Асия башың белән дә бер сүз дә дәшми калган чаклар була...
Хатын-кызның яшен сорамыйлар, дисәләр дә, әйтим әле. Чөнки аңа 60 тулганга барыбер берәү дә ышанмаячак. Үзе дә ышанмаганны яраткан тамашачысы ничек ышансын ди
Хатын-кызның яшен сорамыйлар, дисәләр дә, әйтим әле. Чөнки аңа 60 тулганга барыбер берәү дә ышанмаячак. Үзе дә ышанмаганны яраткан тамашачысы ничек ышансын ди
Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова шундый кеше, шундый ханым, шундый актриса. Аның белән кайда да рәхәт. Җаның ял итә.
Киемнең кешелеккә кия торганы була, була эшлеккә кия торганы. Икесе дә әйбәт. Беренче «чәчәкле-чуклысын» бизәнеп-ясанып, кунакка, кеше арасына чыкканда киясең дә, бераз вакыттан соң тизрәк өйгә кайтып, аларны салып өйнекен киясе килә башлый. Өйнеке рәхәт. Бераз таушалган, тезе чыккан, йомшак, тәнгә рәхәт. Ләкин була шундый кием, аның белән кеше янында да үзеңне яхшы хис итәсең, өйдә, эштә дә, тәнгә дә уңайлы ул. Кешеләрнең дә була шундыйлары – аның белән кайда, нинди шартларда булуга карамастан үзеңне рәхәт, ягъни «комфортно» хис итәсең. Мондый чагыштыру өчен Асия ханым мине кичерер дип уйлыйм.
Без аның белән туган ягы Актанышка «Җиләкле җәй» белән кайтыр алдыннан күрештек. Туган көне уңаеннан. Әлмәт татар дәүләт драма театрына килгәненә дә 40 ел вакыт узып киткән икән. Әтидән килгән Әһлетдинова фамилиясе дә Харисовага әйләнгән. Назыйм әфәнде белән әзмәвердәй ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Оныклар тәрбияләшәләр. Ә ул һаман Күҗәкәнең Гаптелхак абзый кызы Әһлетдинова Асия кебек.
Уйлап карасаң, дүрт дистә әз түгел инде. Шул вакыт эчендә Әлмәт театры тарихында тирән эз калдырган дистәләгән артист белән иңне-иңгә куеп иҗат иткәннәр, бары – бергә, югы – уртак булган. Әле шул сәхнә тормышының бер өлеше тормыш иптәше Назыйм әфәнде белән.
Гомумән, Асия ханым рәхәт кеше, рәхәт актриса. Әйтерсең лә аны әти-әнисе сәхнә өчен тудырып үстергәннәр. Алай дисәң, Актанышта сәхнә өчен тумаган кеше бармы икән?! Әлмәт театрында да алар дистәгә якын һәм бер-берләре өчен җаннарын бирердәй булып торалар. Артист булу – актанышлылар өчен гадәти күренеш. Шуңа да, ул инде мәктәптә укыганда ук Әлмәт театрының бөтен репертуарын яттан белә. Гастрольгә килгән бер театрның да спектакльләрен калдырмый, качып-посып, штрафлар түләп, башка авыл клубында булса да карый. Ул вакытта Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова, Зәкәрия Гыйлемов, Ләлә Садыйкова, Луиза Солтанова, Камил Вәлиев, Роза Салихова, Дамира Кузаевалар белән бер сәхнәдә уйнармын дип башына да кермәгәндер.
Әлмәт театры аны студент чакта ук «Бәйләнчек» спектакле белән гастрольгә алып чыгып китә. Алабуга училищесын тәмамлаганда кая барырга дигән сорау тормый. Аны инде үзләренеке итеп кабул итәләр.
Асия Харисова иҗатына героеның холкын, эчке энергетикасын мимика, хәрәкәтне психологик кичереш белән бергә бирү хас. Иҗатының башлангыч чорында яшь кызларны һәм балалар өчен булган тамашаларда төрле әкият геройларын, җәнлекләрне уйнау аңа тулы көченә ачылу мөмкинлеге бирә. Алар өчен уйнау икеләтә җаваплылык сорый. Самими бала күңеле барысын да тиз тотып ала, сизә. Чөнки син аларга шатлык өләшергә тиеш. Ә Асия Харисова моны булдыра. Ул эчке иркенлекне тоеп иҗат итә. Аның сәхнәдәге, тормыштагы миссиясе – кешеләргә шатлык өләшү. Ул үзе шаярырга яраткач, коллегалары да аның белән шаярырга яраталар. «Берсендә тычкан булып уйныйм. Шунда артистлар, шаяртып, минем озын койрыгымны кайсыдыр бер декорациягә бәйләп куйганнар икән. Мин моны сизмичә, декорацияне тартып киттем сәхнәгә», дип көлеп искә алды Асия ханым.
Ул кытыршы урынны шомартып, кыек җирне турылап, авыр вакытны җиңеләйтеп, елыйсы килеп торганда көлдереп, кызып киткәндә тиешле урыныңа утырта торган артист. Кырык ел эчендә дүрт дистәгә якын рольгә җан биргән. «Яшь йөрәкләр»дә Маһирә, «Алла каргаган йорт»та Нәгыймә, «Безнең авыл кызлары»нда Кәримә, «Җиләкле җәй»дә Гөлнур... Алар бик күп, һәм берсе икенчесен кабатламый. Бар зурлары, арада эпизодик рольләр дә җитәрлек. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендә Гыйзелбәнат роле өчен К.Тинчурин исемендәге 4 нче театр фестивалендә «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә лауреат була. Әллә ни сүзе дә булмаган киленне Асия Харисова үз холкына капма-каршы, әкрен, ялкау итеп иҗат итә. Ә бит ул тормышта бер басасын ун басып, бер әйтәсе урынга бишне әйтеп, бөтерчек кебек йөри торган ханым. Аның өчен зур, кечкенә роль юк. Әлбәттә, ул рольләр арасында моң-сагышлылары да, бәхетсез язмышка дучар булганнары да бар. Шулай да аның геройларына көч, эчке энергия, нык холык хас. Ләкин аларның һәркайсында яшәүне яраткан, җор телле, шаян-шук, вакыты белән усал Асия Харисова җаны яши. Тик ул мәми авыз түгел. Әйтсә, җиренә җиткереп әйтә. Алай дисәң... «Кайвакыт яшьләргә карап-карап торам да, Асия башым белән бер сүз дә дәшә алмыйча утыр инде, дим үз-үземә...», ди.
Асия Харисованың табигать биргән тагын бер сәләтен әйтми китү мөмкин түгел, ул пародияләр остасы. Мондый сәләткә укып кына өйрәнеп булмыйдыр. Бу үзе бер бүләк. Гомумән, актанышлыларның юморы ул үзгә бер төрле. Бик күпләр аның халык шагыйре Клара Булатова булып сөйләгәнен, уйнаганын күргәннәре бардыр. Кабатланмас Дамира Кузаева, Зәкия Туишеваларны да, бүгенге директор Фәридә Исмәгыйлеваны да бер дәрәҗәдә оста күрсәтә ул. Кешенең кабатланмас үзенчәлекле ягын тотып алыр өчен нинди күзәтүчән булырга кирәк?!
Әйткәнемчә, ул хезмәттәшләре белән дә рәхәт, риясыз шаяра белә. «Безнең Фәймә кадәр оста итеп анекдот сөйләүче юктыр (Фәймә Бикморатова – Р.Ш). Тик ул бер сөйләгәнне оныта. Без Рафик белән (Рафик Таһиров) бер-беребезгә алдан әйтеп куябыз да, Фәймәне сөйләтәбез. Ул, юк, юк, сөйләмим, ди. Без Рафик белән бер-беребезгә төртешеп «сөйлә инде» дип ялынабыз. Ул сөйли башлауга тотынабыз көләргә. Шул анекдотны без сөйләп карыйбыз, Фәймә кебек булмый инде», – дип көлеп җибәрде ул.
Киңкырлы шәхес Асия Харисова. Ул эчкерсез сөйләшә, яшь артистлар белән дә, яшьтәшләре, өлкәннәр белән дә уртак тел табып эшли. Яхшылыкка рәхмәтле була белә. Иҗат юлында зур ышаныч күрсәткән Гали Хөсәеновны, Зәкия Туишеваны, коллегаларын, гомумән, һәркемне җылы сүз белән искә төшерде. Бүгенге сәхнәдәшләрен, яшьләрне яратып, җан җылысы, Актаныш юморы белән телгә алды.
Асия ханым инде 14 ел труппа җитәкчесе дә. Бу – һәркайсы өчен җавап бирергә, кайгыртырга, көйләргә, җайларга, сөйләшергә, оештырырга. Бу эшнең җавааплылыгын, авырлыгын ашаган белми, тураган гына белә инде. Әлеге эш никадәр тумый калган рольләргә сәбәп булгандыр.
Әйе, үткәннәрне искә алып сөйләве күңелле. Ләкин бит балаларыңны кешеләргә калдырып, алар өчен ут йотып, тәгәрмәч өстендә узган вакытларда көләсе килмәгән чаклар да әз булмаган.
Асия исеме гарәп теленнән «тере» яки «тормыш», фарсыдан «энҗе» дип тәрҗемә ителә. Ягъни ул энергиянең, җанлылыкның, матурлык һәм нәфислекнең үзе.
Шулай да аның белән рәхәт. Аның яныннан уңай хисләр, күтәренке күңел белән китәсең. Яшәүдән тәм, ямь, матурлык табып, елмаеп, башкаларга да шундый уңай энергия биреп яши торган артист ул Асия Харисова. Җанга рәхәт кием кебек...
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia