Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында «Иманлы булыйк» күргәзмәсе эшли

Күргәзмә Рамазан шәриф ае уңаеннан оештырылган.

2025 елның 1 нче мартыннан Рамазан шәриф ае башланды. Барлык айларның солтаны булган Рамазан  - бөтендөнья мөселманнары өчен дә бәйрәм, һәр 30 көне дә олуг бәйрәм.

Шушы уңайдан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда  «Иманлы булыйк» исеме астында күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмәдә  борынгы һәм бүген эшләп килүче мәчетләр тарихы белән танышырга мөмкин. Шулай ук анда  шамаилләр җыелмасы ( иң борынгысы 1860 елларга караган), кул эшләнмәләре булган намазлыклар, ( иң борынгысы 1893 елларга караган), дини китаплар, алар арасында Елховойдан булган Вагыйз мулланың “ Алты бармак” китапларын, борынгы китап куйгыч,  шәмдәл, шул авылдан булган Сафиуллин Рәҗәпнең әнисенә бүләккә дип ясап калдырган “Мәчет – шкатулка”( ул дини китаплар, дисбеләр куяр өчен диеп ясалган) һәм башка кызыклы һәм истәлекле әйберләрне күрергә мөмкин. 

 

 

Фото: Елховой авылы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса