Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театры 18 сентябрьдә 81 нче сезонын ача

Бүгенге театр яктылыкка, нурга, уңга илтүче генә түгел, ә татар милләтен, телен гамәлдә яшәтүче, татарны киләчәккә алып баручы, милләтне танытучы да.

 

 

Гомумән, безнең театрны белмәгән театр белгече, режиссер, сәнгать белгечләре юктыр инде. Чөнки ул бөтен җирдә. Үзе дә йөри, үзенең дә кунаклардан өзелеп торганы юк. Һәр сезон саен ниндидер бер яңалык, бер үзгәреш, бер «мөгез» чыгармый калмый. Гастрольләр, фестивальләр, Рәсәй һәм якын чит ил театр режиссерлары белән элемтәләр «иҗат янчыгына» мая өсти торалар. Күп йөргәч, күпне күрәләр. Күргәч эшләп карыйсы киләдер инде. Җитәкчелек шундыйрак, булмаганны уйлап чыгара торган... Үз суларында гына болганып ятмыйча, заманнан бер адым алдарак атлыйлар. Аннан артистлар да бөтен эшне башкарырлык сәләткә, көчкә, белемгә ия затлар. Кушканны кем дә эшли, ә алар үзләре белеп эшли торганнар. Исемле, дәрәҗәле режиссерлар да Әлмәт театрында спектакль чыгаруны үзләре өчен мәртәбә саныйлар. 

Быелгы сезон Россиянең иң яхшы 100 куелышы исемлегенә кергән Туфан ага Миңнуллинның «Ат карагы» белән ачыла. Бу, әлбәттә, юкка гына түгел. Беренчедән, атаклы драматургның тууына 90 ел булса, икенчедән, Әлмәт театры сәхнәсендә аның бик күп әсәрләре уйналган. Өченчедән исә, Т. Миңнуллин мәртәбәле Г. Тукай имемендәге Дәүләт премиясен безнең театрда куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре өчен ала. Шуңа да сезон ачылу тантанасында тамашачыларны Туфан ага иҗат иткән геройлар каршы алуы бер дә гаҗәп түгел.

22 сентябрьдә инде безнең «Ат караклары» Самара шәһәренә VII төбәкара «Волга театральная» театр фестиваленә чыгып китәләр. Гомумән, «караклар» кайда да почетта, аларны бар җиргә чакыралар, бөтен җирдә колач җәеп каршы алалар. 25-26 сентябрьдә аларны Коми республикасының Кудымкар шәһәрендә көтеп торалар.

Беренче карашка бик матур, рәхәт, җиңел эш кебек артист хезмәте. Тик, узган сезон башланганда артист Эльмир Нургалиев әйткәнчә, әллә ничә кеше киеп салган күлмәкне киеп, елыйсы килгәндә дә көлергә тырышып эшләү икәнен тамашачы уйламыйдыр да. Уйламасын, ул бит синең сәхнәдә яшәвеңә сокланырга дип, ләззәт, рухи ял алырга, яисә уйланырга килә.

Театр – ул могҗиза, ул серле дөнья. Безнекеләр исә һәр сезонда яраткан тамашачысын үзенең бер яңалыгы, үзенчәлеге белән сөендерә. Тамашачы инде моңа өйрәнде, көтеп тора. Быелгы сезонда ниндирәк «мөгез» чыгарасыларын сер итеп калдырдылар. Моны күрми калырга ярамый, әлбәттә.

Узган сезон «Җиләкле җәй», «Йорт», «Нечкәбил», «Киңәш кирәк» премьералары белән истә калган кебек, быелгысы да премьераларга бай булыр дип өметләнәбез. Театр портфелендә инде шактый кызыклы әсәрләр, ишек төбендә дәрәҗәле режиссерлар бар икәне мәгълүм. Октябрь башында ук тамашачылар К. Гольдониның «И тальян» комедиясе премьерасын күрәчәкләр. Җырлы-биюле әлеге комедия һичшиксез тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Быелгы ел артистларыбызның юбилей еллары да. Үзләренең барлык сәләтләрен, яратуларын, гомерләрен сәхнәгә багышлаган артистларыгызны котлау мөмкинлеге дә булмый калмас.

Һәр сезонда актерлар ниндидер проектлар эшләп тамашачыларны шатландыра иде. Быелгы сезонда укучыларга мәктәп программасына кергән әсәрләрдән «Читакль»ләрне башлап җибәрделәр инде. Монда укучылар Пушкин картасы белән мәктәп программаларына кергән әсәрләрне театр артистлары тарафыннан җанландырылган форматта күрә алачаклар. Беренче тамаша А.П. Чехов әсәрләре буенча күрсәтелде.

С. Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы, «Рухият» нәшриятында дөнья күргән китапларны укучыларга тәкъдим итү кичәләре – ул инде нефтьчеләр белән театрның бербөтен булып, тыгыз элемтәдә эшләвенә бер дәлил. Ул – традиция.

Быелгы сезонның ачылышы театр бинасы каршында башланып китә. Исегезгә төшерәбез, мондый вакыйга елына бер генә була! Сезон ачылу көнендә!

 

Фикерләр

Хәерле көн.

«И тальян» спектакленә билетлар онлайн сатуда кайчан барлыкка килер икән?

Свадебный Декоратор

Исәнмесез!

Балалар спектакльләрен бик көтәбез. Зинһар, аларны ешрак оештырырга мөмкин булмасмы. Минем уйлавымча, күп кенә укучылар сыйныфлары белән рәхәтләнеп йөрерләр иде. Яшүсмерләр өчен күрдем, ә менә башлангыч сыйныфлар өчен куелышлар сирәк.

Бәлки балалар өчен нинди дә булса экскурсияләр оештырырга мөмкинлек булыр иде. Театрыбызны бик яратабыз.

Иллүзия Ногуманова

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Фото: Татьяна Афонина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса