Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Нинди әдәбият? Яшәсен «Тишек носки»!

Әллә ниләр әйтердәй булам да...

 

Халыкта «Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра» дигән мәкаль бар. Бәйдә тоткан этне ычкындырып җибәргән кебек

Ни кыланганны белмибез. Бәйгә куяр урын да калмады, ычкынган этләр дә бәйгә яңадан эләгәселәре килми.

Элек «Кеше нәрсә әйтер» дигән бик тә мәгънәле, көчле җөмлә бар иде. Чөнки әдәп, әхлак, оят дигән төшенчәләр яшәп килде. Гаилә, мәктәп, җәмгыять бербөтен булып шулай тәрбияләде. Дөрес, ала аттан да кола тайлар туган очраклар булды. Ләкин ул бөтен җәмгыятьтә түгел иде. Ә хәзер? Күпләр үрнәк алырга, өлге булырга тиешле кешеләр үрнәк түгел. Урлый икән – димәк, булдыра, сәхнәгә чыгып оялмыйча теләсә нәрсә сөйли икән – димәк, булдыра....

Ә халык... Ә халык бүген кара сарык хәлендә. «Без нәрсә әйтик, кем тыңласын инде...» диләр. Әйтмәгәч тыңламыйлар инде. Әйтеп туктатырдайлар әйтмәгәч, безгә әйтеп караргадыр. Тамчы да тама-тама ташны тишә бит.

Гадәттә, кешене матурлык, сәнгать тәрбияли дип белдек без. Чөнки сәнгать ул югары зәвык, тәрбия, әхлак, әдәп була иде. Ул халык каршысында. Бөек рус язучысы А.П. Чехов «Кешенең бар нәрсәсе матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да» дигән, дип өйрәтте безне мәктәптә укытучыбыз Кәүсәрия апа. Ә училищеда класс җитәкчебез Галина Леонтьевна: «Футболка өстенә пинжәк кимиләр. Пинжәгегезнең якасы пычрана да, юып булмый. Ә күлмәк кисәгез, аны юарга җайлы», дип өйрәтте. Әни исә, телевизордан килешсезрәк хәрәкәт, мәгънәсез шаяру күрсә дә, «И-и-и, әти-әнисе исән булып, күреп торса, ояла торгандыр инде» дия иде.

         Ә хәзер? Менә инде бер артистның концертлары булачак дип «Татар радиосы» реклама ясый. Тамашаның исеме - «Тишек носки». Я Аллам... Тамашачыларны матурлыкны аңларга, тоярга өйрәтә торган сәнгатьнең исеме тишек носки булсын инде. Адәм ыстрамы, диярләр иде элеккеге, җиде класс тәмамлаган әдәпле, әхлаклы, тәрбияле, оят белә торган буын кешеләре. Халыкка якын булам, халык ул гадилекне ярата дип болай кыланмыйлар. Халык ул матурлыкны ярата.

Кино һәм театр артисты Олег Басилашвили: «Мин оятсыз эстрада концертларында хәлдән тайганчы кешнәп торган халык төркемен күргәндә, бу тупас кешнәү һәм оятсыз юморны миллионлаган телевизор экраннары аша күрсәткәндә, шул ук телевизордан үзләренең сексуаль маҗараларын сөйләүче оятсыз кызларны күргәндә, мәктәптә әдәбият өйрәнүгә җибәрелгән сәгатьләрнең кимүе турында ишеткәндә, миңа кемдер халыкны яңадан көтүгә әйләндерергә бик тә тели кебек тоела… Ә халыкның күбесе бу исләнгән җимне бик рәхәтләнеп кабул итә», - дип яза үзенең «Неужели это я?! Господи...» дигән китабында.

Әйе, халык шулай. Сәхнәдә үзен артист дигәне шулай кылангач, тамашачы бит шулай тиеш, ярый дип кабул итә. Һәм, сәхнәгә менеп, К. Тинчурин язганча, «Сукага җигеп, чирәм җир эшкәртерлек хатыннар» малае яшендәге, күтен өзгән кигәвен кебек сикергәләп йөргән «артист»ның бот арасына басып, азгынлыкта йөреп адашкан сыер арт санын баганага ышкыган, яки корчаңгы тай кебек, ышкынып торалар. Оят, билләһи, оят бит, хатын-кызлар. Ярар тегесе акча эшлим дип шулай кылана. Алай да, үзен хөрмәт иткән бер генә артист та булыр-булмас, тулыр-тулмас тамашачының үз янында селкенгәләп торганына риза булмас иде. Ә концерт карыйм дип килгән тамашачы, ник сез шулай түбән төшәсез?! Сезнең дә бит әти-әниегез, балаларыгыз, туганнарыгыз бардыр. Безнең бит менталитет башка. Ник чит илләргә карап көндез дә чыра яндырырга.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса