Әлмәтле артист күгәрченнәр тәрбияли
Фәнис әфәнде күгәрченнәр турында сөйләде.
Бездә артист күгәрченнәр тәрбияләүче кеше барлыгын, күгәрченнәрнең спектакльдә катнашуын күпләр белмидер
Ак күгәрченнәр тынычлык билгесе. Соңгы вакытта әлеге сүз, әлеге төшенчә күпләрнең җан ярасын ачты.
Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткәндә, Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачылар хозурына «Бәйрәм белән, Герой!» (Р.Хертдинова сценариясе, реж. И.Хәертдинов) исемле спектакль күрсәтте. Җиңү, шатлык, ялгызлык, әрнү, сагыш – яшәү мәгьнәсе турында иде әлеге тамаша. Тарихлардан билгеле булганча, күгәрченнәр гомер-гомергә тынычлык билгесе булган. Парлап тигез яшәү, бәхет-шатлык, зур өметләрне чагылдырган. Кешеләрдә якты киләчәккә өмет уяткан.
Безнең театр һәрвакыттагыча тамашачыларны шаккатырырга ярата. Бу юлы да Хәертдиновларның иҗади гаиләсе театрда тере күгәрченнәр очыртырга ниятли.
-Күгәрченнәр бит инде алар тынычлык билгесе. Ул башта минем идея иде. Адәм баласы ул кем турындадыр кайгыртып яшәргә туган җан иясе. Ә ялгыз кешегә менә шул гамәл өчен объект җитми. Башта берәр йорт хайваны булса дип уйладым, аннан күгәрчен булсын дигән карарга килдек. Азактан очыртып җибәрергә дип уйлаштык. Аны болай гына очыртып җибәреп булмый бит. Ул спектакль буе уйналырга тиеш.
Тарихларны өйрәнеп яза башлагач, күгәрченнәр искә төште. Шуны мин Илсурга әйттем. Уйлау, идея бер хәл, аны бит тормышка ашырырга да кирәк. Аны тормышка ашыруы шактый авыр. Шуннан күгәрченнәр эзли башладык. Аларны бит сәхнәдән очырып җибәрү генә түгел, алар киредән әйләнеп тә кайтырга тиешләр. Без уйлаштык та, ЗАГСта шундый күгәрченнәр очырталар, шунда киттек. Ләкин анда булмады. Аннан шәһәр ишек алларында күгәрчен асраучыларның читлекләрен караштырып йөри башладык. Иртә яз иде бит ул вакытта, шуңа да читлекләре буш иде. Шуннан Илсур, тукта интернетта юкмы икән, дип эзли башлады. Шулай итеп без Фәнис абыйга чыктык.
Аннан инде репетицияләр башланды. Әлбәттә, күгәрченнәр белән эшләгәндә бик күп ипровизацияләр килеп чыга. Алар, я тавыш биреп куялар, я канат кагынып нидер эшлиләр. Андый вакытларда, әлбәттә, артист аңа игътибар итә, алар белән сөйләшә. Шулай итеп сценариядә язылмаган, ләкин бик тә табигый моментлар күп була.
Күгәрченнең очып китүе ул - кешенең күңелендә йөрткән серләреннән арынуы, җанының тынычланып, бушанып калуы да, тынычлык билгесе дә. Тизрәк илебезгә тынычлык килсен дигәнне аңлата, - диде Резедә Хәертдинова.
Спектакльдә бүгенге МХО турында сөйләнмәсә дә, ул бүгенге көндә бик актуаль. Ул нигездә укучы балалар өчен эшләнгән. Шуңа да кайбер урыннарда мәгълүмат җиткерүгә юнәлтелгән. Әйтик «Җиңү ордены»ның бары тик 22 генә нөсхәдә булуы, бүгенге көндә алар барысы да музейларда саклану һ.б.
Әлбәттә театр кануннары нигезендә, анда ниндидер моментлар иллюзия тудырырга хаклы. Шуңа да бу документаль әйбер түгел, образлы күзаллау. Тамашачыларны тагын бер кат үткән тарихыбызга, бүгенгебезгә ачык күз белән карауга чакыру.
Мавыгу түгел, бу – җан сулышы
Резедә белән Илсур Хәертдиновлар күгәрченнәр, аларның хуҗасы Фәнис әфәнде турында шулкадәр тәэсирләнеп, яратып сөйләделәр, ул кешене, аның күгәрченнәрен барып күрмичә мөмкин түгел иде инде.
Менә без Илсур белән Урсала бистәсендә. Фәнис әфәнде безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Тыйнак, ачык йөзле Фәнис белән без үзе төзеп чыккан йортка уздык.
Фәнисләр гаиләсе аңа алты яшь булганда Урта Азиягә күченеп китә. Ул шунда мәктәпне тәмамлый. Ун еллар чамасы анда яшәгәннән соң, язмыш җилләре Вафиннар гаиләсен кабаттан туган якка, РТСта калган үзләренең төп йортларына алып кайта. Егет Әлмәттән китеп Армия сафларында хезмәт итә, кайтып гаилә кора.
Күгәрченнәр белән Урта Азиядә яшәгән вакытта мавыга башлый Фәнис. Балачакта башлаган мавыгуы туган якка кайткач тагын да куәтләнеп дәвам итә. Бик итәгатьле, тәрбияле, олы җанлы Фәнис артык "чәчрәп күзгә дә керми", «ни сөйлим инде» дип сүзгә дә аптырап утыра торган кеше түгел. Яшәүдән, ямь, тәм таба торган икәнлеге йөзенә, күзенә чыккан. Әмма, сүз күгәрченнәргә кагылуга, ул тагын та яктырып, җанланып китте. Мин авызымны ачып, сокланып та, гаҗәпләнеп тә аны тыңлыйм. Ул күгәрченнәр турында шулкадәр мавыгып, яратып сөйли. Исәң китәрлек!
-Бала чакта, Урта Азиядә яшәгәндә, мин берәүләрдә күгәрченнәр күрдем. Анда ниндиләр генә, нинди төслеләр генә юк иде. Кызыллар, аклар, сарылар, зәңгәрләр... Ничек Аллаһ шулай яраткан аларны дип сокланып, кызыксыну шуннан башланды. Элек, әти-әни мәктәптә ашарга биргән акчаларны тотмыйча җыеп барып, күгәрчен сатып ала идем. Алар очалар, һавада бииләр, мәтәлчек аталар. Гаҗәп бит. Урта Азиядә күгәрченнәр асрау бик алга киткән, бик бәяле, кәдерле алар, - дип, үткәннәргә кайтып килде Фәнис.
2012 елда ул Урта Азиядән күгәрченнәр алып кайта. Бүгенге көндә төрледән-төрле 300 дән артык күгәрченнәре бар аның. Әгәр дә, алар урынына... Мин шулай дип сүз башлауга, Фәнис, «Әйе, миңа тавык белән каз асрасаң, авыз тутырып ит ашар идең, диләр», дип елмаеп куйды. Чыннан да аларны тотарга әллә никадәр чыгым, вакыт китә. Аларга ашарга алырга, авырганнарын дәваларга...
-Аннан кайткан күгәрченнәр монда бик авыр ияләшәләр. Ә менә алардан туган балалары инде шушы җирлекнеке, алар яраклашып туалар. Һәр шәһәрнең үз пародасы. Әйтик Андижан, Термез пародалары. Монда да Чистайныкы, Бөгелмәнеке...
Мин аларны чыгарам, алар бер ике урыйлар, очып кире әйләнеп кайталар. Кемгәдер инде алар барысы да бер төсле кебек. Ә мин аларның һәркайсын таныйм. Кайсылары туганда кызыл булып туалар да, аннан ап-ак булалар. Күзләре зәп-зәңгәр.
Без Фәниснең күгәрченнәре янында. Чыннан да, алар искиткеч! Аларның гөрләшүләре, биеп-биеп очып әйләнүләре үзе бер әкияти дөнья. Менә кайда ул чынлык, җан тынычлыгы. Фәнис исә шуларны тоеп рәхәтлек кичерә.
Артист күгәрченнәр
Читлектә яшәү, зәңгәр күктә очып әйләнү бер хәл, ә менә артист буларак спектакльдә катнашу, режиссер теләгәнне үтәү – ул башка.
-Репетицияләрдә тикшердек инде аларны. Ничек тавышта үзләрен тоталар, кешегә ничек ияләнәләр. Тере күгәрченнәрне күргәч, артистлар бик сөенделәр. Фәнис абый безгә ничек тотарга, канатлары каерылмасын, аяклары авыртмасын өчен ничек эшләргә икәннен күрсәтте, аңлатты. Башта ике пар күгәрчен белән эшләп карадык. Аннан инде башкаларны да сынап карыйсы иттек, - ди Илсур Хәертдинов.
Баштарак репетициягә күгәрченнәрне Фәнис әфәнде үзе алып килеп йөрсә, алга таба инде артистларга, Илсурга ышанып тапшыра. Тора-бара күгәрченнәр театрга да ияләшәләр. Алар очмыйча ике көн читлектә дә яшиләр.
Шулай итеп, сирәк кенә туйларда, Сабан туйларында катнашкан күгәрченнәр, көтмәгәндә артист күгәрченнәргә - Әлмәт театры артистларына әйләнәләр. Театр сәхнәсеннән тамашачыга бәхетнең, ялгызлыкның, тынычлык, батырлык, яратуның нәрсә икәнен күрсәтәләр. Янәдән Җиңү язының киләсенә ишарә ясыйлар. Җырлыйлар, моңланалар, шатланалар...
Күгәрченнәр яраткан кеше күккә ешрак карый
Фәнис әфәнде безгә рәхәт итеп күгәрченнәре турында сөйләде. Әйе, аларның матурлыгына соклану гына түгел, аларны тәрбияләргә дә кирәк шул. Юк, Фәнис әфәндегә болар авырлык тудырмый. Гаилә дә әлеге мавыгуы белән килешкән. Чөнки бу аның яшәү рәвеше, бу чын иҗат, рухи халәт, җыр, моң, шигърият, хисләр дөньясы. Фәниснең җаны, шатлыгы, борчуы, хисләр дәрьясы. Аны бәлки шушы бәхет, тынычлык кошларын яратканнар гына тоялардыр. Гомумән, аның өчен башка кеше булып туарга кирәк.
Күгәрченнәр алар бәхет кошы. Аларның күктә уйнауларын күреп, бер-берсенең каршысына утырып гөрләшкәнен, үбешкәнен күргәч, асыл ир-егетләрнең дә күзләрендә шатлык яшьләре җемелди.
Алар һәрчак күккә, югарыга карыйлар. Күпләр күрмәгән, бер нокта кебек кенә күренгән күгәрченне дә күрләр. Моның өчен җаның күкләр иркен, биеклекне тоярга тиеш.
Белешмә: Вафин Фәнис Нәфис улы 1974 елда Әлмәт шәһәрендә туа. «Татнефть» АТПсында механик булып эшли. Гаиләсе – хатыны, өч баласы бар. Урсала бистәсендә яши.
Рәфкать Шаһиев
Фото: Татьяна Афонина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia