Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Ромашкалар китерерсез каберем өстенә

Чичән шагыйрә Клара Булатованың якты истәлегенә

 

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Клара Гариф кызы Булатова арабыздан китте

 

Ул үзе белән төбәктәге мәдәни мохитның зур бер өлешен алып китте.

Бу хәл көтелмәгән түгел иде... Тик көтмәгәндә булды. Чөнки ул, күпләребез өчен гади генә «бөек» Клара апа иде. Без кинәт ятим калдык. Төбәкнең генә түгел, татар әдәбия-тының аяклы тарихын, «магнитофон хәтерен» югалттык.

Клара апа турында язасы, сөйлисе әйберләр бик күп, лә-кин бүген аларның барысын да бер җепкә тезеп язу авыр. Үзе булса, «Бала, язарга кирәк. Ул мине түгел, сине күтәрә» дияр иде. Без болай да, нәрсәдер сөйли, яза башласак «Клара апа кебек», «Клара апа әйткәндәй» дип, аның сүзен китереп сөйләргә өйрәнгән.

 

Чөнки ул шундый кеше, шундый язучы, шәхес иде – тормышның һәр очрагына да аның бер акыллы фикере булмый калмый иде. Гомер буе халык арасында йөреп, чын халык кызы булып беткән.
 

Мәхәббәт турындагы шигырьләре яз кебек чиста, ихлас, шәхес буларак кешеләрдәге, илдәге, җәмгыятьтәге күренешләргә карата язылган шигырьләре кирәк чакта җайлап, кирәк чакта ачы тел белән язылды.

- И-и-и бала-а-а... Аның өчен бик тә якын «бала» булуым белән бик бәхетле. Клара апа белән икебез арасында укучы-остаз, эне-апа, шагыйрь-шагыйрә мөнәсәбәтләре генә түгел иде. Үзгә җы-лылык, якынлык бар иде безнең арада. Менә утыр инде хәзер, «иде» дип, үткән заманда сөйләп. Рәхәт итеп сөйләшә, көлешә, серләшә идек, акырыша, кычкырыша идек, телефон трубкаларын шапылдатып куя идек. Ул да булмый, тиз генә тагын трубкага үрелә идек. «...Мин дөньяның малайларын сөйдем, бабайлары мине яратты». «Мә, Клара, менә Шаһиевың шалтырата» дип Нәфис абый телефонна аңа бирә. «И-и-и, бала, әле ярый Нәфис абыең бар», дип сөйләшүне башлап китә идек.

Сөйләшеп, арала-шып туеп булмый иде. Җанына нидер җитмәде. Ни җит-мәгәнен аның бе-лән аралашканнар белә. Әлмәтләр дә, Казаннар да белә. Читкә китәм дә үземне табам, кайтам да – югалтам. Бу аның сүзләре. Кыю иде, куркып тормый иде. Заман белән бергә атлый белде. Ярата, яраттыра белде. Туган көнендә – 18 мартта театр директоры, якын дусты Фәридә ханым Исмәгыйлева белән бергә хәл белергә бардык. Шатланды. Утырып торды. Фәридә ханыма кушылып «Сез һаман шулай хуш исле микән, Дөмәй буеның зәңгәр гөлләре?» - дип җырлады.

Матбугатка чыкмаган әллә никадәр сер бар миндә. «Клара апа, боларны бит дөньяга чыгарасы иде» дигәч, «Бала, ашыкмый тор. Сандыкны мин киткәч ачарсың» диде. Саклык белән генә сандыкны ачасы булыр.

Минем үлгәнне ишетсәгез, күмәргә ашыкмагыз, өч көн тотыгыз. Йокым туйгач торып утыруым бар, дип шаярта иде. Нинди өч көн, Клара апа, җаным, ярты көн генә булдың...

«Ачуымны китер-сәгез, тутырырмын туксанны» дия иде шигырь белән. Туксан тулырга бер елдан азрак вакыт бар иде бит әле. Тиешле дәрәҗәдә китерә алмадык күрәсең ачуыңны. Извини, Фәрештә...

 

Бу әле юксынуның башы, баласы гына. Тора бара нык сиздерер әле аның «анасы».

Берүк инде югалтма

Шулай бервакыт озак кына шалтыра-тышмыйча торганнан соң, ул миңа шалтыратты да:

- Бала, беләм инде синең вакытың юклыкны. Син шалтыратканны көттем-көттем дә, менә үзем сиңа шалтыратырга булдым. Шигырь яздым. Тиз генә каләм белән кәгазь ал да, мин әйтеп торам, син язып куй, - ди.

Үзенә генә әйтәсе

Сүзем бар Илүсәгә.

Әйткәнне тыңлар булмагач,

Үз итеп йөрмәсәнә.

Килсәң кил, килмәсәң-килмә.

Килмәсәң-килмәсәнә!..

Бу шигыре белән генә җиңә алмагач, берничә көннән Клара апа тагын шалтыратты. Тагын каләм белән кәгазь алып, язарга кушты. Мин тыңлаучан писарь кебек кулыма каләм белән кәгазь алып язарга утырдым.

Хатын-кызның җанын,

Әдип аңын,

Бәяләү юк безнең дөньяда.

Шагыйрьләрне бик соң аңлыйлар шул,

Шулай язган, ахры, миңа да.

Син дә мине аңлап бетермисең,

Соңлап төшәрмендер исеңә,

Кыңгыраулар, керәч ромашкалар,

Китерерсең каберем өстенә.

Рух ныклыгын саклап яшәде

Гөлчәчәк Садретдинова, шагыйрә

Клара апа бик якын итте мине. Хәер, мине генә микән? Хәл белергә килгән һәрбер кешене эчендә утлар янса да, мең газаплар белән хәрәкәтләнсә дә елмаеп каршы ала, кочаклап озатып кала иде ул. Аның уникаль хәтеренә, сөйләм осталыгына хәйран кала идем. Һәр җөмләсен шигъри  дүртьюллык формасында йомгаклап куя, мәкаль-әйтемнәргә төреп, сиңа төпле киңәшләрен бирә, юата, киләчәккә өмет-ышаныч уята. «Бала, беркайчан да горур башыңны түбән имә, бирешмә, алга омтыл!» - дип кабатлый иде ул миңа.

Клара Булатова кебек бер-кемнән дә курыкмый, үз кыйбласын булдырган, тимергә чүкеч белән суккандай чатнап чыккан һәр гыйбарәсендә рух ныклыгы сакланган, туры, хак сүзле кешеләр бүгенге көндә бармак белән генә санарлык калып бара. Үзенә тиешлесен сорап ала белде, кешенекенә кызыкмады. Тормыш һәм иҗат багажы гаҗәеп бай һәм үзенчәлекле булды. Күңел кояшының җылысын ул башкаларга да өләшеп яшәде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса