Әлмәттә тамашачыларга Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясен тәкъдим иттеләр
Иң зур байлык - ул син һәм сине яраткан кешеләрнең янәшәдә булуы. Комедия әнә шул хакта.
Иң зур байлык - ул син һәм сине яраткан кешеләрнең янәшәдә булуы. Комедия әнә шул хакта.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында җиләкләр апрельдә үк өлгерде. Тамашачыларга Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясен тәкъдим иттеләр. Спектакльнең режиссеры Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов, биюләрне артист Ләйсән Заһидуллина куйган.
Тамашачы рәхәтләнеп, иркенләп ял итте - көлде, елмайды, утырган җиреннән генә булса да артистларга кушылып биеде дә хәтта. Автор нәрсә әйткән, режиссер ни әйтергә теләгән дип баш ватып утыра торган булмаса да, кирәк булып, яратып, яратылып яшәүнең, башкаларга бәхет өләшүнең зур бәхет, чын хәзинә икәне аңлашыла иде.
Хәзинә - күмеп калдырылган байлык эзләргә килгән өч егет (артистлар Р. Мөхәммәтҗанов, Э. Нургалиев, А. Габдуллин) Җәмил абыйның (Ф.Сибгатуллин) өч кызына (Р. Хәкимова, Л. Заһидуллина, Э. Сәйфетдинова) гашыйк булалар. Җәмил абыйның үзенә исә күрше Гөлнур апа (А. Харисова) кармак салырга йөри. «Нуль пробег»лы Мөстәкыйм генә (И. Хәертдинов) мәхәббәттән бер читтә тора кебек. Алай дисәң, кеше җанында ни ятканын кем белә...
Мәхәббәткә кайбер нәрсә комачауламый, ди халык. Хәзинә эзләүче егетләргә, чыннан да, берни дә комачауламый, байлыкның зурына тап булалар.
Артистларның уены искиткеч. Бер-берсенә аз гына да охшамаган, тулы канлы, хискә, дәрткә бай, мәхәббәткә сусаган егетләр бөтен комедияне тотып тордылар. Аларның һәркайсы турында аерым тукталып зур күләмле мәкалә әзерләрлек.
Берсе прокурор, икенчесе банк хезмәткәре, өченчесе табиб булган җиләк кебек өлгергән бертуган кызлар үткен, тапкыр, мәхәббәтле булулары белән егетләрнең йөрәкләрен яулыйлар. Шундый кызларның әтиләре ничек инде җырлап-биеп тормасын. Әле җитмәсә кызларны гына түгел, аларның әтиләрен дә контрольдә тотучы күрше апаң һәм күрше агаең бар.
Әлеге комедия театрның талантлы артисты Д. Хөснетдиновның режиссер буларак өченче эше. Һәм ул монда да талантның чикләре юк икәнен күрсәтә алган. Чөнки һәр деталь бөтен нечкәлекләре белән уйланылган. Һәр хәрәкәт, һәр адым исәпләнгән. Сайланган җырлар, биюләр спектакльнең динамикасын хасил иткән. Д. Хөснетдинов коллегаларыннан системалы бер ансамбль оештырган. Сәхнәдәге энергетика анда гына сыеша алмый залга күчә һәм икесе бер дулкында яши. Бу режиссер буларак Д. Хөснетдиновның, хореограф сыйфатында Л. Заһидуллинаның профессиональлеген, актерларның иҗади осталыгын тагын бер кат ассызыклый.Җәй сулышын, җиләк тәмен үзләре генә тоеп калмыйча, тамашачыларга да җиткерә алган театр. Афәрин!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia