Әлмәт театры артисты Камил Вәлиев белән хушлаштылар
Әкрен генә, берәм-берәм генә китәләр... Затлы, саллы, әдәп-әхлакның, затлылыкның эталоны булган зыялылар бакыйлыкка күчә. Йолдыз булып күктә кабынырга
Әлмәт татар дәүләт драма театрында гына түгел, татар сәнгате дөньясында сокландыргыч һәм кабатланмас иҗат юлы узган Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев инде башка беркайчан да тамашачы хозурына баш ияргә чыкмас...
Никадәрле кешене авызына каратып, чибәрлеге белән, үзенең сәхнәдә яши белү сәләтенә сокландырган артист иде Камил ага Вәлиев. Ул сокландырудан бервакытта да туктамады. Әйтерсең, картлык аны читләтеп үтте. Шуңадыр да аның турында «иде» дип, үткән заманда язу да гайре табигый тоела. Ләкин, ләкин...
Ул юл әллә кайдан балкып, башкаларны үзенә дәшеп, чакырып тора иде. Театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк ул үз йөзен булдырган, үз тамашачысын тапкан актер.
Камил Вәлиев сәхнәгә чыкса, залга яктылык, җылылык иңә. Тамашачы рәхәт бер дулкынга чума. Уйнаган рольләре тормышчан, эчкерсез һәм бик табигый. Ул, гомумән, уйнамый, шул герой буларак яши белде. Тулысы белән аңа әверелде. Әйе, аның рольләренә табигыйлек, чынлык хас иде. Бәлки бу Камил Вәлиевнең һәрвакыт табигатьтә булуыннан, шуннан илһам, энергия, яшьлек дәрте алуыннан килгәндер.
Минзәлә театрыннан Габдулла Йосыпов оештырган курсларга укырга килгән егетне Әлмәт үзеннән җибәрми. Чөнки инде Минзәлә театрына килеп төшүгә үк «театрга герой алганнармы?», «театрга герой килгән» дигән сүзләрне ишетә. Күкрәктән чыккан бәрхет тавыш, искиткеч буй-сын, ир-егетләрнең сирәгенә эләгә торган чибәрлек. Әзер мәхәббәт герое. Мондый егетләр театр өчен зур табыш, әлбәттә. Әлмәттә исә яше-карты егетне калырга кыстыйлар. Һәм ул кала. Камил Вәлиев ул елларны җылы хисләр, актерларга зур хөрмәт белән искә ала: үзенә карата игътибар, яхшы мөнәсәбәт. Чөнки чибәр егетне өлкән артисткалар бер-берләреннән качырып кына тәмле ризыклар белән дә сыйлыйлар хәтта.
Мин аның «Ай тотылган төндә»ге (М. Кәрим) Акъегет, «Козы-көрпеш һәм Баян-сылу»дагы (Г. Мусрепов) Козы, «Бай һәм хезмәтче»дәге (Х. Ниязи) Гафур чакларын күрмәдем. Ә менә Мирзанур (Т. Миңнуллин, «Ай булмаса, йолдыз бар») һәм Райманны (Р. Мингалим, «Өченче бүлмәдә эт яши») һәм аннан соңгыларын яхшы хәтерлим. Мин генәме икән?!.. Ул гомер биреп тамашачы каршына чыгарган Мирзануры гына да ни тора. «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле куелганга инде 45 ел вакыт узды. Аңа әле хәзер дә Мирзанур дип дәшүчеләр бар. Бу күп нәрсә турында сөйли. Чөнки анда тормышчан дөреслек, ышандыру көче.
Табигый талант яши иде аңарда. Ул бер генә героен да бармактан суырып тамашачы хозурына чыгармады. Шуңа да ул иҗат иткән геройлар тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә иделәр. Алга таба аның иҗат палитрасында социаль драматик пландагы геройлар барлыкка килә. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган образларда тамашачы яраткан артистын башка яктан ача. Беренче очракта артист бик тормышчан итеп, хәтта бернинди көч куймыйча уйный кебек. Аңа хәтта «Сиңа ни җитми соң, Мирзанур» («Ай булмаса, йолдыз бар») диючеләр дә була. Ә бит шул тормышчан, көчәнми генә башкарган роль артында никадәр йокысыз төннәр, эзләнүләр, борчылулар ята.
Ул төрле пландагы, төрле характердагы рольләрне бертигез дәрәҗәдә осталык белән башкарды. Камил Вәлиев киң диапазонлы артист иде. Яшьлек кайнарлыгы сүрелә төшкәч иҗат иткән образлары эчкерсезлеге белән аерылып торды. Ул сәхнәдәге героеның психологиясе тирәнлегенә төшеп, аның мәгънәсен, җанын аңлатырга тырышты. Актер өчен репертуар төрлелеге никадәр мөһим булуы турында әйтеп тә торасы түгел. Алар һәркайсы үзгә, яңача, табигый. Тик һәркайсында Камил Вәлиевкә хас зыялылык, мөлаемлык, ихласлык чагыла иде.
Ул киң күңелле, итагатьле, кешеләргә карата игътибарлы, дөньяга шәфкать күзлеге аша карый торган шәхес булды. Ләкин ул кирәк чакта катгый карарлар кабул итәргә, башкаларны, театрны яклап сүз әйтергә, эш башкарырга әзер иде. Шулай булмаса, театрның шактый катлаулы чагында баш режиссер вазифасына алынырга батырчылык итәр идеме? 1997-2004 елларда ул театрны үз кулына ала һәм коллективны таркалудан, югалудан саклап кала. Юк, бу һич тә ниндидер җитәкчелеккә омтылудан түгел иде.
Камил әфәнденең рухи дөньясы искиткеч бай, аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга мөмкин иде. Әлбәттә, сүзенең бисмилласы - Туган як. Башкортстанның Туймазы районы Түбән Сәрдек авылында җиде малайлы гаиләдә җиденче малай булып 1942 елның сентябрендә дөньяга аваз сала ул. Туган авыл. Камил абый өчен аннан матуррак җир юк иде. Һәм ул шулай булып калды да.
Бөтен тормышын Әлмәт татар дәүләт драма театрына багышлаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, төрки халыкларның «Нәүрүз» фестиваленең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе (М. Гыйләҗевның «Сафиулла» спектаклендә Сафиулла роле өчен) (1998), «Хөрмәт һәм абруй» номинациясендә «Тантана» (2016) республика театр премиясе, Р. Төхфәтуллин, Д. Кузаева исемендәге премияләр лауреаты, «Ел актеры» (2008) Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев тарихка, мәңгелеккә күчте.
Ул бик күп образларга җан өргән артист. Ләкин минем өчен ул Мирзанур булып калды. Ай булмаса, күктә йолдызлар бар. Бүгеннән Камил Вәлиев шул йолдызларның берсе... Хуш, Камил ага. Без сине йолдызлардан эзләрбез.
Рәфкать Шаһиев
Фото: ТР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia