Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сәнгатебезне, милләтебезне саклаучылар исемлегендә сез бармы?

«Нефтьче» Мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» мәдәни проекты старт алды.

 

Нинди генә эшкә тотынсалар да, алар һәрвакыт югары дәрәҗәдә итеп башкарып чыгалар.

Соңгы елларда шәһәрдә һәм районда узучы мәдәни чараларның берсе дә нефтьчеләр ярдәменнән, алар башлангычыннан башка узмый. Әле җәй көне генә ачылган «БиблиоНефть» мәйданчыгында да инде төрледән-төрле очрашулар, мәдәни-сәнгати чаралар булырга өлгерде. Узган атнада шундый чараларның берсе – «Әдәби атнакич» дип аталган шигъри очрашу кичәсе булды. Әлеге очрашу Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды. Беренче очрашуның кунаклары М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, «Татнефть» Хәйрия фондының С. Сөләйманова исемендәге стипендиаты һәм кызыксындыру премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин һәм күпсанлы шигъри бәйгеләр җиңүчесе Дания Нәгыйм иде.

Мәйданчыкта яшьлек рухы, яшьләр сулышы. Сүз дә юк, мондый очрашулар урыны ул бию мәйданчыгы түгел. Әдәби иҗатка, мәдәни очрашуга килүчеләр аерым зәвыкка ия, үз дөньясы, башкаларга әйтер фикере булган яшьләр.

Үзләреннән дә яшьлек кайнарлыгы, яшьлек дәрте ургылып торган яшь шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин белән Дания Нәгыйм чыннан да заман белән бер дулкында «йөзүчеләр». Очрашуга килгән яшьләр алдында чыгыш ясау аларның үзләренә дә, килүчеләргә дә кызыклы иде.

Очрашуны ачып, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефтьчеләрнең социаль мәсьәләләргә һәрдаим зур игътибар бирүе турында әйтеп үтте. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, нинди генә эш башкарылса да – юллар төзүме, ишегалларын төзекләндерүме, мәктәпләргә ремонт ясаумы, китап чыгарумы – болар барысы да беренче чиратта аларны күз алдында тотып эшләнгәнен ассызыклады.

Чыннан да, шәһәрдәге бик күп чара яшьләр өчен, аларның ялын, эшчәнлеген, иҗади үсешен истә тотып башкарыла. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе вазифаларына керешкән Равил Сабыр да әлеге проектның сәләтле яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерүне, арттыруны күздә тотып эшләнгәнлеген әйтеп, кыскача гына Казан кунаклары белән таныштырды.

Рүзәл Мөхәммәтшин – яшьләр арасында да, татар дөньясында да билгеле шагыйрь. Ул татар әдәбиятына «үз сүзе, үз тавышы» белән килеп керде. Стиле, тематикасы, яңгырашы ягыннан аның иҗаты Такташ иҗатына аваздаш. Ул – трибун шагыйрь. Иҗатының киңкырлы булуы, сүзгә, телгә үткерлеге, фикер тирәнлеге ягыннан аерылып тора. Шуның белән дә яшьләр арасында бик тиз уртак тел таба. Әлеге очрашуда да бу ачык күренде.

Әйе, кемдер иҗатка максатчан рәвештә килә, турыга, ә кемгәдер урау юллар аша үтәргә кирәк була. Шагыйрә Дания Нәгыйм шундыйлардан. Балачактан ук шигырь язу белән җенләнгән кыз сәүдә-кооперация техникумын тәмамлап килә әдәбиятка. Хатын-кызларга хас булган самимилек белән рәттән, аның иҗатына ирләрчә ныклык, катлаулы темалар да хас.

Әлбәттә, шагыйрьләрнең икесе дә аудиторияне тотып тора алу талантына ия. Һәр икесе дә кызыклы әңгәмәдәш. Шуңа да баштарак кыюсыз гына утырган кызлар-егетләр бераз сөйләшүдән соң шактый җанланып киттеләр. Шагыйрьләрнең үз шигырьләрен укыган вакыттагы тәэсирләре, аудиториянең аны үз итеп кабул итүе моңа ачык мисал. Шагыйрьләр ничек иҗатка килүләре, бүген нинди уй-борчулар белән янулары турында сөйләделәр.

Очрашуга Югары нефть мәктәбе студентлары, Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия, лицей-интернат укучылары, язучылар, Әлмәт театры артистлары һәм әдәбият сөючеләр килгән иде.

Әлеге чараның максаты яшь, яңа талантларны барлау, аларга юнәлеш бирү булганлыктан, сүз Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Резедә Хәертдиновага да бирелде. Ул инде драматург буларак та («Киңәш кирәк» комедиясе чыкты), шагыйрә буларак та («Хәят» шигырьләр җыентыгы дөнья күрде) танылып килә. Аның каләменә тирән фәлсәфә, лирик кичерешләр, янәшәдәгеләргә карата үзенчәлекле фикер хас. Ул Казан кунакларын да, яшь тамашачыларны да үз иҗаты белән таныштырып, шигырьләрен укыды.

Һәр очрашу, әлбәттә, аны карарга, очрашырга килүчеләрдә сорау тудырырга, нидер бирергә тиеш. Ә кызыксынучылар, сорау бирүчеләр, җавап ишетергә теләүчеләр шактый иде.

– Кырык ат җигеп бер кешене су янына китереп була, ләкин аны су эчәргә мәҗбүр итеп булмый, – дип саный Рүзәл Мөхәммәтшин. – Мин аңлыйм, бүгенге вәзгыять мәңге дәвам итмәячәк, һичшиксез, якын арада нидер үзгәрәчәк. Аңа кадәр кемдер телне җуячак, татар халкы сан ягыннан да кимергә мөмкин, ләкин татарда минем кебек «диваналар» шактый, минемчә. Менә шул «диваналар» телебезне дә, әдәбиятыбызны да, мәдәниятебезне дә, сәнгатебезне дә, милләтебезне дә бик озак, озак, озак еллар буе саклап калачак, үстерәчәк. Менә бу исемлектә сез бармы, юкмы? Бу сорауга һәркем үзе җавап бирергә тиеш.

Кичә ахырында «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова оештыручыларга, кунакларга, катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм мондый очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләген җиткерде. Чөнки ул үзе мондый очрашуларның оештыручысы гына түгел, ә үзәгендә кайнаган кеше буларак, заман яшьләренең дөньяга карашын да, ни белән кызыксынуларын да бик тиз тотып ала.

Әйе, әле очрашасы, сорауларга җаваплар табасы шактый. Монда бер кичә белән генә чикләнә торган түгел. Шуңа да бу соңгысы булмас. Киләсе «Әдәби атнакич» 19 декабрьдә узар дип көтелә.

 

Рүзәл Мөхәммәтшин – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Татнефть» Хәйрия фондының С. Сөләйманова исемендәге стипендиаты һәм кызыксындыру премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү секторы мөдире.

 

Дания Нәгыйм – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Иделем акчарлагы» (2011), «Шигъри Сабантуй» (2013), «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» (2014) һ.б. конкурсларда җиңүче. «Галәм агачының яфрагы мин» (2015) һәм «Бөртекләп җыелган гомер» китаплары (2018) авторы. «Татарстан» радиосы коллективында эшли.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса