Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Илһамланып иҗат итәр өчен язучы халкына бер очрашып сөйләшү дә зур вакыйга.

Әйе, матурлыкны таба, тоя белсәң, табигать фасылларын бер-берсеннән аера да алмыйсың. Күрегез әле көзнең матурлыгын! Алтын-сары яфраклары белән күңелне иркәли, ирексездән шул урынга тартылганыңны сизми дә каласың. Без, язучыларның шәһәребездәге Үзәк паркка кунакка килүебез иде. Өлкәннәр ункөнлеге булгач, тыныч кына «Ассоль» кафесына юл тоттык. Тик көзге матурлык тоткарлады: табигатькә сокланып парк эченә таралыштык. Яфраклар яктылыгыннан күзләр камашты. Күңелләрне җылылык белән тутырып, табигать белән хозурланганнан соң кереп табын артына утырыштык.

Күптән җыелышып утырган юк икән. Сөйләшеп сүзләр бетәсе түгел. Лениногорскидан, Азнакайдан бер төркем язучыларыбыз, төбәгебезнең йөзек кашы булган Клара Булатова үзе килгән иде. Ил-көндә барган вәзгыять каләм тибрәтүчеләр яныннан да шома гына үтеп китми, киресенчә, аерым бер осталык, әйтер сүз сорый.

Җитәкчебез Рәфкать Шаһиев соңгы вакытлардагы эшчәнлек белән таныштырып, үзенең көн кадагына бәреп язган шигырьләрен укыды. Марсель Гарипов төбәкчеләр белән ерак Казахстан якларында йөреп кайткан. Тарихи сәфәрдә үзләре чыгарган китапларны бүләк иткәннәр. Чит төбәкләрдә яшәүче татарларыбыз татар китапларына бик мохтаҗ, диде ул.

Күренекле журналист, язучы Резедә Шәрипова лаеклы ялга чыккач, интернет челтәрләрендә бик еш күренә, үҗәтләнеп иҗат итә. «Оныгым туды» дип бер горурлык хисе белән җиткерде безгә оныгына багышланган иҗат җимешен. Тагын да бер актив язучыбыз Фәйрүзә Исмәгыйлева, ул да Азнакай ягыннан. Чатыр таулы, йолдыздай балкыган Азнакай ягында ту да, язма да имеш. Ул да безгә иҗат шәлкеменең аһәңнәрен тыңлатты.

Гөлчәчәк Садретдинова безнең әле яңа әгъза. Әмма аны күп кенә җырлар авторы буларак, газеталарда чыккан саллы мәкаләләре аша танып өлгерделәр инде. Әлеге очрашуга Гөлчәчәк шигырьләренә кушып җыр да алып килгән иде. Җырлау ягыннан язучылар бүгенге «йолдызлар»дан бер дә калышмыйлар. Гөлчәчәк Садретдинованың нәфис тавышын шагыйрь Таһир Шәмсуаров күтәреп алды. Халык моңын үзенә сеңдергән мөнәҗәтләрне Минзифа Әхмәтшина яңгыратты.

Лениногорск районында яшәп иҗат итүче Таһир Шәмсуаровның таланты искиткеч. Авылның табигате белән сокланып кына калмый ул. Берсеннән-берсе матур шигырьләрен һәрдаим укучы белән таныштырып бара. Интернетта баш-аягың белән аның иҗатына чумарга була.

Нәфисә Сабирҗанова да соңгы вакытларда әдәбият дөньясындагы, тел сәясәтендәге үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты. Яңа гына табадан төшкән шигырьләрен укыды.

Зифа Әхмәт

Әлбәттә, халык шагыре Клара апа очрашуыбызның бизәге булды. Өлкән яшьтә булына карамастан төпле фикер, аек акыл, нечкә хисләр белән тулы шигырьләре, җанлы аралашу барыбызга да илһам өстәде. Аңа карап, көзләрдә дә язлар кабатлануына инанасың.

Кичәдә бакыйлыкка киткән каләмдәшләребезне сагынып искә алдык. Илдус Гыйләҗев, Альберт Хасанов, Әсгать Салахов, Нур Әхмәдиевләр озак елларга рухи ләззәт бирерлек иҗат калдырып киттеләр. Альберт абый аккордионын күтәреп килер иде... Әсгать абыйның «Хушлаштың да китеп бардың» җыры... Илдус абыйның акыллы, саллы киңәшләре, Нур абыйның ике сүзгә бер мәзәкләре... Сагындыра.

Кеше китә, җыры кала... М.Мәһдиев әйткәнчә, хак та шулай бит бу. Исән чакта күрешик! Кадерле каләмдәшләребезне исән-имин, сау-сәламәт булуларын күреп, ял паркының мәгърур наратлары да көннең җилсез булуына карамастан, безне шаккатырып, башларын иеп саубуллашып калдылар.

Минзифа Әхмәтшина,

язучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса