Клара Булатова вафат
Аңа 89 яшь иде.
Татарстанның халык шагыйрәсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Әлмәт районының мактаулы гражданины Клара Гариф кызы Булатова 89 яшендә вафат булды.
⠀
Клара Булатова 18 мартта ТАССРның Сарман районы Татар Карамалы авылында укытучы гаиләсендә туа. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Әлмәттә нигез салынуның беренче көннәреннән бирле яши. Төзелеш мәйданчыкларында, эшчеләр бистәсенең «Строитель» клубында, авыл китапханәләрендә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Үзешчән сәнгатьтә утыз елдан артык актив катнаша. Клара Гариф кызы - шагыйрә, Татарстанның халык шагыйрәсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Әлмәт районының мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхвәтуллина премия лауреаты. Ул үзенең бөтен иҗади эшчәнлеген Әлмәт җиренең матурлыгына, нефтьчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтләренә багышлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia