Әлмәттә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы узды
Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше батырлыгы хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
25 августта Әлмәттә каһарман шагыйрьнең һәйкәле янында Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алып әдәби-шигъри чара узды.
Аны нефть башкаласы администрациясе ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге катнашында оештырды.
Чарада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин, «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Юрий Максимов, район мәгариф идарәсе башлыгының милли белем бирү буенча урынбасары, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясадылар.
Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше батырлыгы хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары чарада катнашучылар герой шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Әлмәт язучылар бүлегеннән Миңзифа Әхмәтшина, Рәмзия Габделхакова, Гүзәлия Галләмова, Зинаида Захарова үз шигырьләрен яңгыраттылар. Илүсә Нәбиуллина исә Муса Җәлилгә куелган һәйкәлгә аның көрәштәшләре исемнәрен дә язып куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Очрашуда шулай ук язучы Лилия Фәрхетдинова да катнашты.
Ачык микрофонда язучылар гына түгел, журналистлар, ветераннар, балалар бакчаларыннан килгән нәниләр һәм аларның тәрбиячеләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, китапханәчеләр шигырь укыдылар. Әлмәттә туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүнең әдәбият институтында белем алучы Рамазан Рәхимҗановның чыгышын тамашачылар аеруча яратып кабул итте.
Равил Сабыр,
Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia