Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артисты Диләрә Фазлыева: Театр һәрчак минем белән

Сәхнә матурлыкны ярата. Ә ул чыннан да матур: үзе дә, иҗат иткән образлары да.

Диләрә Рәис кызы Фазлыева Әлмәт татар дәүләт драма театрында быел унынчы елын эшли.


Ни генә дисәң дә, театрда эшләү өчен гадәти кеше булу гына аз. «Эш» дип яздым да, ничектер сәер булып китте. Әйе, ул эш инде, тик бу шактый үзгә эш шул. Табигать биргән талант өстенә бик нык тырышлык, сабырлык һәм тагын әллә нәрсәләр сорый, таләп итә торган хезмәт.


Артист Диләрә Фазлыева шактый үзенчәлекле «фактура»га ия. Төс-кыяфәт, кабатланмас тавыш, үз-үзен тотышы, холкы - барысы да Диләрәчә. Димәк, артист ун ел дәверендә үз йөзен табарга өлгергән. Әлбәттә, моның асылында эзләнү, күзәтүчәнлек, күренеш-вакыйгаларны сеңдерә белү, үзең аша уздыру сәләте, ихласлык, тырышлык ята.
Анда тамашачыны тотып тора алу көче нык. Кыланмый, мактанмый, «мин булдырам» дими, хыялларын җилгә җилгәреп селки торган түгел. Эчке зәвык, тәрбия кебек төшенчәләрдән әвәләнгән ул. 


Башкаладан Әлмәт театрына эшкә китүне әти-әни дә, Диләрә үзе дә биһуш булып кабул иткәндер димәс идем.

Бөтен кеше кырылып авылдан, провинциядән Казанга ыргылганда, бердәнбер кызыңның Әлмәткә китеп баруы күңелле күренеш түгел икәнне аңларга була. Әти кеше дә баласының кулга тотып эшләргә, юрист, бухгалтер кебек «блатной», акча эшли торган эше, «Фәлән Фәләновна» дип әйтерлек исеме булуын тели. Ә кем теләми?! Романтика эзләп БАМ, комсомол төзелешләренә чыгып киткән еллар тарихта калды. Ә Әлмәт Диләрәне кабул итә. Әле ничек кенә! 


Коллективка шактый авырлык белән генә, озаклап керә торган кыз, тиз арада үз кешегә әйләнә. Килүгә эшкә чума, сагынып ятарга вакыты калмый. Әлбәттә, башта кызга Казан шау-шуы җитми. Бүген исә мондагы салмак, тыныч тормыш агымына сөенеп иҗат итә. 

Ун ел бер караганда аз да кебек, икенче карасаң, шактый вакыт узган. Кайбер артистларның гомере режиссерның күзенә карап, роль көтеп үтә. Тырышырга кирәк, үзеңне күрсәтергә, дигән булалар булуын да... Кемдер күренә, ә кемдер күренә алмый кала. Бу яктан Диләрә Фазлыевага бәхет елмая. Театрга килеп озак та үтми, казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча Эдуард Шахов куйган «Кибет» спектаклендә Диләрә Фазлыева Карлыгачны уйный. Бу күпләр хыяллана торган образ. «Читка»лардан соң әлеге рольдә режиссер аны күрә икән, димәк, бу артистның эчке потенциалы, динамика, фикер сөреше, эчке тоемлау кебек сыйфатларын тотып алуы. 

Артист образ тудырган саен яңа деталь тапса да, һәркемнең үз йөзен билгели торган бер сыйфаты була. Диләрә Фазлыевада ул табигыйлек һәм тамашачыны үз артыннан ияртеп бара алу сәләте. Авырмы, яисә аңа ул җиңел биреләме - тамашачы аны сизми, тамашачыга монысы мөһим түгел. Чөнки ул артистның эчке кухнясы. Ә менә сәхнәгә чыгып ике-өч минут үтүгә, ул Карлыгач (О. Жанайдаров, «Кибет»), Сәрби (Ф. Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»), ул фәрештә (Г. Исхакый, «Ул әле өйләнмәгән иде»), Ләйсән (З. Кадыйрова, «Синсез килгән язлар»), Бирдебәккә (Р. Зәйдулла, «Явыз») һ.б. әверелә. Элеккеге артистлар ничек сәхнәгә чыгып бөтен дөньясын оныткан булсалар, бүген дә ул шулай. Бу халәт Диләрәгә дә хас әйбер. 

Татар әдәбияты классигы Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендәге Сәрби образына Диләрә кереп кенә урнаша кебек. Сәрби булып сулый белә, ул булып яши. Заманча шәһәр кызы булуына карамастан, узган гасыр кызын тулыканлы итеп ача алды. 
Әлбәттә, спектакльне ике төркем уйнаганда бер үк образны ике актер башкарырга туры килә. Бу - артист өчен үзенә күрә сынау да, яхшы мәгънәдә көндәшлек тә тудыра кебек. Мондый вакытларда ул тагын да үҗәтләнеп яңа төсләр, яңа буяулар эзли.


Әйе, театрда атаклы Дамирә Кузаева, Роза Салихова, Дилбәр Әбүнәгыймоваларга алмашка, дөбердәп чыккан күкрәк тавышы, эчке энергетикасы белән тамашачы игътибарын бер учка җыеп, үз артыннан ияртә торган Диләрә Фазлыева үсеп килә. Миңа ул тулысы белән Р. Зәйдулла әсәре буенча куелган «Явыз»да ачылды. Аның Бирдебәге спектакльне тотып торды. Автор язган, режиссер куйган өчен генә ул төп роль булмады, ә аны нәкъ менә Диләрә Фазлыева төп герой итте. «Ни кыланса шул килешә өйләнмәгән егеткә» дип җырлый безнең халык. Д. Фазлыева шундый итеп тудырды Бирдебәкне, анда бер артык хәрәкәт, мимика юк. Бар да шулай булырга тиеш, бар да чын.

Сөйләме, тавышы, «тилелеге», кансызлыгы, ярата белүе, явызлыгы. Бер карасаң, ул бик самими, гади, хәтта ярата да белә, икенче яктан ул салкын канлы, үз явызлыгын, кулының «канга буялганын» акларга сәбәп таба. Ләкин, ул нинди генә сыйфатта булмасын, Диләрә Фазлыева үз героеның ныклы үзәген саклый. Әйтерсең лә аның бөтен сыйфаты шул бер нык үзәк тирәли әйләнә. Артист бернинди кискен күчешләр ясамый гына, табигый итеп ахырына кадәр алып чыга алды. Ул булып яши белде. Үзе тудырган Бирдебәге белән бербөтен булып бетте. Ул образны хатын-кыз уйнаганын онытасың да хәтта.

Гомумән, аңарга затлылык, зыялылык, тәрбия салынган. Бу аның канында. Мин биргән сорауларга да ул ашыкмый, кабаланмый, «уйнамый» гына җавап бирде.

- Диләрә, син тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?
- Тәнкыйтьне тыныч кабул итәм. Кеше чыннан да хак әйтәме, яхшыга булсын дипме - анализлыйм Шуннан соң гына нидер үзгәртә алам.

- Ялгызлык файдалы дип саныйсыңмы?
    - Файдалы дип саныйм. Кайчак үзем генә, үз уйларым белән калырга яратам. Кайсы бер ситуацияне башта йөртеп, анализлап, үземә ниндидер нәтиҗәләр ясыйм. Киләчәккә куелган максатларны чынга ашыру җаен уйлыйм.

- Ничек сез актер һөнәрен сайларга булдыгыз?
- Бу балачак хыялым. Башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы безнең белән әкиятләр куя иде, шундый яратып уйный идем. Шул вакытта сәхнәгә гашыйк булдым. Театрга спектакльләр карарга йөри идек. Залдан сәхнәдә уйнаган артистларга карап гашыйк булып кайта идем. Ике дә уйламыйча шул хыялыма бардым.

- Йөзгә дөресен бәреп әйтә торган кешеләргә карата фикерегез нинди?
- Каты бәрелмичә дөресен әйтүләре яхшырак.

- Сез актерлар гаиләсе, ирегез дә артист. Театр белән шәхси тормышны ничек берләштерәсез? Кызларга артистка кияүгә чыгаргамы, әллә юкмы?
- Икебез дә бер һөнәрдә булгач, ул үзе ничектер бәйләнеп бара. Ул яктан җайлы. Чыгарга, әлбәттә, ләкин монда инде актер тормышын аңлау бик мөһим.

- Кухняны театрга алып барып булмый, ә менә театрны кухняга алып керү җиңелме артист Диләрә Фазлыевага?
- Театр һәрчак минем белән.

Кайберәүләр артык матур сөйләшә. Диләрә Фазлыева исә миңа ни өчендер бераз кырыс холыклы, нечкә җанын каядыр тирәнгә яшергән дә, саклап кына яши төсле. Аны бөтен кеше дә күрми, үзе дә күрсәтергә атлыгып тормый кебек. Бу чыннан да шулай. Аның табигатенә серлелек, илаһилык хас. Ул яз кебек. Һавалары чыңлап, кар астына су төшкән, бөреләр бүртенгән, сызылып кына эчке бер моң аккан, яшәү бүләк итә торган яз кебек. 

Белешмә: Фазлыева Диләрә Рәис кызы 1993 елның 29 мартында Казанда туа. Драма актрисасы, «Тантана» премиясе лауреаты (2017). Ире артист Айзил Фазлыев белән бер кыз үстерәләр.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса