Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы булды

Чарада Татарстан Республикасының 21 районыннан, Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән, 1 чит илдән 70 тән артык хатын-кыз катнашты.

15-16 октябрьдә Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Хатын-кыз – тормыш чишмәсе» исеме астында күчмә утырышын үткәрде.

Җырда җырланганча, күпләр Әлмәтне сагынып килгән. Заманча, төзек шәһәр, кем килсә дә йөзгә кызыллык килерлек түгел. Үткәне кызыклы, шәхесләргә бай, бүгенгесе ышанычлы, киләчәге өметле районыбызның. Күрсәтер, карар әйберләр, сөйләр сүзләр, ирешелгән уңышлар, тәҗрибә уртаклашыр эшләр җитәрлек.

Җыелуның максаты булып Әлмәт муниципаль берәмлеге җирлегенең татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген, үз җирлекләреннән чыккан шәхесләргә карата игътибарлы, хөрмәтле булуларын уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерү тора.

Әлмәткә кем генә килсә дә, татар гимназиясен, театрны, Үзәк мәчет, Кичүчат авылында Р. Фәхреддин музеен һәм Габдрахман авылын күрмичә китми. Кунакларның эшлекле очрашулары Р. Фәхреддин исемендәге гимназия белән танышудан башланып китте. Гимназия исә кунакларны шаккатыра белә.

Нефть башкаласы буйлап сәяхәтнең беренче көнендә кунаклар «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә булдылар. Милләттәшләребез музыка кораллары музеенда, Ризаэддин Фәхреддин исемен йөрткән мәчеттә һәм үзәктә булдылар. «Татнефть» компаниясенең хәйриячелек эшләре белән таныштылар. «Татнефть» Хәйрия фондының «Риза Казый мирасы» мәдәни мәгърифәт проекты кысаларында Ризаэддин Фәхреддиннең «Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференциясендә катнаштылар.

Пленар утырыш Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды. Биредә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады, катнашучыларга сәламләү сүзләрен ирештерде. Үз чыгышында ул хатын-кызның яшь буынны тәрбияләүгә, милли гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешен билгеләп үтте.

«Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ассызыклавынча, ел дәвамында 4 күчмә утырыш үткәрелә һәм бу – агымдагы елга соңгысы. «Ак калфак» оешмасының Әлмәт бүлеге эшен, башкарган хезмәтләрен ул югары бәяләде.

«Без бөек шәхесебез Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназиядә булдык. Бик матур, бик җылы хисләр белән 2 сәгатьтән артык андагы эшчәнлек белән таныштык, күпме рухи азык алдык. Андагы рухи-әхлакый тәрбия эшен үрнәк итеп куярлык». Әлмәтлеләрнең тырышлыгына, милләтебезгә ихлас хезмәт итүләренә сокланабыз, – диде Кадрия Идрисова.

Кадрия Идрисова белән бергә үткәрелгән бүләкләү тантанасы казанышларны тануның якты мизгеленә әверелде.

Күчмә семинарның икенче көне кунакларны Габдрахман авылына алып килде. Укытучылар аллеясы, «Әнием чишмәсе» тарихы, авыл музее – болар барысы да күңел җылысы һәм горурлык хисе тудырды.

Бу казанышлар, уңышлар безнең җирлек өчен иң биек нокта түгел әле. Миллилекнең ахыр нәтиҗәләре уңышлы булсын иде. Моның шулай икәнлеген җирле җитәкчеләр дә күрсә, эшләр алга таба шактый нәтиҗәле булачак. Бәлки әле Әлмәтебездә татарлык, татар йөзе тагын да ныграк чагылыш табар. Әлмәт җирендәге «Ак калфак» – ул очрашу гына түгел, ул үткәнне һәм бүгенгене, тарихны һәм гореф-гадәтләрне берләштерә торган вакыйга. Киләчәктә татар халкының рухи кыйммәтләрен саклау һәм арттыру миссиясен дәвам иттерү өчен илһам чыганагы.

Ак калфакны төшермик кулдан.

 

Рәфкать Шаһиев

 

АК КАЛФАКЛЫ ХАНЫМ

 

Ак калфаклы ханым, күрәм,

Аеруча затлы син.

Гади булып тоелсаң да,

Саф матурлык яклы син.

 

Нәзакәтле вә зиннәтле

Киемнәрдән атлыйсың.

Милләтемнең үзенә бер

Күрке булып балкыйсың.

 

Буыннардан буыннарга,

Каннан каннарга күчкән,

Моңыдыр син, нурыдыр син

Халкымның газап кичкән.

 

Яшәүгә мәдхия җырлый

Буең, сының, җаныңдыр.

Биек үрләрне яулаган

Илемнең син даныдыр.

 

Ак калфаклы ханым, сиңа

Гел яктылык килешсен.

Бар булганың түкми-чәчми

Гасырларга ирешсен.

 

Нәфисә Сабирҗанова 15.10.2024, Әлмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса