Зәңгәр тормыш, яки шедевр дәрәҗәсендәге эскиз
(Горький+ фестивале өчен әзерләнгән эскиз-тамашага бер караш)
Инде театрда сезон ябылып, артистлар җәйге ялларга таралган иде бит... һәм көтмәгәндә, 4 көн эчендә М.Горькиның “Голубая жизнь / Зәңгәр тормыш”(ә бәлки “Зәңгәр яшәү”дер) әсәренә нигезләнгән спектакльнең эскизы. Дөресрәге, театраль лабораториядә 4 көн эчендә туган чираттагы гаҗәеп тамаша. Гадәттә, мондый лабораторяләрнең “җимешләре” еш кына чиле-пешлерәк, өлгереп җитмәгән була. Актерлар да да образда тулаем яши алмыйлар. Кичәгесе исә, шулкадәр дәрәҗәдә камил, тирән эчтәлекле, һәркемгә уйланырга урын калган. Һич кенә дә тиз арада эшләнгән димәссең. Хәер, кайчакта айлар буе әзерләнеп та булмаган уңыш, шулай берничә көндә булып куя. Аннан соң, безнең актерлар искиткеч талантлыллар, алар, яки пластилин кебек, кирәк форманы әвәләп була, яисә, әйтмичә аңлый, кушмыйча эшли торганнар. Алар өчен булдыра алмаган нәрсә юк.
Константин Мироновның сигез төшеннән торган әлеге эскиз-тамашаны карагач, Горький бер гасыр элек язганннан әллә ни ерак китмәгәнбез, яки шуннан бер адым да алга күчеш ясамаганбыз дигән фикер туды. Бу режиссер табышы булса да, дөреслеккә бик якын. Әйтерсең лә Горький 100 ел алга караган да, бүгенге тормышны язган. Яшь, талантлы режиссер Я.Жевнеров заманча театраль алымнарны кулланып эш иткән: яктылык-караңгылык “уены”, мэппинг, ягъни бер формадан икенчегә күчү, һ.б. Бу бигрәк тә отышлы килеп чыккан. Татар театры өчен шактый яңа, һәм, мин әйтер идем, уңышлы алым. Костя төшләренең берсеннән икенчесенә уңышлы гына күчеше, бер күренешнең икенчесенә ялганып китүе - барысы да урынлы. Берсе дә акаеп, күзгә төртелеп тормый. Иң мөһиме әлеге эскизда барысы да бар: бала белән ата-ана мәхәббәте дә, ир-хатын мөнәсәбәтләре, туганнарның “урыны”, кыз-егет мәхәббәте, яшәү, үлем фәлсәфәсе, яхшылык белән- явызлык , хисләр каршылыга. Тормышта ни бар- барысы да чагылыш тапкан. Уйланырга да, көләргә дә урын бар. Шулай да, уйланыр өчен җирлек күбрәк. Моны тамашачының тын алырга да кыймый каравыннан да аңлап була. Сүз дә юк, алдан ук, яктыртмаска, кыштырдамаска дип кисәтеп куйганнар иде. Тик әлеге тамашаны, чыннан да, башкача карап булмый. Ул тамашачыны күренмәс җеп белән бәйләде дә, 1 сәгать үзеннән бер мизгелгә дә читкә җибәрмәде.
Инде артистларның эшенә килик. Гадәтә “игра - уен” төшенчәсе йөрсә дә, үзебезнекеләр турында язганда һич кенә дә уен сүзен кулланасы килми. Чөнки бу - эш, бу - образда яшәү рәвеше, яши белү осталыгы.
Костя - Айрат Мифтахов - йөз мимкасы, сөйләү манерасы, сөйләменең ритмы белән шактый кызыклы образ тудыра алды. Хәрәкәтләре табигый, һәр партнер белән үзгә халәттә аралаша. Әти-әнисе белән бер төрле булса, әле әтисе белән аралашуда да үзгә төсмерләр тапкан, Калистрат (Д.Хөснетдинов) белән мөнәсәбәтләре гел башка форматта, башка тональностьта. Лиза һәм Серафима белән ул башка Костя. Талант зур. Тик... тик шулай да мин Константин Мироновны инде кайдадыр бер күргән кебек булам. “Фәхри...”дәге күзлекле укытучы абыйсына ошап китте бугай.
Миләүшә Юзаеваның Лидия Мироновасы шәп! Үзенә бертөрле куе тавыш, сөйләү рәвеше, интонациясе. Артык эмоцияләргә бирелми, ләкин ана мәхәббәтен, җылысын ачык чагылдыра алды. Кара-соры дөньяда бер Ана кешенең генә башындагы ак яулыгы үзенә күрә җылылык, яктылык билгесе булып калды. Төчеләнми, артык мескенләнми, бер чиктән икенчесенә бәрелми, ни әйтсәң дә эчә торган хатын бит, баласына карата яратуы сизелә иде. Тагын бер кызыклы деталь, ана кешенең русча спектакльдә татарча репликалар кыстырып куюы. Монда ниндидер бер үзгә үзенчәлек бар иде. Рәссам эскиз ясаганда каләмен ныграк басып, калынрак бер сызык сызып җибәргән кебек.
Миронов әти - Раушан Мөхәммәтҗанов тамашада әллә ни озак күренми. Шулай да үзенең эчке энергиясен, бер халәттән икенчесенә үзгәрә алу сәләтен күрсәтә алды. Шактый дорфарак күренергә тырышса да, малае әйткәнчә, “геройлыгы” тышкы күренеш, ә җаны сыкрап тора торган, нечкә күңелле Дмитрий Миронов барлыкка килгән. Р.Мөхәммәтҗановның үз йөзе бар. Кабатланулардан кача ала, эзләнә. Күбрәк хәрәкәттәге, мимикадагы тормыштан алган вак детальләр белән ота.
Миләүшә белән Раушанның селкенми дә үлеп ятуларына исең китәрлек. Бу үзе бер талант. Һәм, һәр икесе ике төрле итеп үлә белә.
Әлеге эскизда иң фәлсәфи, иң акыллы “чудак” Динар Хөснетдиновның Калистраты. Ул тормышның үзе кебек: көлә дә, елый да, акыллы да, тиле дә, яратада, иркәли дә, тынычландыра да, өстәл сугып, “тиресенә сыя алмыйча” акыра да. Һәм ул елаган җанын башкалар күрмәсеннәр дип елмая. Киеме, атлап-йөреше, үз үзен тотышы барысы да чын, барысы да табигый. Бер артык ым юк. Артист җан тоемлавы, эчке кичерешләре белән оста хәрәкәт, оста җитәкчелек итә. Д.Хөснетдиновның уены хисләргә корылган. Ул тавышта да, мимикада да чагылыш таба. Константин белән сөйләшкәндәге җылылык, ихласлык, тамашачыларга кадәр килеп җитә. Шул ук вакытта бу дөньяга ачуы да ярылып ята. Калистрат аны никадәр генә яшерергә тырышса да, ахырга ул бәреп чыга. Аның үз дөньясы. Кайдадыр ул каймак белән буей, кирәк дип санаган урынны дегет белән. Шундый мәзәк бар. Бер рәссам куян ясаган да, аны зәңгәргә буяган. Остазы килеп, аңа куянның зәңгәр булмаганын әйткәч, “Үземнең куян – ниндигә телим, шундыйга буейм” дип җавап биргән. Монда да шулайрак.
Ул бик еш “Ишегеңңне бикләп тор. Теләсә кем керергә мөмкин” дигән җөмләне кабатлый. Әйе, без бикләндек. Бу яхшымы соң, әллә начармы? Бу хакта уйларга кирәк!
Диләрә Фазлыеваны танымадым. Туры мәгънәдә танымадым ул мәеткә карап “улап” утырырга чыккач. Миңа калса бу бик яхшы. Динар мышный-мышный күтәреп кергән Диләрә-Серафиманы да танымадым. Кирәк бит шулкадәр үзгәрергә. Гомумән, аның һәр образы, һәр спектакльдә – аерым,үзгә. Бер генә дә кабатланган, ниндидер нокталар кисешкәнне хәтерләмим. Хәтта тавышы да үзгәрә бугай аның. Хәрәкәт, пластика бик урынлы. Лиза Розанованың Костя белән “уйнавы” да, Серафиманың тавышы, тоны да югары кимәлдә.
Монда акыллы, фәлсәфи шул ук вакытта тормышчан фикерләр бик күп иде. Алар нигездә ике кеше - Костя һәм Калистрат авызыннан әйтелделәр. Лидия үлүгә, әллә кайдан гына, моңа кадәр күренмәгән туганнар барлыкка килде.. Ник, бүген дә шулай түгелмени?! Ятим калган Костя Аллаһка ышанмый... Ә аның – Костяның хуҗасы хәзер кем? Кызык бит. Без никадәр генә мөстәкыйль булсак та, әти-әни исән чакта ничек кенә булмасын, безгә алар хуҗа. Ата-ана шулай дип саный. Бөтенесе бер Аллаһ кулында дигән төшенчә дә бар. Ә кешегә хуҗа кирәкме? Без хуҗасыз, мөстәкыйль яши дә алмыйбызмы? Аларның икесенең сөйләшүләре дә билгеле бер кодка корылган кебек. Тик ул код һәркемгә аңлашыла. Һәм аны һәр кеше үз дәрәҗәсендә, үз югарылыгында кабул итә.
Спектакльдә 1924 нче ел белән 2024 ел кушылса да, Костяның төше белән өне буталып буталмаган. Калистрат сүзләрендә хаклык бар. Ишекне ябып йөрү хәерле. Теләсә кем керүе бар.
Ә Парижны бер барып күрсә начар түгелдер. Күге, кешеләре шул Костя әйткән төстәрәктер инде дә, йортларының төсе нинди икән? Константинга ышансаң, ул бит безнең илебезне... Әй, ярар инде. Но, эскиз шәп. Безнекеләр бу фестивальдә дә “Зәңгәр тормыш” белән көндәшләрен аркага салалар икән. Бирсен Ходай! Спектакле тагын да шәбрәк булыр төсле. Алай дисәң, атаклы рәссамнарның кайбер зур палотноларына караганда, аңа ясаган эскизлары уңышлырак булганнары да. Һәм күргәзмәгә шулары куела.
Рәфкать Шаһиев
Фото: Әлмәт театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа