...Язучыларыбызның сүзе безгә бик кирәк
3 октябрьдә Тинчурин театрының элекке бинасында Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае булды
Корылтайда Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегеннән дә бер төркем каләм ияләре катнашты.
Татарстан Язучылар берлегенең бер гасырга якын тарихы бар. Совет чорында оешкан әлеге иҗтимагый оешма 90 нчы еллар шаукымында үзе мөстәкыйль булып аерылып чыккан иде. Бүген вәзгыять башка якка үзгәрде. «Әлеге чираттан тыш корылтайда Татарстан Язучылар берлеген Россия Язучылар берлеге белән берләштерү, Россия Федерациясе Язучылар берлегенең төбәктәге бүлеге белән кушылуын, уставка үзгә-решләр кертүне һәм идарәгә яңа затларны кабул итүне карыйбыз», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.
Әлбәттә, әлеге хәлне һәркем үзенчә бәяләде, үзенчә кабул итте. Язучыларда шатлык хисләре дә, көенү дә сизелмәде.
Бүгенге көндә Язучылар берлегендә барлыгы 316 кеше әгъза булып тора. Корылтайда шуларның 179ы катнашты.
Тиешле кешеләр президиумда үз урыннарын алгач, бөтенесе дә язылган тәртиптә чыгыш ясадылар.
«Бүген Татарстан Язучылар берлеге – Россия Язучылар союзына кермәгән илдәге бердәнбер берлек. Съезд уңай карар кабул итсә, безгә региональ бүлек хокукында Россия Язучылар берлеге составына керү көтелә. Без Россия Язучылар союзының үзәк җитәкчелек белән тигез хокуклы партнерлык мөнәсәбәтләренә өметләнәбез...», – диде Ркаил Зәйдулла.
Чыгыш ясаучылар аз булмады. Республикада Марат Әхмәтов кадәр татар телендә камил, телнең тәмен, аһәңен тоеп сөйләүчеләр сирәктер. Юкка гына «Татар теле сакчысы» түгел Марат Әхмәтов: «...Безгә көчле булырга, бердәм булырга кирәк. Халкыбызга йогынтысы булган, халкыбыз күңеленә үтеп керә торган язучыларыбызның сүзе безгә бик кирәк. Язучылар кайгыртуга мохтаҗ, иҗат берлекләре җитәкчеләре бу мәсьәләне ил җитәкчелеге алдына куя белергә тиеш», – диде ул.
Мәскәү кунагы Николай Ивановның «МХОдагы егетләр гуманитар ярдәм белән килгән милли телләрдә чыккан газеталарны көтеп алалар» дигән сүзе, матбугат кешесе буларак, әз генә булса да уңай хисләр уятырга тырышты. «Алга таба без сезнең мөстәкыйль эшчәнлегегезгә ышанабыз. Хорда җырлау катлаулы – һәркемнең үз тавышы булырга, һәм хор бозылмаска тиеш», – диде ул.
Чыгыш ясаучы язучылар, нигездә, совет чорында булган иҗат йортлары, әдәбият институты турында сүз кузгаттылар. Оебрак утырган язучыларны Ринат Мөхәммә-диевнең чыгышы бераз уятып, җанландырып җибәрде.
Уставны тикшерү һәм өстәмәләр кертү өлеше язучылар арасында беркадәр каршылыклы фикерләр, бәхәс тудырды. Монда инде гел уянып беттеләр. Чөнки Равил Сабыр Уставның кайбер пунктлары белән канәгатьсезлеген белдерде. Уставта Язучылар берлеге рәисе кандидатурасы Россия Язучылар берлеге белән килештерелүе язылган иде. Болай эшләүнең Язучылар берлеге өчен отышлы булмаганын, ә үзебезгә сайлау мөмкинлеге калдырырга кирәген әйтте, кычытмаган җирне кашымаска тәкъдим итте. Кыскасы, Уставның бу пунктлары буенча эш дәвам итәчәк, Уставны теркәү процедурасында да кат-кат каралачак.
Көн тәртибенең икенче өлешендә бүләкләүләр булды һәм Язучылар оешмасына яңа кергән каләмдәшләргә таныклыклар тапшырылды. Быелгы балалар язучыларына бирелә торган А. Алиш премиясенә озак еллар балаларга белем биргән, Кәләй авылында яшәп иҗат итүче Зинаида Захарова лаек булды. Язучы таныклыгы алучылар арасында безнекеләрдән яшь драматург Артур Ибраһимов һәм язучы Зөлфия Сираиева булуы да шатлыклы күренеш. Димәк, Әлмәт бүлеге С.Сөләйманова, Г.Афзал, К.Булатовалар салган юлга тузан кундырмый.
Ә кушылуны хәерлегә юрыйк.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia