Әлмәттә Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан кичә үткәреләчәк
Педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге, иҗаты белән милләтебезгә хезмәт иткән чичән шагыйрәнең искә алу кичәсе югары кимәлдә үткәрелергә тиеш. Җыелуның максаты да шуңа юнәлдерелгән иде.
Шәһәребезнең бер төркем зыялылары халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк кичә турында сөйләшүгә җыелдылар.
Педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге, иҗаты белән милләтебезгә хезмәт иткән чичән шагыйрәнең искә алу кичәсе югары кимәлдә үткәрелергә тиеш. Җыелуның максаты да шуңа юнәлдерелгән иде. Фикер алышуда Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Ф.Исмәгыйлева, язучылар оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Р. Сабыр, газетабызның баш мөхәррире язучы Р. Шаһиев, режиссер И. Гәрәев, шагыйрә, артистка Р. Хәертдинова, шагыйрә Н.Сабирҗанова, музыка көллиятенең директор урынбасары Э. Хәсәнова, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Л. Зарипова, театрның үсеш буенча урынбасары Л. Минаевалар катнашты. Укучыларының, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган шагыйрәнең якты истәлеген җылы нурга төреп, исеменә лаек итеп үткәрергә, бу эштә җитәкчелекнең дә читтә калмавын сорап хатлар әзерләргә, исемен мәңгеләштерергә дигән фикер һәм төгәл эш төрләрен билгеләп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia