Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Безнең коралыбыз - Тукай теле

Дистә елга якын Тукай көнен, Шигърият бәйрәмен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Д. Сираҗиев, Р. Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, Әлмәт татар дәүләт драма театры режиссеры Ильяс Гәрәев әзерли.

Ел саен шәһәрнең туган телгә, милли сәнгатькә битараф булмаган халкы Тукай туган көндә аның һәйкәле янына җыела.

Балалар чыгышы, язучы-шагыйрьләрнең үз иҗатлары белән таныштырулары, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларының кызыклы, җанга ятышлы тамашалары халыкны Тукай иҗатына, милли мохитка алып кереп китә. Елга бер тапкыр авыз тутырып туган телдә, татар телендә, бөек Тукаебыз телендә шәһәр урамын яңгыратып сөйләргә мөмкинлек туа.

- Мин монда килгән чорларда гадәттә бер-ике артист әлеге бәйрәмдә шигырь сөйли иде. Тел, сүз бит инде - без артистларның коралы. Безнең коралыбыз - Тукай теле. Элек бит бу чараларга җитәкчеләр дә күп килә иде. Әйтик, шул ук Ришат Әбүбакиров һ.б. Ул бит татар телле җитәкче иде. Тукайча, татарча укыган иде. Ул бу чарага килергә тиеш дип кенә түгел, намусы, җаны кушканга килә иде. Хәзер башкачарак.

- Бу көн шәхсән үзегез өчен нәрсә? Нинди көн?

- Бу бит инде ни әйтсәң дә шигырь, әдәбият бәйрәме. Минем өчен әдәбият көне. Безнең әдәбиятыбызга, ни генә әйтсәк тә, профессиональ нигез салучы ул Тукай. Ул әдәбиятыбызны, татарны дөньяга танытучы. Шуңа күрә мин ул көнгә ниндидер бер рухи дулкынлану, эчке бер күтәренкелек белән карыйм. Элек «Мин татарча сөйләшәм» дигән акция дә үткәрдек без.

- Сез инде җитәкче буларак үзегездә җаваплылык тоеп һәр елны әлеге эшкә алынасыз. Ә артистлар моңа ничек карыйлар?

- Арча, Балтач якларында бит Тукай туган, яшәгән авылларга ел саен җитәкчеләр, төрле делегацияләр бара. Юллары бик үк шәптән булмагандыр инде. Шунда баручы шоферлар «И, Тукай, син туганчы, тумаган гына булсаңчы» дип әйтәләр икән, дип көлеп сөйлиләр иде. Монда да төрлечә була. Бу Тукайны, милләтне, телне яратмаудан түгел, ә ул чараның елдан-ел түрәләр өчен «артык кашык»ка әйләнә баруыннан. Ә артистларыбыз исә чыгышларын бик яратып, булсын дип, халыкка ошасын, укучыларда телгә мәхәббәт, хөрмәт артсын дип, шәһәр халкына бер бәйрәм булсын дип яратып эшлиләр. Кемнәргәдер кирәк түгел икәнен сизсәк тә, аның белән ризалашмыйбыз без.

Әйе, кайдадыр юл юк, ә без исә ел саен шәһәрнең иң ташландык урынында бәйрәм ясарга тырышып азапланабыз. Сүз дә юк, тамаша да бик матур, халыкның да кәефе начар түгел. Тик, бөек татар улының һәйкәле торган (һәйкәл димәсәң хәтере калыр. Әнә Чехов бабай ничек утыра тарантаста!) урынның шундый булуын күргәч, Тукай туган якка баручы шоферларның сүзе искә төшәдер шул.

- Безнең бер көнебез бар урамга чыгып кычкырып татарча сөйләшә торган. Бу - русча титрсыз эшли торган көн. Монда бездән урыс телендә нидер таләп итәргә тиеш түгелләр. Шигърият ул шундый иҗат - аны тәрҗемәсез, сөйләүченең, тыңлаучының йөзенә карап белеп, аңлап була. Кемдер моңсулана, сагышлана, елый, көлә, елмая, уйлана... Ул шигырь укучының, тыңлаучының йөзенә чыга. Аңа милләт кирәкми.

Ильяс әфәнде бөтен-җаны тәне белән Тукай рухына чумып яши, иҗат итә шушы көннәрдә. Апрель җитә башласа, Тукай һәйкәлен көнгә биш урап кайта. Җанын әрнетә, илһам эзли, Тукайны яңа яктан ача. Җаны әрни - Тукай тикле Тукайга лаеклы һәйкәл булмаганга. Бу - Ильяс әфәнденең иң авырткан урыны. Ә кабат-кабат Тукайга килүе туры мәгънәдә. Ул аны эзли, җанын, рухын. Чөнки белә, Тукай ул мәңгелек сер. Ул ахыры булмаган могҗизалы шигърият. Шуңа да шигырь бәйрәмендә ул куйган тамаша һәр елны Тукайны яңа яктан ача.

- Әдәби әсәрне укыган саен нәрсәдер ачасың. Ул бер көнне синдә бер тәэсир калдыра. Икенче көнне башкача фикер тудыра. Кешенең бит фикере дә үзгәрә, картая, өлкәнәя, дөньяга башкача карый. Тукайны да ел саен яңача ачасы килә.

- Ильяс әфәнде, әлеге бәйрәмне әзерләгәндә сез үз алдыгызга ниндидер максат куясызмы?

- Әлбәттә, ул милләткә, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Аннан, Тукай һәр елны халыкка яңа ягы белән ачыла. Мин шуны эзлим. Әйтик, ниндидер бер әйбергә төрле ноктадан, төрле ракурстан карап булган кебек, Тукайга да шулай карарга тырышам. Әгәр дә тотынасың икән, әйбәт эшлисе килә. Мин аңа әзерләнгәндә Тукайны бала булып та, урта буын вәкиле булып та, бабай булып та читтән күзәтәм, өйрәнәм. Шул рәвешле Тукайны яңача күрергә була.

- Бер баш яхшы, ике баш тагын да яхшырак дигәндәй, артистлар да ниндидер фикерләр әйтәләрме? Алар белән килешәсезме?

- Бирәләр, артистлар яңа идеялар дә, фикерләр дә бирәләр. Һәр яңалыкны күтәреп алалар, кайсыберләрен үзләре тәкъдим итәләр. «Әйдәгез, менә болайрак эшлик, тегеләйрәк уйлап карыйк» дип, яңача, яшьләрчә, заманча алымнар кертәләр. Тукайны юкка гына халык улы димиләр бит. Ул чыннан да халыкныкы. Чөнки Тукай иҗаты халык иҗаты белән үрелеп бара. Әле менә бер кызыбызга Тукай иҗатындагы мөнәҗәтләрне кертик дигән идем, ул аны рэп формасында башкарып күрсәтте. Күрәсез, Тукай ул чын халыкчан, ул буыннар чылбырын бәйләп тора. Әгәр дә алар мин яраткан әйбергә каршы килә икән, димәк, аларның күңелләре аны кабул итми. Ә күңел кабул итмәгәнне ничек итеп чын күңелдән эшләп, сөйләп булсын. Безнең бит бөтен максатыбыз да чын күңелдән Тукайны кабул итеп, икенче күңелләргә җиткерү. Чын күңелдән сөйләсәң, һәрвакыт халыкка барып җитә. Ләкин артист минем белән килешмәсә дә, аны кабул итәргә, аны кулланырга кирәк.

Нигә мин телемне сөям? Тел югалмаска тиеш. Татарның рухы булса, тел югалмый, тел яши. Аны җыр, моң саклый. Тукай халыктан җыйган җыр-моңны, шигъри җанны без бүген Тукай иҗаты аша яңадан халыкка кайтарырга тиеш. Тукай милли рухны гасырдан гасырга берләштереп-тоташтырып тора.

Әле ярый, Тукай, син бар. Без татар дип күкрәк кагарга, рухны сакларга, шигъриятне маяк итеп алга барырга. Тик, ни кызганыч, синең туган көнеңне, шигърият бәйрәмен генә инде ничә ел ташландык «Татарстан» кинотеатры янәшәсендә уздырабыз. Ләкин безнең урамга да бәйрәм килер... берәр заман.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса