Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Матурлыкны күрә дә, үстерә дә белергә кирәк

Рәсем сәнгатендә дә республиканың көньяк-көнчыгышы халыкка үз стиле, язу үзенчәлеге белән аерылып торган кылкаләм осталарын бүләк иткән.

 

Рәсем сәнгатендә дә республиканың көньяк-көнчыгышы халыкка үз стиле, язу үзенчәлеге белән аерылып торган кылкаләм осталарын бүләк иткән. Аларның һәм аларның фикердәшләре мирасын калабызда менә инде 50 ел Әлмәт картиналар галереясы саклый.

Алтын тарих

Әлмәт картиналар галереясы 1975 елның 26 августында талантлы педагог, рәссам, җыючы Геннадий Алексеевич Стефановский инициативасы белән ачыла. Бүген аның фондларында меңгә якын рәсем сәнгате, графика, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тупланган. Музей коллекцияләре күрше республикаларның сынлы сәнгате үсеше белән үзара бәйләнештә һәм җирлектә шәһәрнең һәм республиканың сәнгать мәдәнияте аякка басуын чагылдыра. Алар Әлмәт тарихын һәм аның үсешенә китергән кара алтын ятмаларын үзләштерү турында сөйли. Шуңа өстәп галереяның төп максаты – рәссамнарның мирасын замандашларыбызга таныту, киләсе буын өчен саклау.  

Розалия Минабетдинова, Әлмәт картиналар галереясы директоры:

– Тарихны кешеләр һәм шәхесләр булдыра дип юкка гына әйтмиләр. Әлмәтнең үз картиналар галереясы булуга без Геннадий Стефановскийга рәхмәтле булырга тиеш. Заманында ул журналлардан күренекле картиналарның репродукция-кисемтәләрен җыйган. Соңыннан ул үзенә максат куеп, рәссамнарга үз хезмәтләрен сәнгать мәктәбенә бүләк итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Шулай итеп уку йортында күргәзмәләр барлыкка килә, фондлар тулылана. Соңрак Геннадий Алексеевич тырышлыгы белән Төзүчеләр проспектында Әлмәт картиналар галереясы ачыла. Аның коллекциясе республиканың сынлы сәнгать музее фондларына кертелә. Галерея үзе дә 2008 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы булып исәпләнә иде.

 

Замандашлар өчен

Музей фондлары никадәр бай булса, кызыклы күргәзмәләр өчен мөмкинлекләр дә шулкадәр зур. Димәк, музейга килүчеләргә дә ачар яңалыклар бар дигән сүз, ди галерея директоры. Соңгы унъеллыкның әһәмиятле проектларыннан берсе дип ул нефтьчеләр компаниясенең заманча рәссамнарның иҗади мөмкинлекләрен чагылдыруга юнәлдерелгән «Арт-сабантуй» программасын атый.

– Бәйге игълан иткән тема кысаларында рәссамнар үзләрен, үз мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш. XX-XXI гасырда кылкаләм осталары иҗатлары аша үз фикерләрен күрсәткәннәр. Гомумән, рәсем сәнгате тарихына күз салсаң, рәссамнарның заказга эшләгәнен күрәсең. Һәм алар чын мәгънәсендә шедеврлар иҗат иткәннәр. Шуңа күрә дә бу бәйге – куелган шартларда останың тарихка кереп кала алырлык үзгә әсәр булдыру мөмкинлеге. Өстәвенә ул үзенең бүләк фондына ия, шуның бәрабәренә җиңүче авторлар акчалата премия ала. Бәйгенең тагын бер ягы бар – ул да булса замандашларыбызның хезмәтләре бәрабәренә безнең һәм башка музей фондлары тулылана. Ул эшләрне безгә бүләк тә итәләр, сатып та алабыз, – ди Розалия ханым. 

 

Бер каһарман якташыбыз истәлеге

Картиналар галереясында сакланучы мирас Бөек Ватан сугышы елларын да үз эченә алган. Якташыбыз Бари Йосыповка багышланган экспозиция биредә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан барлыкка килә. Нефтьчеләр совет скульпторы-монументалисты Вера Мухинаның Санкт-Петербургтагы Дәүләт Рус музеенда сакланган хезмәтен алып кайталар. 

Вера Мухина сугыш каһарманы бюстын булдыру максатыннан госпитальгә барып чыга. Әллә никадәр яралы арасыннан ул якташыбыз Бари Йосыповны сайлап ала. Яраланган, ләкин җиңелмәгән солдат җиңүнең безнең кулда булачагына бер генә минутка да шикләнми. Скульптор җиңүче солдат йөзен нәкъ менә аңардан күчерә. 

– Бари Абдулловичның хезмәтләре зур. Ул чорның иң көчле коралы булган гаскәрләр белән җитәкчелек итә. Аны дошманнар очкан вакытта чыккан тавышы өчен Сталин органы диеп йөртә торган булганнар. Госпитальдә башланган скульптор белән дуслыгы да гомеренең ахырына кадәр дәвам иткән. Экспозициядәге бер фотода каһарман якташыбызның Мухина китабын тоткан мизгел сурәтләнгән. Гомумән, бу күргәзмә беркемне дә битараф калдыра алмый, – ди картиналар галереясы директоры.

 

Үсеш остаханәсе

Картиналар галереясында һәрдаим танылган рәссамнарның остаханәләре уза. Бу сәнгать мәктәпләре укучылары һәм урта-махсус уку йортлары студентларының белем дәрәҗәсен күтәрү өчен дә, теләгән һәркем осталар белән якыннанрак таныша һәм рәсем сәнгатендә үз көчен сынап карый алсын өчен дә эшләнә.

– Минем хәтеремдә шундый очрашуларның иң истә калганы – Кытай рәссамы, Андрияки мәктәбе осталары, Рөстәм Хуҗин белән очрашу. Әзер күргәзмәне карау бер нәрсә, ә менә бу катлаулы хезмәт процессын күзәтү гел икенче ул. Әлбәттә, галерея сәнгать мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә, чөнки алардан безнең тамырлар башлана, – ди Розалия Минабетдинова.  

Сүз уңаеннан, Әлмәттә беренче балалар сәнгать мәктәбенә 1963 елда нигез салына. Узган вакыт эчендә уку йорты меңләгән Әлмәт балаларына сәнгать тормышына юллама бирә. Аларның бер өлеше бүген биредә укыта. Нефтьчеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген сәнгать гыйбадәтханәсенә тиң уку йортында ике мең ярым укучы белем ала. Әлмәтнең талантлы балаларын Санкт-Петербург, Мәскәү уку йортларында яратып кабул итәләр. Димәк, киләчәк мирасыбыз ышанычлы кулларда.

 

Матурлык күрергә өйрәтә

Әлмәт картиналар галереясы музыка сәнгате белән дә тыгыз бәйләнештә. Моннан күп еллар элек биредә «Арт-кунакханә» исемле программага старт бирелә. Аны шәһәребезнең берьюлы өч мәдәни учреждениесе – Геннадий Стефановский исемендәге галерея, Рәис Нәгыймов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Фәрид Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте алып бара. Проектның максаты – сәнгатьнең ике төрен бер локациядә берләштерү. Шулай итеп картиналар галереясына килгән кунаклар матур картиналар һәм музыка белән ләззәтләнә, матурлыкны танып-белергә өйрәнә, шулай ук калабызның яшь талантларына ачылырга ярдәм итә.

 

Милли сандык  

Картиналар галереясы тарихы, әлбәттә, төбәгебез халыклары тарихы белән бәйле. Биредә шулай ук борынгы бабаларыбыз кигән уникаль бизәнү әйберләре, кием-салым үрнәкләре саклана. 

2021 елның җәендә Әлмәттә беренче тапкыр нефтьчеләр компаниясе чакыруы буенча биредә «Европа һәм Азия арасында. Идел буе һәм Урал буе халыкларының традицион мәдәнияте» исеме астында федераль музей күргәзмәсе уза. Санкт-Петербургтан Россия этнография музее хезмәткәрләре әлмәтлеләргә Россия халыкларының – татар, рус, чуваш, башкорт, удмурт, мордва, мари халкы милли кием үрнәкләрен алып килә. Шул ук елда картиналар галереясы фонды иң танылган халык кәсепләре – күн мозаика, алтын тегү, нәфис чигү һәм зәркән сәнгате үрнәкләре белән тулылана. 

– Без әлмәтлеләрнең халык кәсепләре турында белүләрен дә телибез. Ягъни мәсәлән, теләсә кайсы музейда булганда безнекеләр, мисал өчен, лаклы миниатюраның да ни икәнен танып-белергә хокуклы. Без бу кәсепне тәкъдим иткән дүрт кәсеп үрнәкләрен сатып алдык. Шуңа өстәп данлыклы Семенов алтын хохломасы, гжель, Казаково филигране, Городецкая бизәк төшерү кәсебе үрнәкләре, әлбәттә, татар милли чигешләре, тире мозаикасы эшләнмәләрен дә күрергә була бездә.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса