Әлмәттә китап туе
Бездә китапны хөрмәтли, аны укучыга җиткерүчеләрне зурлый беләләр.
«Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә 2024 елда «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү булды.
Чарага «кереш» буларак, һәр елны китап авторлары, култамга белән, китап сөючеләргә үзләренең китапларын бүләк итәләр. Аралашу, күрешү, сөйләшү килгән китап сөючеләрне алда булачак әдәби дөньяга әзерли.
Тамаша быел 28 нче тапкыр үтсә дә, һәр елны үз йөзе, яңа формат, яңача яңгыраш белән була. Әлмәт татар дәүләт драма театры (реж. И. Гәрәев) Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия шәкертләре (укыт. М. Габидуллина, Г. Гаптелхакова) белән берлектә әдәбият сөючеләрне серле дә, сихри дә булган китап дөньясына алып керәләр.
Быел укучыларга җиде китап тәкъдим ителде. Гадәттәгечә, алар төрле жанрда, төрле телдә язылган, төрле яшьтәге укучыларга, һөнәр ияләренә аталган. Китап авторлары арасында исемнәре укучыларга яхшы таныш булганнары да, әдәбиятка ышанычлы адымнар белән яңарак кына килүчеләр дә бар. «Рухият»та бар кешегә дә мәйдан бирелә.
Кунакларны, китап авторларын сәламләп, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Ренат Мамин китапларның буыннар арасын бәйләп торучы күпер икәнлеген ассызыклады. Һәм «Рухият» программасының шул күперне ныгытып торганлыгын әйтте. Озак еллар әлеге программаны җитәкләүче Флюра Шәйхетдиновага Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнехановның «Рәхмәт»ен тапшырды.
Әлмәт, нефтьчеләр башкаласы буларак, төбәкнең бөтен мәнфәгатен кайгыртып яши. Башка бер генә төбәктә дә әдәбият-сәнгатькә мондый игътибар юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бу җәһәттән, әлмәтлеләргә күпләр сокланып һәм көнләшеп карыйлар, диде.
«Чәчләреңдә шомырт исе» – яшь язучы Алинә Хәбибуллинаның тәүге китабы. Студент вакытында ук С. Сөләйманова исемендәге премия стипендиаты булган А. Хәбибуллинага ул Язучылар берлегенә керергә юл ачты, диде берлек рәисе Ркаил Зәйдулла. Берәүләр тәүге китабын күреп куансалар, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган В. Хәйруллина өчен «Гомер агышлары» дигән шигырьләр җыентыгы инде гомер үренә менеп барганда зур бүләк булды. И. Миңнуллинның да балалар өчен басылган «Тынгысыз буран» китабы, һичшиксез, үз укучыларын табар. Чөнки ул балалар теле белән, алар дөньясын тоеп язылган. Һәм искиткеч матур бизәлгән. Е. Аничкинаның да рус телендә иҗат ителгән «Кролик на луне» китабы балаларга аталган. Мөмкинлекләре чикле булса да, Катяның иҗаты чиксез. Ул һәрвакыт үз укучыларын сөендереп тора.
Этно-музыкаль сәнгать яратучылар өчен дә быел зур бүләк әзерләнгән иде. Якташыбыз, Г. Макаровның «Звени, старинная думбра» һәм И. Мусинның «Курай в татарской культуре» китаплары музыка мәктәпләре, көллиятләр өчен бик тә кирәкле өстәл китабына әйләнгән инде. Моның шулай икәнен китап авторы Г. Макаров Чувашстанда күреп кайткан.
Әлбәттә, быелгы елның иң көтелгән китабы – ул «Театр – шәһәрнең җаны – Театр в городе». Бу театр өчен генә түгел, бөтен шәһәр, Рәсәй театрлары өчен зур бүләк. Шуңа да театр директоры Фәридә Исмәгыйлеваның чыгышы иң ялкынлысы булды. Ул үткәрелгән чараны «Китап туе» дип атады. Бу чыннан да шулай. Гомумән, һәр чыгыш ясаучы «Татнефть» Хәйрия фондына татар әдәбиятына, татар сәнгате үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Рәфкать Шаһиев.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа