Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Безнең артистлар кеше көлдерә беләләр

Театр үзенең 80 нче юбилей сезонын Мансур Гыйләҗевның «Нечкәбил» комедиясе белән ачып җибәрде.

 

Вәгъдә ителгән яңарыш, тамашачыларны бәйрәмчә каршылау... Барысы да галиҗәнаб театр сөючеләр өчен эшләнгән.

Тамаша залы шыгрым тулы. Көтелгән көн, көтелгән премьера, сагындырган артистлар. Иң рәхәте һәм иң мөһиме – тамаша атаклы «караклар»ның чыгышы белән ачылды. Бүген бит инде шул кәсеп кешеләре игътибар үзәгендә... Гадәттәгечә кайнар котлаулар, бүләкләр, рәхмәт сүзләре. Барысы да таман гына, артык озакка сузып, тамашачыларны ялыктырмыйча гына булды. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева вакытның кадерен белә. Театрның баш режиссеры Сардар Тагировский да бик матур акцент белән тамашачылар хозурында нотык тотты, чыныгу алды. Иң кызыгы, кемнәргә нинди исем, нинди бүләк бирәсен дә караклар әйтте. Шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов «Ел актеры» премиясен яраткан артистларыбыз Фаил Сафиуллинга һәм Раушан Мөхәммәтҗановка тапшырды. З. Туишева исемендәге премия халык мәхәббәтен яулаган олпат артистыбыз Рафыйк Таһировка тапшырылды. Күпьеллык хезмәте һәм театр үсешенә керткән өлеше өчен Зөлфия Газизова һәм иҗади активлыгы һәм профессиональлеге өчен Рифат Әхмәдиевләр Дамира Кузаева премиясенә лаек булдылар. Театрның махсус премиясе Эдуард Латыйповка тапшырылды. Әлеге сезонда күпләребезгә таныш Фикрәт Сибгатуллин да театрга әйләнеп кайтты. «Караклар өере» аны шунда ук үзләренә кабул итте.

Сезон яңа премьера – Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» әсәре буенча куелган «Нечкәбил» комедиясе белән ачылды. Спектакльнең эчтәлеген сөйләп тору кирәкмәс. Аны барып караучылар үзләре бәяләр. Ә менә Әлмәт театры артистларының чыннан да сәләтле, киң диапазонлы, театр сәнгатенең барлык жанрларында бертигез дәрәҗәдә югары сыйфатлы итеп эшли белүләре турында әйтми мөмкин түгел.

Театр белгечләре әйтүенчә, комедия жанры шактый катлаулы. Әйе, трагедия уйнап, кешене елату да җиңел түгел. Бүгенге заманда кешенең каткан җанына үтү бик җайлыдыр димәс идем. Тик, кыланмыйча, бар булмышың белән шулай яшәп, башкаларны елмаерга гына түгел, рәхәтләнеп, эчкерсез, тыела алмый көлдерә алу ай-һай авырдыр. Гомумән, комедия артистларны башка амплуада ачарга, башка ракурста карарга мөмкинлек бирә.

Артистлар яши белә

Актерлар ансамбле куйган максатларына ирештеләр. Зал рәхәтләнеп ял итте, рәхәтләнеп көлде. Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Кәшипованың сәхнәдә күренүе – ул Камалда Шәрәфи сәхнәгә чыккан кебек. Мин шулай кабул итәм. Аның үзен күргәч үк елмаеп куясың. Аны табигать тумыштан шулай яраткандыр инде. «Нечкәбил»дәге Кадрия Әбсәләмовасы – ул Гөлнараның үзе. Гомумән, Кадрия – лидер, Кадрия – кырыс холыклы, ул шаян, җитез, таләпчән, усал (ләкин явыз түгел), эчкерсез көлә, шаяра белә. Аңа берәү дә каршы килә алмый. Кадрия – ике аякны бер кунычка тыгып куя торган «генерал в юбке». Ул кыланмый, аның яшәү рәвеше шулай. Ни кыланса шул килешә өйләнмәгән егеткә – менә ул шундый. Тели икән, телефоннарын җыеп ала, тели икән, бирә. Аңа берәү дә гаҗәпләнми, чөнки ул укыганда ук шундый булган, шулай булып калган. Аның сыйныфташ кызларына «сыптыр моннан» дип төртеп кенә җибәрүе дә үзе ни тора. Әлбәттә, мондый табигыйлек шактый зур тырышлык, тормыш тәҗрибәсе сорый.

Артист Сиринә Мифтахова әлеге спектакльдә минем өчен гел яңа яктан ачылды. Энергиясен кая куярга белмәгән, әзрәк хыялый булып кылана белгән, сыйныфташларына сер бирми торган Фатыйма. Артист чын мәгънәсендә комик образ тудыра алган. Йөреше, хәрәкәтләре, башкаларга артык булып тоелган бию хәрәкәтләре дә Фатыйма өчен килешле иде. Тавыш тембры, мимикасы хәтта билгеле бер шагыйрәне дә искә төшерде. С. Мифтахова образында бик оста итеп яши белде. Рифат – Нәфис Газиев белән берсен-берсе тулыландырып яхшы мәгънәдә «кеше көлдерделәр».

Артист Нәфис Газиевны театр өчен табыш дисәм дә ялгыш булмастыр. Аның мөмкинлеге дә үзе кебек зур. Әлбәттә, андый мөмкинлекне үстерер өчен тырышлык, һәрвакыт үз өстеңдә эшләү кирәк. Кайбер кешене бит тормышта да аңлап булмый, әллә чынлап сөйли, әллә шаярып. Н. Газиев та шундый. Аның героеннан кайчан нәрсә көтәргә икәнен белмисең. Ләкин нәрсәгә генә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Кабатланмас фактура.

Рәйхананы башкарган Ләйсән Әхмәдиеваның юморы, сарказмы шактый тирәндә, эченә яшерелгән иде. Күкрәп чыккан куе күкрәк тавышы белән әйтелгән бер сүзе генә дә тамаша залының арткы диварына килеп бәрелә торган. Ул көлеп җибәргәндә энергиясе дулкын булып тамашачыларны үз артыннан ияртә. Рәйхана ире дә, балалары да булмавын спектакль ахырында гына әйтсә дә, артист башта ук юморын эчке бер сагышка төреп бирә алды. Аның шаяруында йөрәк сагышы, моңсулык сизелә иде. Сентябрьдәге зәгфран чәчәге кебек куе төс, куе тыгыз тавыш, юморны нечкә тоемлау, бер халәттән икенчесенә табигый күчеш Ләйсән Әхмәдиеваның һөнәри мөмкинлегенең камиллеген күрсәтте. Тагын шунысын әйтергә кирәк, Рәйхананың Хәсәнгә (Рифат Әхмәдиев) битараф түгеллеге, гади генә әйткәндә, сөеп, яратып каравы өрфия челтәр аша күренгән кебек сизелеп торды.

Комедиядә Шулаевлар гаиләсе аерым игътибарга лаек. Илнур (А. Габдуллин) һәм Нурия (А. Сибгатуллина) заман белән бергә атлаучы бүгенге көн гаиләләренең бер мисалы иделәр. Аларда чыннан да беренче сыйныфтан әлегә кадәр бер-берсенә тагылып бара торган, самими, беркатлы ярату иде. Сыйныфташларына артык игътибар да бирмичә, үзләренчә яши бирәләр. Биш бала тапканнарына һәм әле тагын бишне табачакларына залны ышандыра алдылар. Артын өзгән кигәвен кебек Нуриянең чабулап йөрүе дә, Илнурны гел бауда тотуы да килешле булды. Уеннары ясалма түгел иде яшьләрнең. Алмаз Габдуллин үзенең образны оста ачып бирүе белән шаккатырды. Искиткеч табигый иде ул. Кадриянең (Г. Кәшипова) «сыптырып җибәрәм»е гадәти булса да, Г. Кәшипова авызыннан яңгыраганга бал өстенә май булып тора. Ә менә Илнурның «ярсыта»сы, татар-чәй дип аталган, баллы, мәтрүшкәле чәйдәге бер чеметем борыч кебек, тамашага «острота» бирде. Гомумән, Алмаз Габдуллин әлеге образы белән өметле актер икәнен күрсәтте.

Спектакльдә сыйныфташлар янына әнисе – Чулпан-Нечкәбил урынына барган Камилә – Лилия Заһидуллина комедиянең матур, зәвыклы бизәге иде. Тавышы, хәрәкәтләре, буй-сыны, сөйләшү, аралашу манерасы чыннан да Чулпанның кайчандыр Нечкәбил булуына ышандырды. Әнисе белән бик гади, тыйнак кына аралашкан Камилә «сыйныфташлары» арасына килеп эләккәч гел үзгәреп китте. Кинәт кенә үз-үзенә сокланган, сыйныфтагы иң сылу кыз булуыннан үзен башкалардан өстенрәк, һавалырак тоткан Нечкәбилгә әверелде. Артист моны ышандырырлык итеп ачып бирә алды.

Соңгы араларда артист Рифат Әхмәдиевка бәхет елмая дияргә була. Режиссерлар аңа саллы-саллы рольләр биреп иҗади мөмкинлекләрен ачалар. Бу Рифатта үз-үзенә ышаныч тудыра. Ул күбрәк затлы, академик пландагы актер буларак формалаша. Р. Әхмәдиев шундыйрак амплуага кереп бара. Актерга һөнәри яктан үсү өчен бәлки бу бик үк яхшы да түгелдер. Әмма театрга мондый пландагы актер булу кирәк. Хәсән – артык яхшы укымаса да, тиешле вакытта тиешле урында була алуы аркасында баеп киткән, шулай да кешелеген югалтмаган тип. Артист образда оста итеп яши. Бу Р. Әхмәдиевның үсеше. Малае Айдар белән сөйләшкәндә дә, сыйныфташлары арасында да, Чулпан-Камилә белән калгач та холкында ясалма кискен үзгәреш сизелми. Бары да табигый, тормышчан. Һәм бик матур җырлау сәләтенә ия.

Алмаз Шаһимәрдановның Фима-Фәнзаманы шактый кызыклы килеп чыккан. Галим кешене күзлектән күрү стандарт форма булса да, сөйләменә чит тел акценты кертү һәм аны ахырга кадәр өзмичә саклап сөйләшә алу үз Фимасын булдыруның яхшы ысулы. Бераз кыланчыклык, чудаклык килешеп тора. Шуның белән алдыра артист.

Фәннур (А. Фазлыев) исә тыйнак, акыллы, тәртипле, яхшы укучы. Ул шулай булып калган. Аның гадилеге Хәсәнгә үзен ныграк, колоритлырак итеп ачу мөмкинлеге бирә. Айзил Фазлыевка да үзен тулысынча ачу мөмкинлеге бирә торган характерлы роль тәкъдим итәргә вакыттыр, мөгаен.

Комедиядә Рамазан Йосыпов татар Тарзаны иде. Королевасы гына нечкә билле булган. Тавыш, энергетика, мимика, үз-үзен тотышы белән аның Айдары башка буын вәкиле икәнен күрсәтә алды. Актер сәләте белән образын ачып бирә алса да, әлеге образ бу комедиягә ничектер ямаулык кебегрәк тоелды. Артист үзе дә, вакыт-вакыт «мин монда нишлим икән?» дигән кебегрәк иде.

Театрның олпат, исем-дәрәҗәле артистлары Раушания Фәйзуллина, Фәймә Бикморатова һәм Римма Гайсиналар иҗат иткән образларында нигездә үзләрен уйнадылар. Аларның сәхнәдә булулары бүгенге яшьләргә уйланырга җирлек тудыра. Алар сөйли белүләре белән алдыралар. Укытучыларның һәм Чулпан-Нечкәбилнең интонацияләрендә үткән яшьлекне сагыну, якты сагыш саркып чыга. Алар яктысында яшьләр тагын да ныграк, ачыграк күренәләр.

Комедия турында

Тамашачы күптәннән комедия көтте. Ниһаять, ул әзер. Җиңел, рәхәтләнеп көлә торган, артык уйландырмый, гадәти, сыйныфташларның 20 елдан соң очрашуларын күрсәтә. Тамашачы гадәттә М. Гыйләҗевны «Бичура», «Микулай» кебек тирән фәлсәфи әсәрләр авторы буларак кабул итәргә өйрәнгән. Монда исә артык тирәнлек сизелми. Комедия бәлки шулай булырга тиештер дә. Әйе, һәркем булмаганны да булды дип, тормышка ашмаган хыялларын ашты дип күрсәтергә тырыша. Ләкин азакта, гадәттәгечә: шагыйрь – шагыйрь түгел, бала үстерүче, кияүгә дә чыкмаган, галим – хыялда гына һ.б. Комедиянең финалы беркадәр Ф. Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» моңсу комедиясен хәтерләтә. «Нечкәбил»не дә моңсу комедия дисәң дә була. Әсәрдә вакыйгаларга бик бәйле булмаган урыннар да бар. Ләкин актерлар ансамбленең бер тында, бер сулышта булулары, аларның сәхнәдә табигый яши белүләре, комедия жанрында искиткеч сәләтләре, режиссерның, рәссам, хореограф һ.б. бер команда булып эшләүләре әлеге кытыршылыкларны каплап китә. Спектакль хореографик яктан һәм яктылык белән оста эш итү белән дә откан. Башкала театрларында модага кергән аклы каралы спектакль безнең театрга да үтеп кергәне сизелә.

Артистларның мәктәп еллары

Мәктәп еллары күңелле дә һәм кадерле. Үтеп киткәч. Аны һәркем якты хисләр белән искә ала. Нечкәбил бәйгесендә катнашу артистларның иҗат мөмкинлекләрен күрсәтте. Бию дисеңме, шигырь, җыр... Комедиядә очрашуга килгән һәр укучы үзенең мәктәп тормышыннан бер кызыклы вакыйганы искә төшерүе дә отышлы вариант. Бу шулкадәр самими килеп чыккан. Тамашачыга әллә артистның үзенеке, әллә герой язмышымы дип уйланырга җирлек бар. Тик, экранда күренә торган фотосурәтләр астындагы елларны бәлки алыргадыр. Тамашачы бит ул кирәкмәгәнне күрә торган халык. Мәктәпне фәләненче елны тәмамлаган булгач, ничек соң берсенең рәсеме астында 20 нче гасыр, икенчеләргә 21 нче дип аптыраучылар да булды.

Ләкин ничек кенә булмасын, безнең артистлар тамашачыны рәхәтләнеп көлдерделәр. Яхшы мәгънәсендә рәхәтләнеп «кеше көлдерделәр» безнекеләр. Бу күп нәрсә турында сөйли. Без булдырабыз. Бу хак! Карамаган булсагыз – барып карагыз.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

«Ел актеры» премиясе

Әлеге премия традицион рәвештә театр сезоны ачылу тантанасында тапшырыла. Шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов быелгы «Ел актеры» премиясен яраткан артистларыбыз Фаил Сафиуллинга һәм Раушан Мөхәммәтҗановка тапшырды. Театрның махсус премиясе Эдуард Латыйповка тапшырылды.

Зәкия Туешева исемендәге премия

Әлмәт театры инициативасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераны, TАССРның халык артисты, Әлмәт театры режиссеры истәлеген мәңгеләштерү өчен Зәкия Туешева исемендәге театр премиясе булдырылды. Быел ул халык мәхәббәтен яулаган олпат артистыбыз Рафыйк Таһировка тапшырылды.

Дамира Кузаева исемендәге премия

2016 елдан Әлмәт театрының сәнгать советы карары белән актер һөнәренең абруен күтәрү, максатыннан оештырылган.  

Күпьеллык хезмәте һәм театр үсешенә керткән өлеше өчен Зөлфия Газизова һәм иҗади активлыгы һәм профессиональлеге өчен Рифат Әхмәдиевлар Дамира Кузаева премиясенә лаек булдылар.

Яңа сезонда яңа баш режиссер

Венгриянең иҗат даирәләрендә Таһировский буларак танылган Сардар Абдуллин Казанда туа. Әнисе белеме буенча журналист, бабасы режиссер-документалист була. Алты яшендә әти-әнисе белән Венгриягә күченә. Мәктәпне шушында, Кечкемәти шәһәрендә тәмамлый. Шекспир исемендәге Театр сәнгате академиясендә актерлык осталыгына өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса