Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 81 сезонын шулай башлап җибәрде
Гадәттә сәнгать даирәсендә кызыл келәмнән «йолдызлар» атласа, безнең театр тамашачыларга шундый хөрмәт күрсәтә.
Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 81 сезонын шулай башлап җибәрде
Гадәттә сәнгать даирәсендә кызыл келәмнән «йолдызлар» атласа, безнең театр тамашачыларга шундый хөрмәт күрсәтә.
Тамашачыларны театр ишек төбеннән үк Туфан Миңнуллин тудырган геройлар каршы алды. Монда, бер басасын ун басып сикергәләп йөрүче сарык малае да, сарык үзе дә, кәҗә дә («Акбай һәм сарык малае»), Бәйләнчек («Бәйләнчек»), Мәдинә дә («Ай булмаса, йолдыз бар»), сөяркә («Гөнаһсыз гөнаһлылар»), Гөрпинә дә («Гөргери кияүләре»)... Барысы да тамашачыларны каршыларга чыкканнар. Чөнки аларны Т.Миңнуллин тудырган, ә безнең артислар аларга җан өргәннәр. Бу классик драматургыбызның 90 еллыгы уңаеннан тама-шачаларга бүләге иде.
Узган сезон яңа премьераларга, кызыклы тамашаларга, очрашуларга, фестивальләргә, гомумән, җиңү-ләргә, бүләкләр-исемнәргә бик бай булды. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, Әлмәт театры XXI гасырда Орден алган беренче һәм бердәнбер театр. Бу инде бик күпне сөйли.
Сезон ачылуның рәсми өлешен башлап, театрның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина сәхнәгә район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунованы чакырды. Ул үткән сезонга нәтиҗәләр ясап, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен театр коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтен тапшырды. Театр сәнгате үсешенә керткән хезмәте өчен артист Мөхәммәтҗанов Раушан Марс улына «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем, артист Сафиуллин Фаил Радик улына мәдәниятны үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы мәдәният ми-нистрлыгының күкрәк билгесе бирелде.
Мәдәният министрлыгының Рәхмәте белән декорацияләр ясау цехы мөдире Георгий Шепель, яктырту цехы хезмәткәре Динар Галләмов, электрик Рөстәм Гилалов бүләкләнделәр. Театрның әйдәп баручы бухгалтеры Евника Лобановага, билет кассасы мөдире Әлфия Хәйруллинага, баш бухгалтер урынбасары Рәмилә Мостафинага Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамотасы тапшырылды.
Гадәттәгечә, бу көнне «Елның иң яхшы» актерларын билгеләп үтәләр. Быел әлеге мәртәбәле исемгә артистлар Алмаз Габдуллин, Энҗе Сәйфетдинова һәм Диләрә Фазлыева лаек булдылар.
– Безнең актерлар шулкадәр талантлы, аларның һәркайсы зур хөрмәткә, мактаулы исемгә лаеклар. Хәтта премияләр җитми. Ә без аптырап тормадык, үзебезнең премияне булдырдык, - диде Фәридә Исмәгыйлева. Быелгы Дамира Кузаева исемендәге премиягә тамашачыларның яраткан артистлары Дилбәр Әбүнәгыймова һәм Айзил Фазлыев лаек булдылар. Шулай ук театрның сәнгать утырышы карары нигезендә сезон дәва-мындагы иҗади уңышлары өчен театрның махсус премиясе белән Рамазан Йосыпов, Нәфис Газиев бүләкләнделәр. Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировски сезон ачылу белән ихлас котлауларын һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Әлбәттә, бер тантана да бездә нефтьчеләрдән башка узмый. Сезон ачылу тантанасында «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова театрыбызның татар сәнгатен үстерүдәге уңышларын ассызыклап, иҗат үрләре теләде, нефтьчеләребезнең рәхмәтләрен җиткерде.
Россиянең 100 иң яхшы, куелышлы спектакльләр исем-легенә кергән «Ат карагы» (авт. Т.Миңнуллин, реж. А.Җаб-баров) белән 81 нче сезон башланып китте.
Нинди сере, нинди хикмәте бардыр, әлеге спектакльне кайчан, кайда гына куйсалар да заллар тулы була, тамашачы артистларны җибәрмичә алкышларга күмә. Андагы көчле энергитика, эчке динамика, җыр, пластика - барысы да бер җепкә тезелгән. Спектакльнең эчтәлеге, әйтергә теләгән төп фикер белән егетләрнең тудырган образлары бер-берсенә бик тә тәңгәл килә.
«Әгәр дә син тамашачыны елатасың килә икән, синең үзеңдә меңәрләгән күз яше булырга тиеш. Әгәр инде тамашачының көлүен теләсәң - меңнәрчә елмаюны үзеңә тупларга кирәк», - дигән Владимир Зельдин. Менә безнең актерлар шундыйлар. Алар дилетантлык белән шөгыльләнмиләр, ә белгән, яраткан эшләрен җиренә җиткереп, күңел биреп башкаралар. Алар уйнамыйлар, алар сәхнәдә яшиләр. Чөнки килгән яшьләргә үрнәк булырлык тәҗрибә мәктәбе бирерлек олы һәм урта буын артистлар бар.
Унсигез ир-аттан торган спектакль, беренче карашка, кем өчендер бик артык кызык түгелдер дигән фикер уятырга мөмкин. Ләкин, Т.Миңнуллинча әйтсәк, «жибадур»дай ир-егетләр гөрләтеп сәхнә «тотканда», зал тынсыз калып, алардан күзләрен алмыйча рәхәт чигә.
Соңгы араларда татар театр сәнгате күпләрнең игътибар үзәгенә әйләнде. Чөнки ул җанлы организм һәм бер урында хәрәкәтсез тора алмый. Алай тора икән, димәк ул үлә. Заман белән бергә атларга, халык сулышын, тавышын тыңлый белергә, алар белән бер дулкында булырга кирәк. Бу тормыш таләбе. Ләкин каш ясыйм дип, күз чыгарудан да сакланмыйча булмый. Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры республикада әйдәп баручы театрга әйләнде. Кемнәрдер моны танымаска тырышсалар да, бу хак.
Күптән түгел редакциядә шә-һәребезнең «Ветеран» үзәгендә ял итүче Казан журналисты Рания ханым Садыйкова булып китте. Ул театрдан, андага мохиттән, артистлар уеныннан, җитәкчелектән бихуш булганлыгы белән уртаклашты. «Мин Казан театрларына күптән инде йөрүдән туктадым. Театрны, артистларны яратмаудан түгел. Карар әйбер булмаганнан һәм сыйфат ягы түбән булганга. Ә сезнең театр - ул гел башка дөнья. Монда башка аура», – диде ул.
Әйе, безнекеләр шундый. Бездә көн үтсенгә түгел, булсынга эшлиләр. Хәерле сәгатьтә!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia