Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артисты Раушан Мөхәммәтҗанов: Ошамаса – китәрмен дип кенә килгән идем...

Бардым – ошады, училищега алдылар, укып бетергәндә «мин театрда эшләмим» дидем.



Мин аны шактый вакыт бик текә, кәттә, бераз һавалырак актер дип йөрдем. 
Аның турында шулай әйтсәм, «юк, юк, сез аны бөтенләй белмисез. Ул сез уйлаганның капма-каршысы. Аның кадәр дә нечкә күңелле, кешеләргә игътибарлы яшьләр сирәк бүген. Сез дөрес уйламыйсыз» диләр иде. «Ялгышсам бик тә яхшы булыр иде дә» дип уйладым. Ләкин, мин бераз кире кеше буларак, аның шундыйлыгына ышанырга тырышсам да, күңелнең кайсыдыр җирендә икеләнү калды. 
«Җил артыннан»дагы 
(М. Спенглер, Х. Хоссейни) Асе-фы исә бөтенләй дә ачуымны чыгарды. Әһә, мин әйтәм, режиссер бит сукыр түгел, аның ниндирәк икәнен белеп биргән бу рольне дип уйладым. Сугыша белмәсәм дә, кыйныйсы килә башлады. Тешне кысып, ачу, нәфрәт белән кабул иттем мин ул тудырган Асефны. Һәм аңладым... 
Үсмер егет-кызлардан әллә ни аерылмый торган булып, бер төркем килгәннәр иде алар Әлмәт театрына. Олылар күзлегеннән караганда, бала-чагалар инде. Бүген исә, алар театрга заман рухы, көч, яңа сулыш бирүче саллы ир-егетләр, затлы ханымнар булып җитештеләр. Минем дә Раушан Мөхәммәтҗановка карата фикерем үзгәрде. 
Чаллыда туса да, Раушан үзен авыл егете, Янурыс (Сарман районы) егете дип саный. Шаянлык, шуклык, сөйкемлелек, бераз үзсүзлелек (ә бәлки үзфикерлелектер), авыл егетләрендә артык еш очрамый торган ыспайлык хас аңа. Саный китсәң, уңай сыйфатлары бик күп. Табигать биргән сәләте өстенә тырышлык, үҗәтлек тә җитәрлек. Шуңадыр да 14 ел эшләү дәверендә инде 40 ка якын образга җан өргән.
Авыл кешеләренә хас күңел халәте, самимилеге, эчкерсезлеге ниндидер бер маска артына яшеренгән кебек. Авылдагы мәктәп чорын, спорт белән шөгыльләнүен, КВН командасы белән чыгышлар ясап йөрүен искә төшергәндә аның күк йөзе кебек зәңгәр күзләре тагын да балкып китә. Язмышын спорт белән бәйләргә хыялланган үсмерне тормыш сынавы сәнгать дөньясына илтеп куя. Авыл мохиты, аның үзенчәлекле кешеләре, язмыш сынаулары Раушан Мөхәммәтҗановка актер буларак образларны табигый итеп тудыруда зур мәктәп була. Бар нәрсәгә игътибарлы, күзәтүчән, һәр образны үзе аша үткәрә.
– Режиссер өйрәткәнне генә кабатлый алмыйм мин. Алай булганда ул ясалма килеп чыга. Миңа тулаем шул кеше булып, шул образга кереп бетәргә кирәк. Тамашачы шул чакта гына аның Раушан түгел, ә менә нәкъ теге кеше булуына ышана, – ди актер.
Раушан Мөхәммәтҗановның театрдагы дебюты – Ә.Еники хикәяләре буенча куелган «Тормыш корабы»ндагы Харис образы. Бәлки шул беренче образы аны театрга бәйләп куйгандыр. 
Үзе тудырган геройларының эчке дөньясын тирәнтен аңлап, холык-фигыльләренең төрле ягын нечкә тоемлап, аларның шундый булып формалашуына китергән сәбәпләрне ачыклап, дөрес гәүдәләндерергә сәләтле актер буларак танылды ул. Асеф роле Раушанның үзен «сындырып» тудырган иң яхшы рольләренең берсе. 
– Минем шундый, үз холкыма охшамаган образ тудырасым килгән иде. Ул вакытта мин укуда, ә әсәр белән таныш идем. Шул вакытта ук Асефны уйнасам иде дигән уй килгән иде. Режиссер миңа ул рольне биргәч, елмаеп куйдым. «Менә шул елмаюың белән укы» диде ул миңа. Ләкин бу образ бик авыр бирелде. Чөнки Асефтагы сыйфатлар минем үземә, холкыма, тәрбиямә бөтенләй ят. Мин бит ул әшәкелекне белеп, аңлап уйныйм, – ди Раушан Мөхәммәтҗанов.
Бу чыннан да истә калырлык, сәнгать чараларыннан кыю файдаланып эшләнгән образ. Ул аны шулкадәр җирәнгеч итеп башкара. Актер өчен бу зур күрсәткеч. Иҗат диапазонының киңлеген, полотносындагы төсләр байлыгын ассызыклаучы шкала. 
Т.Миңнуллинның «Ат ка-рагы»нда мөгаллим роле дә төсләргә бай. Беренче өлештә якты өметләр уятучы мөгаллим образы аклыкның, итәгатьлекнең эталоны буларак кабул ителә. Р. Мөхәммәтҗанов киләчәккә ихлас ышанган, беркатлы мөгаллим психо-логиясен бөтен тирәнлеге белән ача. Аның Фәйзелгә карата мөнәсәбәте, тышкы кыяфәте, үзен тотышы – барысы да идеаль. Власть таягы белән мөһер эләккәч туксан градуска үзгәрә. Сибгать байларның атын таласа, мөгаллим бөтенесен һәм бөтен әйберне талый торганга әйләнә. Власть кем икәнен, кайдан чыкканын оныттыра. Мөгаллим шәхеснең әхлакый яктан таркалу процессын тиешле югарылыкта яктырта.
– Образ төсләргә бай булса, роль кызыграк була. Син яңа төсләр эзлисең, бүтәнчә тоемлау, бүтәнчә сулый башлыйсың, – ди актер.
«Йорт» (Р. Сабыр) спектаклен-дә Р. Мөхәммәтҗанов үзенең Хамматын ир-егетләрне дә елатырлык итеп иҗат иткән. Аяксыз калган боксер Хамматның трагедик кичерешләрен, эчке һәм тышкы психологик халәтен актер чын мәгънәсендә үзе аша үткәрә. Уйнамай, ә яши. Адәм баласының чарасызлыгын, билгеле бер ситуациядә югалып калуын, ул халәттән чыга алуга өмет өзүен, үзен кирәксез бер кеше итеп тоюын психологик тирәнлек белән ача. Әрнү хисен оста гәүдәләндерә. Әлеге образны иҗат иткәндә Р. Мөхәммәтҗановта акыл һәм хис көрәше, билгеле бер вакытта хисләрнең акылдан өскә чыгуы күренә. Аның җан ачысы белән Зиләйләгә (Д. Фазлыева) «килмә, ишетәсеңме, бүтән минем янга киләсе булма! Сәламәт егетләр янына бар. Син әллә миңа аяк үсәр дип уйлыйсыңмы?!» – дип елап, илереп кычкыруыннан тамашачының бөтен җаны калтырый.
– Хамматны аңла-та торган сүзләр юк, анда бары хис-кичерешләр, ул шуның белән тулган. Ләкин ул хисне барыбер уйнап бетереп булмас шикелле. Баштагы вакыт-ларда Хамматны уйнаганнан соң миңа ул рольдән чыгуы бик авыр булды. Сөйләшәсем дә килмичә тизрәк кайтып китәргә тырыша идем, – ди Раушан.
Р. Мөхәммәтҗанов тиз генә чыккан образда тирәнлек ул кадәр үк булмый дип саный. Чөнки аңа һәр образны үзенеке иткәнче, үзенә яраклаштырып бетергәнче эзләнергә, форма-лаштырырга кирәк.
Актер шулай ук Алмаз («Киңәш кирәк» Р. Хәертдинова), Митрич («Дөм» Л.Толстой), Амур («Диләфрүзгә дүрт кияү» Т.Миңнуллин), Фәрит («Җиләкле җәй» И.Зәйниев), Тоффоло («И'тальян» К.Гольдони) һәм башка рольләрне зур уңыш белән башкара. «Җиде юл чатында» фильмында, клипларда да еш күрәбез аны. Ул иҗат иткән образлар эмоциональ бөтенлеге, масштаблыгы, күпмәгънәлеге, рухи дөньяларының тирәнтен ачылуы, зирәклеге һәм кешелеклелеге белән истә калалар. 
Театр учлищесын тәмамлагач, остазы Илдар Хәйруллинга «мин театрда эшләмәячәкмен» дип киткән егет бүген инде үзенең тормышын, язмышын театр сәхнәсеннән башка күз алдына да китерми.
Белешмә. Раушан Марс улы Мөхәммәтҗанов 1991 елда Чаллы шәһәрендә туган. 2011 елда Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.
Әлмәт шәһәре башлыгы тарафыннан “Ел актеры” (2012, 2024) дип билгеләнә, Дамира Кузаева премиясе лауреаты (2018) була. «Алтын битлек» премиясе номинанты («Көзге сере» А. Фарятьев, 2021).

Татарстанның атказанган артисты (2025).
 
Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса