әдәбият-сәнгать яратучыларны туплаган. Алар арасында язучылар да, мөгаллимнәр, табиблар, нефтьчеләр һ.б. бик күп һөнәр ияләре бар. Өч-дүрт кешедән оешып киткән әлеге төркем бүген ике дистәгә якын кешене берләштерә. Алар дөнья, рус әдәбияты белән генә кызыксынмыйлар, ә үзләре өчен өр-яңадан татар дөньясын ачалар. Чөнки, күбесенең гомере урыс телендә аралашып, шул мохитта үткән.
Фикер алышуга һәркем алдан әзерләнеп, әсәрне кем татар телендә, кемдер рус телендә укыганнан соң кабат татар телендә укып килгән иде. Н.Әхмәдиев күренекле шагыйрь, танылган җыр текстлары авторы гына түгел, ә искиткеч оста прозаик та иде. «Мөнирстан» авторның соңгы вакытта язган зур күләмле әсәрләренең берсе. Әсәр тугыз ел язылган. Колхозлашу елларыннан башлап үзгәртеп кору чорына кадәрге вакыйгаларны колачлый. Мавыктыргыч, йөгерек тел белән язылган. Автор һәр героеның холкын, психологиясен оста тоемлап, яратып яза. Әсәрдәге геройлар күплеге, вакыйгалар агышы да укучыны бутамый. Бик оста итеп әле бер ягы, әле икенче ягы белән укучыны төрле халәттә эләктереп, үзе белән ияртеп алып бара. Н.Әхмәдиев үз әсәрендә ниндидер гомер булмаган яңалык ачмый. Әсәрдә күтәрелгән вакыйгалар һәр авылда булмаса да, һәр районда, төбәктә булуы мөмкин. Ул бары тик татар авылларына гына да хас күренешләр түгел, ә ил буйлап сибелгән. Шулай булуга да карамастан, автор үзебезнең милли колоритны югалтмаган. Татар тормышын, гореф-гадәтләрен, дини йолаларны, үзенең туган Азнакай төбәген искиткеч ихлас ярату белән язган.
Әсәрнең төп герое Мөнирҗан – ристан, ягъни күп тапкырлар төрмәдә утырган кеше. Ул идеаль түгел, ләкин ул «Ходай Тәгалә насыйп иткән гомере күпме калгандыр, әнә шул калганын булса да адәм рәтле итеп, кешечә уздырырга кирәк» дип яшәүче кеше. Татар әдәбиятында җылы, хис-кичерешләргә бай итеп сурәтләнгән ир-ат образлары әллә ни күп түгел. Мөнирҗан шуларның берсе.
Нур Әхмәдиев милләт, сугыш, катнаш никахлар, экология, ир-хатын, аталар һәм балалар мәсьәләләрен табигый җирлектә, психологик кичерешләргә бай итеп сурәтли. Әсәр укучыларда да җылы хисләр, уңай кичерешләр тудырган. Фикер алышуда катнашучыларның күбесе язмышларын Әлмәт белән бәйләгән азнакайлылар булуы да сөенечле күренеш. Якташларының иҗатына битараф булган татар укучысы үз балаларына, оныкларына да телгә, милләткә карата мәхәббәт орлыгы сала алыр дигән өмет уята.
Очрашуда шуңа игътибар иттем, һәр укучының әдәбиятка, әсәрдә булган вакыйгаларга үз карашы, фикере бар. Алар бер-берсенең фикеренә хөрмәт белән карый, бер-берләрен тыңлый беләләр. Аларны бүгенге әдәбиятка карата һәм әдәбиятта ир-ат фикере, ир-ат карашы кызыксындыра.
Татар әдәбиятында үз йөзе, үз сүзе булган Нур Әхмәдиевнең «Мөнирстан» романы турында шактый кызыклы фикерләр әйтелде. Күбесе әлеге әсәрне театр сәхнәсендә, яисә аны экранлаштыру мөмкин түгелме икән дигән каршларын белдерделәр. Әлбәттә, бу хакта уйланырга җирлек бар. Чөнки әлеге роман эчтәлеге, вакыйгалар төрлелеге, сугышлар кичеп гомерен төрмәләрдә уздырган, мәхәббәтен югалткан, ләкин кешеләрне, тормышны яратуын, кешелек сыйфатларын югалтмаган Мөнирҗан язмышы белән беркемне дә битараф калдыра торган түгел. Шунысы кызык, әлеге әсәр буенча фикер алышу буласын ишетеп, очрашуга махсус килүчеләр дә бар иде.
Әлеге чараны оештыручы профессор Рәсимә ханым Рәхимова шәһәрдә «Татар китабы укучылар клубы» оештырырга кирәк дигән бик тә яхшы фикер әйтте. Бу чыннан да булдыра алмастай эш түгел. Шәһәрдә урыннар да, язучылар да, әдәби әсәрләр дә җитәрлек. Әгәр дә шундый теләк белдерүчеләр, оештыручылар бар икән, ник әле татар китабына, татар язучысына киң мәйдан бирмәскә.
Рәфкать Шаһиев
Фото: Резедә Шамсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia