Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Безнең заман» фестиваленең зона этабы уза

Әлеге 12 нче фестивальдә 60тан артык номер тәкъдим ителә.

Әлмәттә «Безнең заман» фестиваленең зона этабы башланды. Анда Татарстан Республикасы районнарының һәм шәһәрләренең эшче яшьләре катнаша.

Фестивальнең зона этабында 250дән артык кеше катнаша. Алар барысы да эшләүче яшьләр. Фестиваль ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе химаясында уза. Фестиваль белем бирү мәйданчыгы да булып тора. Проект барышында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, вокал һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар уза.

Зона этабында барлыгы 16 район катнаша. Жюри җиңүчеләрне 10 ноябрьгә кадәр сайлый. Финал Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса