Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районының күп кенә авыл җирлекләрендә, якшәмбе шәһәрдә милли бәйрәмебез Сабантуйны бәйрәм иттеләр

Сабантуй – халыклар дуслыгы, үзара аңлашу һәм бердәмлек символы булган, милли колоритны саклаучы һәм иң яхшы гореф-гадәтләрне һәм мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшыручы бәйрәм.

Әлмәт районының күп кенә авыл җирлекләрендә, якшәмбе шәһәрдә милли бәйрәмебез Сабантуйны бәйрәм иттеләр
Сабантуй – халыклар дуслыгы, үзара аңлашу һәм бердәмлек символы булган, милли колоритны саклаучы һәм иң яхшы гореф-гадәтләрне һәм мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшыручы бәйрәм.
Республикабыз Рәисе инде ничә ел Сабан туеның милли йөзен кайтару турында әйтеп килә. Әлеге бәйрәмне спорт ярышлары һәм концертка гына кайтарып калдырмаска кирәклегенә басым ясый. Әлбәттә, күп авыл җирлекләрендә милли рух сакланып килә. Чөнки, ни генә дисәк тә, авыл ул табигатькә, чынлыкка якынрак. Гадилек, эчкерсезлек анда әле бөтенләй югалып бетмәгән. Туганнар, танышлар, сабакташлар, күршеләр белән очрашу, күрешү мизгелләре үзе генә дә җылылык, эчкерсезлек бирә. 

 

Авыллардагы Сабантуйлар кайдадыр төшкә кадәр, кайберләрендә төштән соң, көн сүрелә төшкәчрәк булды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров белән бергә Габдрахман һәм Тайсуган авылларында яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга килделәр. Дуслык һәм бердәмлек символы буларак, бу авылларда яшәүчеләр, матур традицияне дәвам итеп, бәйрәмне һәрвакыт бергә билгеләп үтәләр.

 

Гүзәл Хәбетдинова үз чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район һәм республика иминлегенә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте. «Бу көнне без авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне, туган якны, республиканы, илебезне яратучыларны хөрмәтлибез. Киләчәк уңышына нигез салган һәм табыннарыбызны азык-төлек белән тәэмин итүче игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм», - диде ул үз чыгышында һәм бүләкләр тапшырды.

 

Ттарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров халыкны котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Чараның рәсми өлеше матур концерт номерлары белән тулы күңел ачу программасына күчте. Сабантуйның аерылгысыз өлеше булып традицион спорт конкурслары һәм халык уеннары тора, алар балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Тамашачылар баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнә өстендә капчыклар белән көрәшү, капчыкларда сикерү, милли көрәш һәм башка ярышларны күзәттеләр.

 

Якшәмбе көнне шәһәрнең Сабантуй мәйданы 20 меңнән артык кешене бәйрәмгә җыйды.
Гүзәл Хәбетдинова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук предприятие җитәкчеләре бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары буларак катнаштылар.

 

Сбантуйның төп бизәге булган татарча көнәштә Марат Кәримов  батыр калды. «Сабантуй-2025нең абсолют батыры» исеменә лаек булды, тәкә һәм квадроцикл белән бүләкләнде

 

Сабан туе гасырлар буена яшәр, йөзен югалтмас. Илләребезгә иминлек, дөньяларыбызга тынычлык урнашып, егетләребезнең исән-сау кайтуларын телик. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса