Әлмәттә гаилә көне һәм Иван Купала фестивале узды
Һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты.
Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары җәйге шимбә кичен шәһәр сусаклагычы ярында үткәрделәр. Биредә берьюлы ике бәйрәмгә — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм Иван көненә, Иван Купала бәйрәменә багышланган "Равновесие" фестивале узды.
Пирсларда мастер-класслар, иҗади зоналар, матур фотозоналар һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр урнаштырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа