Әлмәттә «Каракүз»
Китап клубы очрашулары да узды.
Узган ялларда бишенче, юбилейлы «Каракүз» фестивале әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен кабат ишекләрен ачты Этнофестивальнең төп сәхнәсендә Каракүз турындагы борынгы риваять җанланды.
Аның образын Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова гәүдәләндерде. Фестивальнең музыкаль программасы этно стилендәге музыка сөючеләрне кабат куандырды. Санкт-Петербургтан килгән «Толока» ансамбле Россия авыллары буйлап экспедицияләрдә җыелган сирәк халык җырларын актуаль аранжировкаларда башкарды. «Бәрмәнчек» Казан дәүләт фольклор ансамбле яңа программа тәкъдим итте. Борынгы инструментлар һәм онытылган көйләр «Кадим Әлмәт» этно коллективы башкаруында яңадан җанланды. Быел коллектив батыр атаман хатын-кыз Гаяр Җанайга багышланган яңа программа тәкъдим итте. Халык эпосы буенча, ул Илтән-Бута биләмәләрендә XVIII гасырда яшәгән. Шунысы игътибарга лаек, барлык музыкаль композицияләр этнографик экспедицияләр язмаларына нигезләнеп төзелгән.
«Рекорд Оркестр» коллективының фолк, хард-рок, поп кушылган тамашасы көтелмәгән чыгыш белән тәмамланды – вокалист Тимофей Копылов башына түбәтәй киеп татарча җыр башкарды.
– Безнең Владимир читендәге Доброе бистәсендә бик күп татарлар яши. Без бүген дә тату, дуслыкта – бер гаилә кебек гомер кичерәбез. Кунакчыл Әлмәткә җылы кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Татарча җырлавым милли мәдәнияткә хөрмәт йөзеннән яңгырады, – диде Тимофей. Якут башкаручысы Олена Уутай «Каракүз» фестивалендә икенче тапкыр катнаша икән. Ул тамашачыларга варган, барабан, хомус, башка уен кораллары һәм үз тавышы ярдәмендә тыңлаучыларга төньяк халыклары музыкасы дөньясын ачты һәм табигать авазлары – китлар, кошлар һәм башкалар белән таныштырды.
Чуваш мәдәниятен туган телендә этно-рок башкаручы «Ялар» төркеме, ә Hazina башкорт хатын-кызлар коллективы традицион уен коралларында заманча аранжировкалар тәкъдим итте. «Айкай» удмурт ансамбле үз халкының җыр-бию традицияләрен җанлы саклаучы буларак чыгыш ясады, «Сарыарка» казах музыкантлары исә халык көйләреннән алып академик әсәрләргә кадәр – милли музыка мирасының бөтен байлыгын күрсәттеләр. Бу музыкаль сәяхәтне аутентик җырлары белән «Ащэмэз» адыгей фольклор коллективы, бугаз җырлауны һәм традицион инструментларны рок-музыка энергиясе белән тоташтыручы «Shono» бурят төркеме йомгаклады.
Ярминкә мәйданында да җанлылык кимемәде. Бөтен илдән килгән осталар кулдан ясалган эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр. Кунаклар уникаль әйберләр сатып алу гына түгел, халык һөнәрләре буенча мастер-классларда да катнаша алдылар: тукымаларга рәсем ясадылар, чүлмәкчелек эшен үзләштерделәр һәм хәтта сирәк очрый торган этник уен коралларында уйнарга да өйрәнделәр.
Беренче ял көннәренең төп вакыйгаларыннан берсе Karakuz Fashion Week булгандыр, мөгаен. Мода күрсәтү Югары нефть мәктәбе кампусында махсус җиһазландырылган мәйданчыкта узды. Анда Россия һәм БДБ илләреннән заманча этник стильне үз күзаллаулары белән сигез дизайнер катнашты. Мода күрсәтүдән тыш, кунаклар өчен бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар тәкъдим ителде. Килүчеләр стильле әйберләр сатып алып кына калмыйча, уникаль образлар тудырып, дизайнерлар белән турыдан-туры аралаша да алдылар. Программаны бүләкләр уйнату һәм Россиянең алдынгы мода тарихчысы, сәнгать белгече Анатолий Вовк чыгышы тулыландырды.
Фестиваль кысаларында халыкара анимацион фильмнар конкурсы узды. Балалар программасына аерым игътибар бирелде: мультизарядка, шоу-программалар, караоке оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia