Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Мин аларның канәгать булуы белән канәгать

Режиссерга тормышны артисттан да ныграк өйрәнергә, икеләтә күрергә, күп белергә, карарга тиеш.

Динар Хөснетдинов укыган, караган багажга таянып, интуитив рәвештә алып бара, табигый тоемлау белән эш итә.

Татарча сериаллар карарга яратучылар аны Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур, Г.Исхакыйның «Остазбикә»сендә Вахит, З.Кадыйрованың «Сөм-бел»ендә Байрас буларак, театр сөючеләр Ромео – «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир), Исмәгыйль – «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), Салават – «Хыял йорты» (И.Зәйниев), Әмир – «Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хос-сейни), хәзрәт, батюшка – «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г.Исхакый), Никита – «Дөм» (Л.Толстой), Сәйхун – «Ат карагы» (Т.Миңнуллин), һ.б. рольләре, концерт-тамашаларга йөрүчеләр оста конферансье, шигърият сөючеләр үз җаны аша уздырып укыган чыгышлары аша беләләр.

Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясе, Динар Хөснетдиновның режиссер буларак (А.Далматов белән берлектә куйган «Фәхрине... » дә санап) өченче эше. Аннан соң Р.Хәертдинованың «Киңәш кирәк» комедиясен чыгарды. Әлеге спектакль бүген тулы зал җыя.

Режиссер спектакльнең бөтен элементын, детален бер җепкә тезеп бербөтен итүче иҗат әһеле. Оештыру эше белән иҗатны берләштерүче. Әлбәттә, бер сәхнәдә синең партнерың булып уйнаган коллегалар белән режиссер буларак эшләү җиңел түгелдер. Шуңа күрә, Динар Хөснетдиновны режиссер буларак белү ниятеннән, премьерага кадәр спектакльнең әзерләнү барышын күзәтергә булдым. Үзенә сиздерми генә.

Режиссер буларак шактый кырыс, таләпчән, состав белән оста эш итә. Д.Хөснетдиновның аралаша белү сәләте көчле. Үзенең иҗади күзаллавы тирән. Һәр эпизодның башын, нәрсә белән тәмамланырга тиешлеген һәм нәтиҗәсен оста тоемлый, эчке дөньясын яхшы сизә. Спектаклендәге һәр актер белән конструктив диалогта тора.

Ул һәрбер кечкенә детальга игътибар итә. Шул кечкенә детальләрдән тулы бер картина тудыра ала. Залдан өйрәтеп кенә калмый, тиз генә сәхнәгә менеп тиешле хәрәкәтне, адымны эшләп күрсәтә.

– Режиссер буларак мин чәйнәп каптырам. Үзем дә артист булгач, хәтта уйнап күрсәтәм. Артистка мөмкинлек тә калдырмыймдыр мин. Шулай дип әйтсәм дөресрәк буладыр. Импровизациягә бик аз урын кала. Артистларның үземә ошаган тәкъдимнәрен хуплыйм. Барсын да бик вак иләк аша үткәрәм, – ди ул.

Кеше белән сөйләшә белүе, юмор хисе, эчке тоемлавы, башкаларның күңел халәтен аңлый, үзе аша үткәрә белүе аңа конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табарга мөмкинлек бирә.

Режиссер да, актер да тормышта күрмәгән әйберне үзе кичермәгән, үзе тоймаган килеш төгәл башкара алмыйдыр. Күзәтергә, уйларга, эзләнергә кирәк. Әлбәттә, режиссердан бу икеләтә, өчләтә генә дә түгел, тагын да артыграк сорала. Чөнки спектакльдә катнашкан һәр артист өчен, музыкаль бизәлеш, яктылык бирүче өчен дә борчылырга, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк. Режиссер тормыштан ерак китә алмый. Шуңа да актер белән эшләгәндә мәсьәләне дөрес куя, һәм тамашачы тоярга тиешле эмоцианаль халәтнең, кичерешнең табигый рәвештә барлыкка килүенә ирешә.

«Җиләкле җәй» комедиясе ике составта куелды. Димәк, режиссер икеләтә эшләргә тиеш.

– Икесе белән дә бер төрле, бертигез эшлим. Мин шундый режиссер. Мин аларны хәтта беренче, икенче составка бүлмим. Ике составка да бертигез вакыт, игътибар бирдем, – диде Д.Хөснетдинов. - Эш барышында гына түгел, ә тотынганчы ук бөтенесе минем күңелдә туа, бербөтен итеп күз алдыма китерәм, – ди ул.

Яңалыкка омтыла. Р.Хәертдинованың «Киңәш кирәк» комедиясендә Динар Хөснетдинов тамашачыларны да җәлеп итү мөмкинлеген тапкан: тормыштагы сорауларга комедия геройлары җавап эзләп залга мөрәҗәгать итә. Тамашачы исә СМС юллап, сорауга җавап бирә. Шул рәвешле актив катнашучыга әйләнә. Зал белән сәхнә бер дулкында йөзә.

«Киңәш кирәк»тә Д.Хөснетдинов режиссер да, рәссам да, музыкаль бизәлешне дә үзе караса, «Җиләкле җәй»дә инде спектальне рәссам Б.Ибраһимов бизәгән. «Җиләкле җәй»гә бөтен җырны, музыканы спектакльдәге иҗади дөньяма, күңел халәтемә туры килгәнне үзем сайладым. Алга таба эшләгәндә композитор белән эшләргә кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки эзләүгә күп энергия китә, диде ул.

Заманында татар гимназиясен тәмамлаган егеттән милли режиссура турында сорамый булдыра алмадым.

- Милли режиссура кешенең эчке миллилегеннәндер, тәрбиясеннәндер ул. Мин рус әсәрен сәхнәгә куйсам да, татар җанлы кеше буларак, үземә җайлаштырам. Татар материалын татар режиссеры төгәлрәк куя. Чөнки ул аның асылын тоеп, татар милләтенең җанын тоеп үскән, аңа шул милләт һавасы сеңгән, - диде Динар уйчан гына.

Шулайдыр, кеше ни генә эшләсә дә, канына, җанына сеңгән рух, ана сөте, тәрбия белән кергән милли хисләр югалмыйдыр. Д.Хөснетдиновта кешеләрне ярата белү сәләте көчле. Бу куйган спектакльләрендә дә чагыла.

«Спектаклеңдәге артистны яратырга кирәк. Башкача булса, ул зәгыйфьлек спектакльнең сыйфатында чагылачак. Аларны да бертигез яратып, спектакль дә яратылып чыгарга тиеш. Шул чакта гына спектакльдә матур, дөрес энергитика була.

Премьерада мин үземне имтихандагы кебек хис итәм. Кайвакыт син уйламаган җирдә дә тамашачы көлә. Ул әйберне алдан, махсус көлдерү өчен эшләмисең бит. Тормышчан булса, тамашачы үзе сайлый – көлергәме, еларгамы». Режиссер буларак Д.Хөснетдинов шулай фикерли.

Тормыш алга таба дәвам итә. Безнең бүгенгебезне дә яктырткан, киләчәктә матур итеп сагынып сөйләрлек спектакльләр куярга хыяллана ул. Җанына якын, күңел халәтен ача торган, драма, мелодрамалар... Чөнки әлеге эш аңа ошый, ул аны булдыра, эшеннән ләззәт, рәхәтлек ала.

- Мин эш барышында күңелемә рәхәтлек алам. Әгәр дә тамашачы канәгать икән, мин дә канәгать. Тамашачы «Җиләкле җәй»не җылы кабул итте. Мин аларның канәгать булуы белән канәгать,- диде премьерадан соң.

Ул акылы, күңеле белән, инде репетицияләр башланганчы ук, үзенең спектаклен күрә кебек. Бу талант. Ләкин тырышмасаң, никадәр генә талантлы булма, тиешле нәтиҗәгә ирешә алмыйсың. Уңышлар юлдаш булсын сиңа – режиссер Динар Хөснетдинов!

 

Белешмә: Динар Вәзим улы Хөснетдинов, 1990 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт дарама театрында эшли. Р.Төхфәтуллин исемендәге (2019), шәһәр хакимиятенең «Ел актеры» (2013, 2022) премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2023).

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса