Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Мөгез чыгармау»лары белән «мөгез чыгардылар»

Сиксән ел театр тарихы өчен аздырмы, күптерме – мин әйтә алмыйм. Ләкин шул еллар аралыгында театр белән бәйле вакыйгалар, язмышлар, үсеш юбилей тантанасы кысаларына сыеп беткән иде.

Килештергәннәр. Урам баскычыннан ук кызыл келәм, ягъни «красная дорожка» ясаганнар. Күп йөрү, күп күрү галәмәте. Чөнки безнең театр илкүләм генә түгел, «мир»күләм чараларның дәрәҗәле кунаклары, катнашучылары. Безнең ише кыска буйлылар бот араларыннан гына узып китәрлек «Урам театры»ның ап-ак артистлары каршы ала. Фойеда үзе бер тамаша. Кайсыдыр листовка тарата, пианино уйный, икенче катта җыр агыла. Шунда ук бик креатив фотозоналар. Һәркем тиз генә фотога төшеп, интернет челтәренә эләргә ашыга. Хәзер бит бөтенесе фотограф, бөтенесе оператор. Бер сүз белән әйтсәк, «Сам себе режиссер» тапшыруы отдыхает.

Кемнәр генә юк. Әнә, мәдәни чараларны «чеметкәләп» яза торган башкала журналистлары Рәмис Латыйпов һәм Рузилә Мөхәммәтова белән фотога төшәргә ашыгалар. Гомумән, башкаладан тантананы күзәтергә шактый кунак килгән иде. Соңгы елларда Әлмәт театры Рәсәй театр белгечләрен, тәнкыйтьчеләрен, журналистларны үзенең спектакльләре белән «телсез» калдыргач, чираттагы «шаккатыризм» күрергә килгәннәрдер инде. Ә бәлки чакырганнардыр. Ни генә әйтсәң дә, Казан журналисты ул бит инде Әлмәт журналисты гына түгел. Ләкин бу юлы театр тагын кызык итте. «Мөгез чыгармау»лары белән «мөгез чыгардылар». Ул хакта соңрак.

Бәйрәм тамашасында бар да урынлы, бар да таманча булды. Озакка сузылуы да сизелмәде дияргә була. Сәхнәгә чыккан кеше бит ул үзе залда утырганда «озак сөйли, кыскарак тотса да ярый, һаман шул бер сүз инде» дип утыра да, чират үзенә җиткәч тормозлары тотмый. Шуларны исәпләмәгәндә, озынлыгы таман гына булды. Тамашачылар ахырына барып җитмәсләр дип Фәридә ханым юкка хафаланды. Ул әйткәч кем чыгып китсен инде.

Бик җылы, ихлас хатирәләргә, театр тарихына нигезләнгән булуы тамашачага җан тынычлыгы, рухи ләззәт бирде. Бер артык хәрәкәт, артык сүз юк. Ул чорга хас уен рәвеше, кием, гади, эчкерсез юмор, шаяру. Һәм шулар артында никадәрле авыр һәм катлаулы артист язмышы. Элек тә шулай булган, бу хәзер дә шулай. Моны сәхнәдә һәр артист үз авызы белән әйтте. Рәхәтен дә, михнәтен дә санап чыктылар.

Газиз Саттаров (Р. Таһиров), Нәгыймә (Г.  Кәшипова), Г. Хөсәенов (Ф. Сибгатуллин), К. Хәләпов (А. Мифтахов). Айрат Мифтаховны фотосурәттәге Камал Хәләповтан аеру да мөмкин түгел иде. Ксерокстан чыгарган күчермәсе кебек. Аеруча колаклары. Фикрәт Сибгатуллинны да тамашачы сагынган. Сизелеп тора, ул үзе дә сагынып кайткан театрны. Сәхнәдә табигыйлеге, образда яши белүе, затлы, саллы буй-сын, төс-кыяфәт белән янәдән яраткан тамашачысын сөендерер дип ышанабыз.

Гомумән, тамашада катнашкан һәр артист шәхес булып формалашкан, үз йөзен тапкан. Башка театрлар чын мәгънәсендә көнләшерлек. Сәхнә яшьлекне, матурлыкны ярата. Шуна да бәйрәм сәхнәсендә күбрәк яшьләр иде. Тик онытмагыз, яшьлек һәм яшьләр урта һәм өлкән буын артистлар янәшәсендә тагын да татлырак «алсу алма» булып күренәләр!

Сәхнәдә «Олы юлның тузаны» җыры яңгырый. Сизелеп тора, әлеге җыр аркылы да үзгәреш җиле искән. (Ул көнне МЧС каты җил буласын хәбәр иткән иде шул). Шулай булса да, сүзләре бик мәгънәле бит ул җырның. Һәм менә экраннан бакыйлыкка күчкәннәр безгә – тамашачыларга карыйлар. Без белгәннәр һәм белмәгәннәр, без күргәннәр һәм без күрмәгәннәр... Шушы сәхнәдә без дә бар идек бит, диләр алар. Йөрәкләр кысылып китте. Рәхмәт сезгә...

Бәйрәмнең «йөзем»е, яисә төше – ул буыннар бәйләнеше булгандыр. «Ак калфак»тагы Бакый (Ф. Сафиуллин) янында Хәмдия-Луизаның каян барлыкка килгәнен сизми дә калдым. Могҗиза булды да куйды. Икенче могҗиза, иң татлы, иң рәхәте Ризван Хәертдинов. СөбханАллаһ дип карарга кирәк булгандыр инде ул балага. Әйтергә онытканмын. Соң булса да СөбханАллаһ, күз тимәсен. Шулкадәр чын, самими һәм искиткеч оста алып барды ул тамашаны Динар абыйсы белән. Динар Хөснетдинов исә үзенең кечкенә дустына бер икеләнүсез ышанган иде. Аның белән бала-чага итеп түгел, ә үзенең фикердәше, партнеры буларак эш итте. Әлбәттә, авырлыгын артист үзе генә белгәндер, тик бу тамашачыга күренмәде. Корабны ничек дип атыйсың, шулай бара диләр бит. Шуның кебек, бәйрәм кичәсенең җылылыгы, ихласлыгы, тамашачыга тәсир итү көче ул алып баручылардан тора.

Котлаулар күп булды. Котлаучылар Әлмәт театрын, артистларын белеп котладылар, ихлас котладылар. Күбесе кыска тотты. Әйбәт. Иң оста котлаучыларга урыннар бирелсә, Гафури театры режиссеры Айрат Абушахманов беренче булыр иде. Чөнки ул, сүзнең кирәген генә, асылын гына сайлап, театрның, директорның үзәгенә төзәп «атты» һәм тидерде. «Берәр ерҙә яҡшы исеме сыҡҡан режиссерҙы ишетһә, Фәриҙә апай уны барыбер эҙләп таба, һөйләшә һәм Әлмәт театрында спектакль ҡуйҙыра. Уның копилкаһында иң яҡшы режиссерҙар. Режиссерҙар араһында Әлмәт театрына барып спектакле сығарыу иң югары кимәл булып һанала», диде ул. Бу дөрестән дә шулай.

Сертификат булмаса да, Ырынбур театрының бүләге – Әлмәт театрына 80 дип язылган Ырынбур шәле (17 ел Әлмәт теартында эшләгән Рөстәм Абдуллаев кулыннан) һәм Башкортстанның «Нур» татар театрыннан БРның халык, ТРның атказанган артисты Дамирә Сәетованың җыры тамашачылар күңеленә сары май булып ятса, директор иңенә җылы шәл булып ятты.

Рәсәйкүләм билгеле театр җитәкчеләренең зур экран аша безнең театр турында әйткән җылы сүзләре, котлаулары театр өчен генә түгел, шәһәр өчен, татар милләте өчен олуг мәртәбә булды.

Зур дәрәҗәдәге түрәләрнең килә алмауларына театр җитәкчелеге, әлбәттә, борчылгандыр. Тик тамашачы өчен аларның килү-килмәүләре әллә ни мөһим түгел иде. Чөнки кайбер котлаучылар арасында Әлмәт театрын әллә ни белмәгәннәре дә сизелде. Җитәкчеләре кушкач килгәннәр инде, нишләсеннәр. Ә менә үзебезнең башлык булдырды. Театрга чын хөрмәт йөзеннән шушы тантана өчен Казандагы эш сәфәреннән кайтып, янәдән китеп барды. Тагын бер сөенечлесе, артистлар белән беррәттән театр хезмәткәрләренең дә бик күбесе котлауларга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Бәйрәм кичәсендә татлы сагыш хөкем сөрде. Рәхәт ләззәт. Барабанчы егетләрнең умарта күче аергандагы кебек дөп-дөп барабан кагып, халык җырларына яңа сулыш өрүләрен тын гына утырган тамашачы я йоклап китәр дип керткәннәрдер инде. Өрфиядәй ефәк күлмәккә киндердән ямау салган кебегрәк булса да, анысы да кирәк булгандыр. Хәзер бит инде бөтен җирдә «совмещают несовместимое». Бу сиңа элекке заман түгел. Тозлы-борычлы шашлыкны баллы соуска манып ашыйбыз бит әле. Бернәрсә дә булмый. Кем әйткәндәй, нормально гына. Ә менә кино белән театрны «өйләндерергә» кирәкмәс, Миләүшә Ләбибовна. Пәри башка, җен башка. Журналистика белән блогерларны бутаган кебегрәк килеп чыгар ул. Әй, кем белә инде...

Тамаша ахырына якынлашты. «Караклар» булсалар да, талантлылар үзләре. Ну җырлап та куялар. Без булдырабыз! Сценарий авторы артист Резедә Хәертдинова да, тамашаның режиссеры Динар Хөснетдинов та беләләр бит күпләр, бигрәк тә башкала кунаклары, Әлмәт театры чыгарган «мөгез»не карарга килгәнен. Ә алар кызык иттеләр, «мөгезсез» генә тамашачыны ләззәт диңгезендә йөздерделәр. Һәм инде, «бик теләсәгез, мәгез инде» дигән кебек Динар Хөснетдинов үзенә булса да мөгез куеп чыкты. Сарык та исән, бүре дә тук. Без булдырабыз. Без чыннан да булдырабыз. Афәрин, Әлмәт театры!

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса