Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры тамашачыларга «Йорт» иммерсив спектакленең премьерасын тәкъдим итте

Әлеге тамаша - театр бинасы тарихы белән танышуның уникаль формасы, аның аша тамашачылар 1948 елдан башлап бүгенгә килгән заман атмосферасына чума, андагы вакыйгаларның актив катнашучысына әверелә.

Әгәр дә ташларның теле булса, алар ни сөйләр иде микән? Бу сорауны үземә еш биргәнем бар. «Йорт» иммерсив спектаклен булдыручылар да бүген татар театры бинасы булган Нефтьчеләр техника йортының тарихын барлаганда шул хакта уйланган сыман тоелды. Әлеге премьераның булачагын агымдагы сезон башланыр алдыннан белдек. Шул вакыттан ук аны тамашачы үзгә түземсезлек белән көткәндер дип чамалыйм. Ни дисәң дә, бу театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийның беренче хезмәте һәм ниндие генә әле! Берьюлы 40 тан артык артист, 20 кешедән торган хор, театрның барлык техник эшчеләре диярлек катнаша торган күләмле һәм күпкатлы хезмәте. Бу хакта соңрак, башта бераз тарихка күз салыйк.

Техника йорты «Татнефть» тарафыннан төзелгән. Ул 1960 елның 22 июнендә совет Татарстанының 40 еллыгына багышланган тантана барышында ачыла. Төзелешнең инициаторлары - «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Андрей Обносов, шәһәр партия комитеты беренче секретаре Аббас Кашаев. Шул вакыттан бирле бу бина шәһәрнең географик, мәдәни, мәгариф, иҗтимагый үзәге. Ачылган көненнән башлап биредә тантаналы рәсми очрашулар уза, түгәрәкләр эшли, халык өчен бәйрәмнәр үткәрелә, туйлар да гөрли, хәтта соңгы юлга да озаталар. Спектакль шул вакыйгаларны күрсәтүдән башлана да. Советлар чорының кызыл заллары, трибунадан нотык, халыкның илебез казанышларын горурланып кабул итү мизгелләре - кемне ничектер, ә мине замандашыбызга җитми торган сыйфатларны искә төшерергә мәҗбүр итте!

Кыскасы, бер бина тарихы Әлмәт авылын Татарстанның нефть башкаласына әйләнү башында торган беренче нефтьчеләрнең, беренче юл яручыларның рухи батырлыкларын үз эченә алган. Һәм бу бина гына түгел, бу биредә укыган, спорт белән шөгыльләнгән, иҗат иткән, җырлаган, биегән һәм, әлбәттә инде, гашыйк булган кешеләрнең язмышлары хәл ителгән урын да.

Техника йорты 1990 елда татар драма театры йортына әверелә. Шуңа күрә спектакльдә, әлбәттә инде, театр артистлары тормышы да урын алган. Исемнәре алышынган, ләкин театр сөючеләр һәм азмы-күпме аның тарихын белүчеләр өчен шактый таныла торган билгеле шәхесләрнең эчке кичерешләре, шәхси трагедияләре, конфликтлары тетрәндерми калмый. Бәхеткә, бер күренештән икенчесенә күчәргә хәрәкәтле вакыт бирелә. (Карарга барганда бик җайлы аяк киеме кияргә онытмагыз, ике сәгать ярым эчендә шактый йөрисе булачак). Шул арада уйларны бер җепкә тезәргә, алда ни буласын үзеңчә фантазияләргә, хәтта прототибы сыман тоелган теге яки бу билгеле шәхеснең интернет аша тормыш юлына күз дә салырга була. Ә менә телефонга төшерергә ярамаганын алдан ук кисәттеләр - бу артистларга уйнарга комачаулый. Чөнки тамашачы - артистка, артист тамашачыга терәлеп диярлек уйный. Өстәвенә, театр бинасының бер почмагыннан икенчесенә йөгереп барырга кирәк (ул күчешләр дә шактый күзгә ятышлы, синең белән ияреп барган уйларның дәвамы), баксаң, әле шул ук исем астында икенче, өченче төркем өчен әзерләнгән тамашаның катнашучысы да булырга кирәк.

Пролог өлешеннән соң тамашачылар өч төркемгә бүленеп театр эчендә барган тарихи вакыйгаларга кереп китә. «Соңгы, беренче, бердәнбер», «Сөю һөҗүме» һәм «Упкын читендә». Бу өч спектакльнең сюжеты әдәби баетылган, шулай да алар фактларга нигезләнгән. 1948 елдан алып бүгенгә кадәр чорны колачлый.  

Спектакльнең режиссеры Сәрдәр Тагировский, драматург Равил Сабыр, рәссам Елена Сорочайкина, яктылык буенча рәссам Ольга Окулова, хореографлар Мария һәм Марсель Нуриевлар театр артистлары белән бергә спектакльне кую өстендә зур эш башкарганнар. Бу фактларны җыю, берьюлы өч линиягә салу, сюжет уйлап табып, артистларның ышандырырлык итеп башкаруы гына түгел. Бу яшь туташ-ханымнарны картайтып әби итә белгән (Резеда Хәертдиновадан, гомумән, танымаслык карт образын әвәләгән) гримерлар эше дә. Өч төркем тамашачыны кисешмәслек итеп йөртеп, шыпырт тота белгән зал администраторларының осталыгы да. Күңелнең чайкалып түгелер мәлендә ипләп кенә «экскурсия төркеменә» ияреп, балачактагы җырларны кушып, борчуларны тарата алган музыка куючыларның хезмәте дә. Театрның бер почмагыннан икенчесенә йөртеп, подвалларга алып төшеп, музейда «мунча кертеп», моңарчы бар диеп күз алдына да китерә алмаган сәхнә арты тормышының ничек бар (яки ничек булырга да мөмкин) икәнен күрсәтеп, тамашачының күрмәгәнен күрсәтте бу юлы театр! Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина башкаруындагы Райхана Бораева әйтмешли, «театрга кермиләр, театрга эләгәләр - төрмәгә яки поезд астына эләккән кебек» диясе генә калды. Шәхсән үзем шактый арып кайтып китсәм дә, ике көннән соң калган ике линияне карау һәм бер бина тарихына тулысынча чуму өчен тагын кайтырга кирәк дигән фикердә йөрим әле. Сез дә афишаларны күзәтегез. Очрашу урыны - «Йорт».

 

Рәдифә Ногманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса